Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы

Сугыш чоры балалары төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган...

news_top_970_100

Әтнә районы Яңа Шашы авылында яшәүче Резидә Габидуллина да әнә шундыйлардан. 1941 елның 22 июнендә Брянск өлкәсенең Дятково шәһәрендә дөньяга килә ул. Әтисе сугышка киткәндә кызчык анасы карынында гына була әле. «Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз» дип саубуллашып чыгып китә якын кешесе. Ләкин аларга күрешергә насыйп булмый. Әтисе шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Батырларча һәлак булды дигән хәбәре генә килә. Үз гомеремдә бер тапкыр да «әти» дип әйтә алмый кала кыз, шул сүзне әйтергә тилмергән һәм үксеп елаган чакларын еш искә ала. «Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы», - ди ул.

Резидә Габидуллина сугыштан соңгы елларның бар авырлыгын татыган. Эшләмәгән эше калмый аның: үгез җигеп сука сукалый, урак ура, көлтә ташый, урман кисә, төннәрен чабата үрә. «Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була», - ди халык мәкале. Күпме кыенлыклар күрсә дә, бирешмәгән, матур тормыш үткән ул. «Тамак ач, өскә кияргә юньле кием булмаса да, беркайчан зарланмадык, тормышны яратып яшәдек, эшләдек, - дип сөйли ул.

Сугышның башлануы хакында танышым әнисе сөйләвеннән генә белә. Икенче көнне үк ир-егетләр атлы арбаларга төялеп, шәһәр урамнарын әйләнеп, якыннары белән хушлашып, олы юлга кузгалган. Аларны ачы күз яшьләре белән бөтен халык озатып кала. Шул вакытта фронт арты хезмәте хатын-кыз, картлар һәм бала-чага җилкәсенә төшкән.

«Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз...»

- Сугыш сәгать иртәнге дүрттә башланган. Әтине бер сәгатьтән соң военкоматка чакырып алалар. Бу да тәэсир иткәндерме инде, әнием Һәдия балага авырый башлый һәм аны хастаханәгә илтәләр. Әти сугышка китәр алдыннан беренче чиратта өйгә кайтып, аннан соң хастаханәдә булып китә. «Һәдия, – ди ул, – сугыш озакка сузылыр инде... Балабызны табуга авылга кайтып кит. Исән-сау кайтсам, җир астыннан юллар салып булса да, сезнең яныгызга кайтырмын. Тик сугыш тиз генә бетмәс әле. Шушы балабыз сине ташламас, аның белән бергә яшәрсез. Бер-берегезне саклагыз», - дип китә ул.

Шул ук вакытта әнинең эчен сыйпап: «Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз», - дип миңа да эндәшкән. Шундый сүзләр белән безне юатып әти сугышка китә, шул китүеннән кире әйләнеп кайту аңа насыйп булмый... Сугышның соңгы елына кадәр фронтта була ул. Новосибирск госпиталеннән җибәргән хаты – соңгысы була: «Һәдия, яраландым. Хәзер барысы да яхшы, ике бармагым йөри башлады... Белмим, авылга кайтарырлармы, сугышка җибәрерләрме», – дип яза. Тик туган ягына кайтмый, сугыш кырына китә.

Әни гомере буена әтине көтеп яшәде, аның һәлак булганлыгына ышанырга теләмәде.

Мине әнием шул ук көнне көндезге сәгать уникедә таба. Әнинең бертуган апасы Факиянең кызлары Исламия һәм Нурания апалар вокзалга бу күңелле яңалыкны җиткерү өчен вокзалга баралар. Сугышка китүчеләр арасыннан әтине эзлиләр, таба гына алмыйлар. «Җизни, синең кызың туды», – дип әллә никадәр чакырым кузгалып киткән поезд артыннан чабалар, - дип искә алды Резидә Габидуллина.

«Сыер, сарыклар белән бергә йоклаган»

Өзлексез гүләү, бомба шартлау тавышлары... Кичке якта немец самолетлары Дятково шәһәрен бомбага тота башлый. Шуның өчен барлык кешеләргә, караңгы төшкәч, тәрәзәләрне кара кәгазь белән капларга кушыла. Ярый әле якында гына әзер окоп кебек чокырлар була. Резидә апа әйтүенчә, яр буе чокырлары күпләр өчен саклану урыны булып хезмәт иткән.

- «Яңгыр кебек коелды гына бомбалар безнең өскә. Үлемебез монда икән дип торабыз. Күпме кешенең гомере кыл өстендә эленеп калды. Шәһәрдә көчле янгын башланды, бөтен тирә-як ут эчендә калды. Шартлаулар һәм ишелеп төшкән биналар, кешеләрнең җан өзгеч тавышлары... Халык бихисап күп кырылды», - дип сөйли иде әни. Ул вакытта авыруларны – бер, балаларны икенче подвалга төшергәннәр. Җиңелрәк җәрәхәт алганнарны вагоннарга төяп башка шәһәргә озатканнар.

