Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятка калган ярлар...

Юлиянең университетка укырга кергәч кайда яшим икән дигән борчуы булмады. Райүзәктә фирма хуҗасы булып эшләгән әтисе кызы өчен алдан ук фатир яллап куйган иде инде.

news_top_970_100

Кызның тизрәк мөстәкыйль тормыш башлыйсы, үзе теләгәнчә яшисе килә иде. Шәһәргә ияләнә торырга дип бер-ике көн алданрак килде ул. Әтисе Юлиягә үзе янына яшәргә берәр кыз кертергә киңәш итте. Юлиягә дә иптәш булыр, әтисе белән әнисенә дә тынычрак булыр.

Юлия лекцияләргә килгән саен үзләренә фатир эзләүче кызларны күзәтте. Әмма аларның берсе дә аңа туры килми иде, барысы да артык күзгә бәрелеп торган, һавалы, үз-үзләренә артык ышанган чибәркәйләр иде. Аңа тыйнак, оялчан, гади авыл кызы булса, яхшы булыр иде дә соң. Мондый кыз янында Юлия ир-егетләрнең сокланулы карашларын җәлеп итеп, үзен хан кызы кебек хис итәр иде.

Менә хәзер дә белдерүләр тактасы янына берничә студент кыз басып тора иде. Кинәт алар янына кулларына авыр сумка күтәргән, чандыр гына гәүдәле бер кыз килеп басты.

«Фатир эзлисезме?» – дип сорады Юлия.

Кыз җавап итеп баш какты, авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, Юлия аны кулларыннан тотып читкәрәк алып китте.

«Әнә теге матур, яңа йортны күрәсеңме? Уку йортына да якын бит. Минем белән яшәргә телисеңме? Фатиры уңайлы, шулай булгач, әйдә, ике уйлап торма!» – диде Юлия. Әйтерсең алар бу кыз белән күптәнге танышлар иде.

Кызның исеме Фирүзә икән. Алар кызның авыр сумкасын икәүләп көч-хәлгә күтәреп кайтты. Ниһаять, Юлиянең күңеле тынычланып калгандай булды, үзенә кирәк кешене тапты бит, Аллага шөкер!

Фирүзә авыл кызы, димәк, кухнядагы һәм бүлмәдәге тәртипкә ул күз-колак булып торыр. Юлия моның ише эшкә күнекмәгән иде. Әнисе авырып киткәннән бирле, аларның өенә мондый эшләрне хезмәтче башкарды. Әйтергә кирәк, ул хатын үз эшенең чын остасы, өйне гөл итеп тота. Дөрес, әнисе Юлияне дә йорт эшләренә өйрәтергә кирәк дип әтисе белән шактый бәхәсләште. Әмма әтисе Юлияне күз карасыдай күрә, өф-өф итеп кенә тота, шуңа күрә хатынының бу сүзләрен ишетерергә дә теләмәде.

Укуның беренче көнендә Фирүзә үзе теккән гади кына костюм киде. Ә Юлия кием сайлап көзге каршында озак бөтерелде. Ниһаять, ачык түшле, кып-кызыл төстәге купшы күлмәккә тукталды. Күлмәгенә төс итеп ирененә кызыл иннек сөртте, алка-муенсалар такты. Үзенең кыяфәтеннән бик канәгать калып, үпкәндәге кебек иреннәрен бөрештерде дә: «Әйдә, китик!» – диде Фирүзәгә. Соңыннан бер-ике мизгел уйланып торгач, шкатулкадан брошка алып Фирүзәгә сузды.

«Мин бүләкләр бирергә яратам!» – диде. Фирүзәнең аптырашта калуын күрде дә, үзе брошканы аның костюмына тагып та куйды.

Фирүзә күп балалы, ярлырак гаиләдән, ә Юлия бай әти-әнисенең бердәнбер яраткан кызы булса да, алар бер-берсенә ничектер тиз ияләште. Юлия чыннан да кухняга ашарга гына керә иде. Ашарга Фирүзә әзерләде. Аш-су бүлмәсендә кайнашу Фирүзәгә ләззәт бирә. Ул әле өченче сыйныфта укыганда ук әнисе белән бергә пилмән бөгә, камыр басып токмач кисә, коймак пешерә иде. Күп балалы гаилә булгач, ашарга пешерергә дә вакыт күп китә, әнисенә буылшмый чарасы юк иде шул.

Хәзер дә Фирүзә нәни эне-сеңелләрен бик юксына, сагына. Ялларда өенә кайтканда стипендия акчасына аз булса да бүләкләр алырга тырыша. Әнисе Фирүзәгә акчасын вак-төяккә әрәм итмәскә, ә үзенә берәр әйбер алырга куша иде. «Әнием, безнең тормыш шундый вак-төякләрдән тора бит инде. Шулаймы?» – дип кенә елмая иде Фирүзә әнисенә.

