Башта алар күрше авылга кадәр чакрымга якын җәяү атладылар. Ярый әле көне җылы туры килде. Көн дисәң дә, көн чак башлана гына иде әле. Оныгы Сөмбеләне таң атуга уятты Шәмсинур карчык. Күрше авылда озак кына автобус көтеп тордылар. Үз вакыты беләнрәк йөри иде район белән авыл арасындагы бу автобус. Район үзәгендә инде электричкага утырдылар. Шунда гына бер төрле тынычланып калды Шәмсинур карчык. Болай булгач, Казанга барып җитәрләр хәвеф-хәтәрсез генә, иншаллаһ...
Кереп утыргач, йокысы туймаган кызыкай әбисенең кулы астына йомылды да онытылып та китте. Шәмсинур карчык тамырлары бүртенгән, бармакларының буыны чыккан кулы белән туктамый оныгының аркасыннан сыйпады. Йөрәгенә кан сава иде аның бу мизгелләрдә...
Кичә төш мәлендә, күрше егетен пенсия акчаларына яллап, Казаннан алып кайтты ул оныгын. Күрергә зар-интизар булып, сагынуыннан саргаеп барып алды алтын бөртеген. Аерылганнарына ике айлап кына иде әле әби белән оныкның. Шул арада ничә тапкырлар башкалага күрешергә барды Шәмсинур карчык. Менә, ниһаять, авылга алып кайтты. Соңгы тапкыр күреп калсын, диде. Сөмбелә дә сагынган булган, күрәсең. Өйгә керде дә бакчага чыкты, ихатаның бар почмакларында булды, күршедәге ахирәтләрен эзләп чыгып чапты әле. Чак тамагын туйдырырга чакырып кертә алды кунагын. Аннан соң мунчага алып барып, кызарып чыкканчы каен себеркесе белән каезлады әле баланы, чәчләрен, бар тәнен озаклап юды. Өйгә алып кайткач, тәмле каз шулпасы белән сыйлады. Гомер кыйланмаганча тәм-томнарны тау итеп өйде Сөмбеләнең алдына. Бала йоклап киткәнче янында утырып торды, үгет-нәсихәтләрен бирде. Шуннан соң шым гына йөреп, кызның кием-салымнарын барлады, таушала төшкәннәрен яңаларына алыштырды. Юл сумкасын тутырды. Идән сайгакларын санап йөри бирде карчык, куллары эштә булды, күзләреннән сөмердәп яшьләре коелды. Бу көннәр килер дип кем уйлаган?..
Бердәнбер улы Инсафны иркәләп кенә үстерде Шәмсинур карчык. Соң бала, Ходайдан сорап алган бала булды ул. Карты Шәрип белән өф-өф итеп кенә тордылар шул балага. Иркәләп бозалар баланы, диләр әнә. Шәмсинур карчык уенча, иркәләү, сөю җитмәгән булса бала холыксыз булып үсә, тайгак юлга баса соңыннан. Кешеләрне күралмый, шәфкатьсез була. Уллары Инсаф үз исеменә лаек булып, бик тә итагатьле булып үсте, шөкер. Укуын да яхшы укыды. Мәктәпне тәмамлагач, тагын өстәп укытучылыкка барып керде әле. Соңыннан туган авылы мәктәбенә эшкә кайтты. Аларның мәктәбенә җибәрелгән тәртипле генә Алисә исемле кызны кәләш итеп алды. Шәрип карт очынып йөреп улына өй салырга булышты әле. Шуннан киленнәре Сөмбеләне алып кайтты. Карт белән карчык шатланып бетә алмадылар шуларга карап. Әнә бит уллары үрнәк гаилә корды, эшендә мактаулы, киленнәре күзләренә генә карап тора үзенең. Борылган саен кереп әти-әнисенең хәлен белешә, ни кирәк дип кенә тора. Алисә дә яхшы ата-ана баласы булды, теле тәмле, эшкә тырыш, өен гөл итеп тота. Оныклары шатлык өстенә шатлык. Шуңа карап юаналар, бер көн күрми торсалар, күңелләре кителә. Мондый бәхеткә тиенгән адәмнәргә мең шөкерләр итеп яшәргә дә яшәргә бит инде.
Шөкер иттеләр карт белән карчык, һәр туган яңа көнгә шатландылар. Тик менә Шәрип картның гомере чикләнгән булган икән. Гади генә операция алып китте аны. «Ашыгыч ярдәм» белән алып китеп сукыр эчәген кистеләр картның. Шуннан ярасы төзәлә дә башлаган төсле иде. Тән температурасы нык күтәрелеп китеп, тагын килеп алдылар, тагын корсагын ачып эчәкләрен чистарттылар. Шул килеш мантымады инде ул. Ниндидер сепсис башланган диделәр, Казанга куаладылар. Аннан җәсәде генә кайтты.
Үлгән кеше артыннан үлеп булмый, нишлисең, язганын күрәсең инде. Картын югалту кайгысы бераз онытыла төшкән төсле иде. Алда тагын да зуррак кайгы көтеп торган икән Шәмсинур карчыкны...