Хастаханәдән чыккач, әни дә авылга кайтырга уйлый. Ләкин, сугыш хәзер бетә ул, анда сине ирең көтмидер бит, дигән сүзләргә ышанып, кайтуны гел кичектереп килгән. Тик сугыш көчәйгәннән-көчәя, шәһәрдә бомбалар тавышы да ешая. Ул вакытта йорт җиһазларын, вак-төяк әйберләрне алып кайту өчен тимер юлдан вагоннар бирелгән. Ә соңга таба алары да бетерелә. Әни кая барырга да белми, җиде юл чатында басып кала. Немец самолетлары күренүгә, тирә-якка чыгып чаба торган булган, якындагы төрле авылларда төн уздырырга туры килә аңа.

Хуҗалары йокларга яткач, терлек абзарларына кереп төн куна ул. Сыер, сарыкларга терәлеп җылынып ята торган булган. Икенче көн иртән, хуҗалары йокыдан торганчы ук чыгып киткән, - дип искә ала Резидә апа.

«Әни, язмыш кочагына калдырып, мине ташлап чыгып киткән»

- Шулай азаплана торгач, тегендә-монда сугылып йөреп дүрт айдан артык вакыт үтеп китә. «Бик авыр иде. Ашарга юк, халык ачлыктан тилмерә. Башта ачлык артык сиздермәсә дә, калган елларда бик интектек», - дип сөйләде әни. Ул бичара барлык авырлыкларга ничек түзгәндер?! Әлеге үзәккә үткән вакыйгалар әнинең үлгәнче хәтердә сакланды. Тик сабырлыкның да бер чиге була бит. Шул чиккә җиткәч, әни мине бишеккә салып чыгып китә. Язмыш кочагына ташлап калдырган. «Балам, исән бул, миңа рәнҗемә», – дигән ул.

Үзе әйтүе буенча, мине күтәреп йөрер чамасы калмаган. Тик үз хатасын аңлап, бер тәүлектән соң кире әйләнеп кайткан ул. «Гафу ит, балам», - дип елаган. Әнинең хәлен аңларга була инде. Мин гел ачлыктан елаганмын. Әни яз көне басудан черек бәрәңге җыйган, шуны алабута онына кушып ипи пешерә торган булган, - дип сөйли ул.

«Немец самолетлары куа, артта бомбалар ярыла»

- Тора-бар без ниндидер бер авылга кайтканбыз, анда ике катлы йортта яшәгәнбез. Әнинең мине юындырырга әзерләнеп йөргән чагы була. Ул арада тирә-як гөрселди, тәрәзә пыялалары ватылып чыңылдый, ишек ачылып китә, гөлләр баскычтан түбән тәгәри... Ерак түгел генә бомба шартлаган икән.

Әни, мине тиз генә чүпрәкләргә төреп, урамга чыгып чаба. Һавада очкан немец самолетларын күреп, ул елап басып кала. Таш кебек катып калган ап-ак йөзен күреп, бер солдат әни янына килеп баса. «Самолетның астында тор, ул аннан күрә алмый, ә кырыйда торсаң, ул сине күрәчәк», – дигән ул әнигә. Әтнә егете була ул. Әни аның исемен хәтерли алмады. Ул да, башка солдатлар да әнигә тиз арада Әтнәгә кайтып китәргә кушалар, җәяүле немецларның якынаюын әйтәләр. «Бу сугыш бик көчле, исән кайтып булмас, ахры», – дип сөйләшкән солдатлар. Шул вакытта немец самолетлары листовкалар чәчеп үтәләр. Поезд юлларын ватарга өнди алар. Шуннан соң, әни тиз арада качып китәргә кирәклеген аңлый, - ди ул.

Барысы алты гаилә товар поездына «эләгеп», тимер-томыр өстендә утырып кайталар. Поезд Мәскәүгә кадәр зур тизлектә кайта, аны немец самолетлары куа килә. Тирә-якта, артта бомбалар ярыла. Немец самолетлары күренү белән поезд урман ышыгында туктарга тырышкан, андагы халык тизрәк агачлар куе үскән урынга чапкан. Шундый тукталышларда бик күпләрнең гомере өзелгән.

- Әниләрнең вагоннарын сакларга (дөресрәге, кыйммәтле запасть частьларны сакларга) солдатлар куялар. Ышанасызмы-юкмы, алар арасында әти дә булган. Ләкин әни белән алар бер-берсенең барлыгын белми кала, югыйсә, әтием мине бер тапкыр булса да күреп калган булыр иде. Юл ерак, шуңа күрә озак кайтканбыз без.