Фирүзә эне-сеңелләренең ничек куануын, сагынуларын Юлиягә дә сөйли иде. Берсендә Юлия көтмәгән сорау биреп куйды.

«Бертуганнарың булу әйбәттер инде ул. Тик әти-әниең йортыгызны бишегезгә дә ничек бүлеп бирергә җыена соң?» – диде Юлия.

Фирүзә бөтенләй югалып калды, ул мондый сорауны көтмәгән иде, үз дә уйга калды.

«Кайчан да булса язмыш барысын да үз урынына куя ул. Иң мөһиме, барыбыз да сәламәт булыйк», - диде.

Юлия көлеп җибәрде.

«Син нәрсә язмышка ышанасыңмы? Минемчә, ул түгел, ә без язмыш белән идарә итәргә тиеш», - диде Юлия көлә-көлә атылып чыккан яшьләрен сөртеп.

«Беләсеңме, мин нишләптер язмышка ышанам шул. Кайвакыт бер нәрсә планлаштырасың, ә бөтенләй көтмәгән хәл килеп чыга. Ягъни, ничек булырга тиеш, шулай була», - диде Фирүзә.

Фирүзә Юлиянең еш кына калын дәфтәргә нәрсәдер язуын күрештерә иде. Бу тәгаен уку дәфтәре түгел. «Юлия көндәлек яза микән әллә» – дигән уйлар килә иде Фирүзәнең башына. Берсендә шулай Юлия урамга чыгып китте, ә Фирүзә теге серле дәфтәргә күз салырга уйлады. Дәфтәрдә язылган һәр юл гаҗәпләндерде Фирүзәне. Бактың исә, Юлия урамда йөрергә түгел, ә очрашуга чыга икән бит!

Егетенең исеме Искәндәр икән. Кара бөдрә чәчле, уң як битендә миңе бар, өйдән ерак түгел паркка йөгерергә чыга... Кара төстәге спорт костюмы һәм ак кроссовки киеп йөри. Мөгаен, Юлия аңа башын югалтып гашыйк булгандыр, әнә хисле мәхәббәт шигырьләре дә яза башлаган бит...

Бу көндәлек Фирүзәне бик нык кызыксындырды, ул Юлиягә күрсәтми-сиздерми генә аны укыштыргалый башлады.

Берсендә Юлия тагын урамга чыгып китте. Фирүзәгә күңелсез булып китте һәм ул студентлар китапханәсенә барырга уйлады. Урамнан барганда кулына розалар букеты тоткан егетнең каршысына килүен абайлап алды. Фирүзә аптырап калды, каян белә соң ул бу егетне? Мизгел эчендә башына барып җитте, бу бит Искәндәр, Юлиянең егете! Аның белән очрашуга ашыга, мөгаен. Ләкин егетнең күзләрендә нишләп сагыш һәм өметсезлек икән соң?

«Исәнмесез!» – дип дәшкәнен сизми дә калды Фирүзә.

Егет туктап калды. Аптырап кызга карады. «Менә алыгыз әле, мондый матур чәчәкләрне ташлап булмый бит инде. Бу чәчәкләрнең хуҗабикәсе булырга тиешле кыз миңа хыянәт итте...» – дип бер тында әйтеп салды егет.

Һәрвакыт тыйнак, кыюсыз булган Фирүзә егетнең юлына аркылы чыкты. Бу егетнең Юлия гыйшык тотып йөргән Искәндәр булуына шикләнми иде ул. Дусты аны шулкадәр тәфсилләп тасвирлаган иде бит, Фирүзә бу егетне шәхсән белән кебек тоела башлаган иде инде. Нәкъ шул бит! Кара бөдрә чәчләре, уң як битендә миңе дә бар, кара спорт костюмыннан.

«Юлия өйдән чыгып, сезне көтә инде!» – диде Фирүзә.

Егетнең йөзенә ачы елмаю кунды.

«Сез нәрсәнедер бутадыгыз бугай, кызыкай. Хәер, моның әһәмияте юк инде хәзер. Әйдә, мин сезне кофе эчәргә чакырам. Исемегез ничек соң?» – диде егет.

«Фирүзә. Ә сезең исемегез ничек», - диде кыз.

«Мин Искәндәр», – дип җавап бирде егет.

Фирүзә таныш түгел егеткә сихерләнгән кебек карап катты. Юк, ул дөньяда могҗизалар булуына ышана иде анысы, әмма моның кадәр туры килү булыр дип башына китерә алмый иде. Фирүзә китапханәгә барырга чыкканын да онытты. Искәндәрне кыюсыз кулыннан җитәкләп алды.

Кафедагы салмак лирик музыка Искәндәрне авыр уйларыннан арындырган кебек булды. Әкренләп кенә сөйләшеп киттеләр. Искәндәр үзе турында сөйләде. Ул да авылдан, күп балалы гаиләдән икән. Яраткан кызы белән гаилә төзергә уйлаган, әмма, кызганыч, сөеклесе аңа иң якын дусты белән хыянәт иткән.

«Ярар, моның белән генә тормыш бетми бит. Мондый матур музыка уйнап торганда моңсу әйберләр турында сөйләшәсе дә килми. Әйдә биибез», – диде Искәндәр елмаеп...

Юлия Фирүзәне көтеп арыган иде инде. Кайда йөри соң ул шулай озак? Фирүзәне ишекне ачып өйгә кергәч тә, кырыс кына итеп: «Кайда булдың?» дип сорады.

Фирүзә шаян гына елмаеп куйды.

«Очраклы свиданиедә булдым. Кара төстәге спорт киеме кигән егет иде, битендә миңе дә бар. Искәндәр исемле...» – диде Фирүзә.

Юлия кып-кызыл булып чыкты, иреннәре дерелдәп куйды.

«Син миннән көләсеңме? Минем көндәлекне укыдыңмы? Шулаймы?» – дип Фирүзәнең иңнәреннән тотып җилтерәтә башлады.

Фирүзәнең көндәлекне укыган әйтәсе килми иде. Монда аның ни катнашы бар? Фирүзә үзе дә булган хәлдән аптырашта калган иде. Искәндәрне ошатты ул. Гәрчә, теге кызын онытмаганын да белә, шулай да очрашырга ризалашты бит әле.

Бераз вакыттан соң Фирүзә Искәндәргә барысын да сөйләде. Дус кызының фантазияләрен укыганын да әйтте, ә урамда очраклы рәвештә генә Искәндәрне очраткач, аны күптән белгәндәй булганын дә сөйләде. Бу Искәндәргә бик кызык тоелды ахрысы, көлеп җибәрде.

«Ай, Фирүзәкәй, бигрәк кызык син! Башкалар кебек түгел, әллә нинди башка төрле шунда...» – диде дә кызны бит очларыннан үбеп алды.

Ә Юлия дус кызы өчен бер дә сөенми иде. Киресенчә, Фирүзәнең очрашулардан май кояшыдай елмаеп кайтып керүе аның ачуын китерә иде.

Берсендә Фирүзә Юлиянең елап утырганы күрде.

«Дускаем, нәрсә булды сиңа?» – диде Фирүзә куркынып кына.

«Нинди дус булыйм мин сиңа?! Нәрсә уйлап чыгарасың тагын! Кара инде үзеңә, авыл гыйбады бит син! Кемгә кирәк соң син? Ниндидер Искәндәрең булуга ышандым дип уйлыйсыңмы әллә? Никләргә генә сине монда алып кайтканмындыр үз башыма бәла алып! Күрәсем килми сине, ычкын моннан!» – дип пыр тузды Юлия.

Фирүзә кабаланып алды. Фатир өчен үзенең дә түләп торуын, җыештыруын, ашарга әзерләвен исенә төшерергәме әллә? Фирүзәнең нинди гаебе бар соң? Әмма ул мөнәсәбәтләр ачыклап тормады, берничә көннән әйберләрен җыйды да, Искәндәр табып биргән фатирга күченеп китте. Үзенең чиста, саф мәхәббәте, гадилеге, киң күңелле булуы белән Фирүзә Искәндәрнең йөрәгенә юл ачкан иде. Фирүзә укып бетергәч, яшьләр гөрләтеп туй уздырды. Искәндәр бизнес ачып җибәрде һәм аңа бу эштә хатыны кебек зирәк, ышанычлы бухгалтер бик кирәк иде.

Берсендә паркта Фирүзә Юлияне очратты. Көяз күлмәк, биек үкчәле туфли кигән, матур итеп бизәнгән иде Юлия, әмма күзләрендә сагыш һәм бушлык...

«Сине теге вакытта авыл гыйбады дип мыскыл иткәнем өчен гафу ит инде, Фирүзә. Син киткәч, бик авыр булды, юксындым сине. Күрәм, син Искәндәр белән бик бәхетле бугай, ишәергә дә торасыз икән... Ә менә мин, кызганыч, әле дә ялгыз. Бар нәрсәм дә бар кебек, әмма бер нәрсәм дә юк...» – дип пышылдады Юлия.

Бу мизгелдә Фирүзә бу чибәр хатынны чын күңеленнән кызганды. Алар якындагы кафега кереп шактый сөйләшеп утырды әле. Ул шунда гына Искәндәрнең Юлия уйлап чыгарган, аның хыялындагы герой булуын белде. Барысы да очраклы килеп чыккан... Бу очрашудан күңеле тулган иде Фирүзәнең.

«Аллаһым, Юлия дә үз насыйп ярын очратсын, ана булу бәхетен татысын иде. Бу бәхеттән мәхрүм итмә аны...» – дип теләде ул күз яшьләренә буылып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100