Авыл җирендә кибетләр ике-өчтән артмый. Андагы тауарлар арасында сайлана алмыйсың. Шуңа да яшьләр атнасына бер тапкыр район үзәгендәге базарга баруны гадәт итә. Кирәкле әйберләрен алалар, танышлары белән аралашалар, үзләренә күрә җилләнеп кайталар. Инсаф белән Алисә дә ял көннәрендә, Сөмбеләне әбисенә калдырып, район үзәген урап кайталар иде.
Бу юлы да сөйләшеп-көлешеп машиналарына кереп утырдылар. Шәмсинур карчык оныгы белән кул болгап озатып калды аларны. Сәгать үтмәде, коточкыч хәбәр җитерделәр авылдашлары: Инсаф машинасы белән бүрәнә төялгән машина астына барып кергән!..
Акылдан шашар чиккә җитте Шәмсинур карчык ул көннәрдә. Оныгы Сөмбеләне исләп кенә балалар артыннан китми калды. Сабыен аякка бастырырга кирәк иде әле аңа бу җирдә. Ә Сөмбеләнең чак бише тулган иде бер ай элек.
Адәм баласының җиде җаны бар диләр, хаклык бар ахрысы бу сүзләрдә. Әкренләп-әкренләп уйлары язылды Шәмсинур карчыкның, аякларын сөйрәп булса да йөрер хәлгә килде. Йөрәгендә таш булып яткан хәсрәте белән көн итәргә яраклашты. Тормышының бар мизгелен оныгына багышлады, бәгырь кисәгенең һәр тын алышын исәпләп яшәде. "Ичмасам шул баланы аякка бастырып үләргә язсаң иде, Ходаем», - дип көн-төн теләде. Язмаган икән...
Матур гына йөргән җиреннән аш үтми башлады Шәмсинур карчыкка. Ни генә авызына алмасын укшынды, эче йомшады, үзәге көйде. Тәмам хәлсезләнгәч, врачларга күренергә барды. Белгечләр тәфсилләп тикшерделәр дә катгый сүзләрен әйттеләр:
- Әби, синдә ашказан рагы, көннәрең санаулы, - диделәр.
Коты очты карчыкның, кызын кемнәр кулына калдырыып китәр соң ул? Соңгы көчләрен җыеп, күршедә яшәгән сәвит рәисенә киңәшкә керде. Бик гыйлем иясе булган Габделхак әйтте аңа:
Кызны, Сөмбеләне, балалар йортына кичекмәстән урнаштырырга кирәк. Әллә иртәгә Газраил сине алырга килер. Иң башта сабыйның киләчәген кайгыртыйк.
Җанын калдырып кайтты оныгы яныннан ул чакта карчык. Ә Сөмбеләсе ничек ярсып елады саубуллашканда, ничек ачыргаланып кычкырды тимер рәшәткәләр аша:
Дәү әни, алып кайт мине... Дәү әни, мине калдырма... - дип зар елады.
Әзме-күпме гомере калган булган икән әле карчыкның. Барысы бер Ходай кулында шул, үләм дисең, вакытың җитмәсә йөри бирәсең... Әмма әкрен-әкрен кабер салкынлыгы тарала башлаган иде гәүдәсенә. Сизә иде ул үлеме якынлашканын.
Менә шулай фанилык белән бакыйлык арасында йөргәнендә Сөмбеләсе хәбәр сөйләде аңа:
Мине бер апа белән абый ял көнне үзләренә алып кайттылар. Зоопаркка алып бардылар, тәм-томнар белән сыйладылар. Миңа аларда бик ошады. И әйбәтләр инде, әтием беән әниемә охшап торалар. Мин аларда төн кундым әле. Әйдә безнең белән яшисеңме, диделәр. Нәрсә дип әйтим икән, әбекәем? - дип тыр-тыр күңелендәгесен сөйләде. Карчык, ничек тә тыелырга тырышып, иреннәрен тешләде, шуннан өздереп әйтте:
Яхшы кешеләр булгач ни, бар, балам! Әти-әниең кебек булсыннар, бәхетеңне тап аларның нигезендә, - дип фатихасын бирде. Менә бүген алып кайтып китәчәкләр аның асылташын яңа әти-әниләре. Яңа тормышына озатып бара дәү әнисе үзенең оныгын. Йөрәк әрнүләренең чиге-чамасы юк Шәмсинур карчыкның, уйлаган уйлары очсыз-кырыйсыз. Үзе яшәсен яшәде, барыбыз да бер тапкыр кабергә кереп ята. Менә шул баланың киләчәге ничекләр булыр дип ут йота ул. Ярый да яхшы кешеләр туры килсә, кадерләп үстерсәләр оныгын, киләчәктә туры-хак юлларга салсалар...
Какмагыз-сукмагыз ятимнәрне, булган ризыгыгыз белән бүлешегез, башларыннан сыйпагыз! Алар бит болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган...