«Ятып, 20 минутта 2 капчык җыйдык»: гөмбәче ак гөреҗдәләр кым-кырыч үскән урынны күрсәтте
Быел гөмбә уңышы сөендерә. Минзәлә районында ак гөреҗдәләр күп үсә икән. Бер гөмбәче җибәргән видеоны НТР-24 каналы урнаштырган. Гөмбәче сүзләренчә, алар якларында быел гөмбәне ятып та җыеп була. Гөреҗдәләр анда кым-кырыч (бик күп) үскән.
«Хәерле көннәр. Быел гөмбә шәп. Карагыз әле, гөреҗдә. Ап-ак. Карагыз, карагыз. Алла шөкер, быел уңыш. Мондый әйбер турында нәрсә диләр әле? Монда ата гөреҗдә белән ана гөреҗдә кыланып куйганнар. 20 минут эчендә 2 капчык җыйдык», – дип сөйли ул видеода.
Аннары ул гөмбә белән шыплап тулган машина багажнигын күрсәтә.
«Менә 1 сәгать эчендә. Грузди – ак гөреҗдә. Минзәлә районы, Тау Асты Байлар җирлеге. Ятып җыйдык, җир җиләге җыйган кебек. Көне дә матур, уңыш шәп быел», – дип уртаклаша табышы белән абзый.