Соңрак әниләр Арчада тукталыш ясый. Ул вакытта районга колхозлардан ашлык алып килеп, печән алып кайта торган булганнар. Шунда әни Габдрахман абыйсы белән очраша, ул безне үзе белән алып китә. Әни белән мин – Әтнә районы Яңа Шашы авылына, әнинең бертуган апасы алты баласын төяп шул ук райондагы Дусым авылына юнәләләр. Кайта-кайта караңгы төшкән, без кайтып кергәндә авыл халкы йоклаган булган. Әбиләрнең капка төбенә җитеп, аларга хәбәр иткәч, әнинең килендәше Факия апай чыгып, мине күтәреп өйгә алып кергән. Мине юындырып, әби үзенең йомшак ястыгына салган. Шул ятудан мин өч көн, өч төн йоклаганмын, - дип сөйли Резидә Габидуллина.

«Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама»

Сугыш Брянсктан чигенгәч, гаилә кабат Дятково шәһәренә кайтып китә.

- Факия апалар да, әби дә безнең белән иде. Юлда Факия апаның бер баласы үлде. Ә әбинең дүрт улы да сугыш кырында ятып кала: минем әтием Зиннәтулла, Ахунҗан, Сибгатулла, Габдулла абый. Алар әнигә, әбине ташламавын үтенеп китә. «Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама», – диләр.

Шәһәргә барып төшкәч, әни андагы җимерек биналарны карап озак басып торган. Бәхеткәдер, безнең йорт төзек сакланып калган. Зур бер бүлмәгә өч гаилә урнаштык. Әни дә эшкә чыкты. Шәһәрдәге заводны торгызу өчен хатын-кызлар алты айдан артык урман кисә. Тирән чокырлар казыганнар, үлгән солдатларны күмгәннәр. Заводта 10-14 яшьлек балалар да эшләгән, - дип сөйләде танышым.

«Ятим балалар көн саен вокзалга бара, әтиләрен көтәләр»

Сугыш бетү хәбәрен кечкенә кызчык радиодан ишетә. Бик нык шатлана, ләкин бу шатлыгы китек була: сугыш аны әтисез калдырган.

- Сугыш беткән хәбәрне радиодан ишеттек. Бу зарыгып көткән мизгелләр булды, әмма... Тирә-яктагы ир-атларның күбесе исән-сау кайтты, ләкин минем әти күренмәде. Менә шундый минутларда әнинең йөрәге ниләр кичерде икән?! Ирләре исән калганнарның тормыш авырлыгын урталай бүлеп тартулары, ә әнинең күз яшьләренә төренеп елаган төннәре минем дә хәтердә уелып калган.

Без дә әти кайтыр, дип көтеп тордык. Ятим балалар көн саен товар ташучы поезд килгәндә вокзалга бара иде. Мин дә калганнарга иярәм. Безне кызганыптыр инде, шул вакытта солдатлар төрле күчтәнәчләр бирәләр иде.

Ә бервакыт яшь кенә бер абый мине кочаклап алды һәм бик озаклап елады. Бу вакыйга күңелемә шулкадәр нык кереп калды. Үз әтием исән-сау әйләнеп кайтсын һәм мине шулай кочаклап алсын иде, дип уйладым. «Әти» дип әйтәсе килгән вакытлар бик күп булды. «Әти» сүзен әйтүчеләрдән мин көнләшә идем. Шуның өчен иптәш кызым Мәдинә мин барында «әти» дип әйтергә кыенсына иде.

Шәһәрдә балалар бакчалары эшли башлады, мин шунда йөрдем. Бакчага мине әбием илтә иде. Матур гына яшәгәндә әби авылга кайтыйк, дип әйтә башлады. Әни дә ризалашырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, кабаттан Әтнә якларына кайтып киттек. Кайтышлый юл буе тирә-юньне карап кайттым. Юл буйларында, урман, су кырыйларында ватык танклар, төрле кораллар... Озак кайттык без, юлда артык сүз сөйләшмәдек. Һәркем үз уйларына бирелгән иде. Кайткач, әбинең туган авылы Күшәрдә булдык, аннан соң каенсеңлесе Мәликә яшәгән Чишмәле Сап авылына бардык. Шунда әбием бик нык авырый башлады. Дүрт баласын сугышта югалту кайгысын күтәрә алмагандыр инде, - дип искә алды ул.

«Әти бала бишеген кочаклап елаган»

Резидә Габидуллина җиде сыйныф белемне Чембулат мәктәбендә ала. Сыйныф җитәкчесе Мөкътәс Миннекиев аңа «партизанка кызым» дип эндәшә торган булган. Кыз укуга бик хирыс була, соңрак Әтнә мәктәбенә укырга бара. Тик әнисе авырып китү сәбәпле, укуын тәмамлый алмый.

- Әнием Һәдия гомере буена әтигә тугрылыклы булып калды, кияүгә чыкмады. Ә әтигә килсәк, ул Новосибирскта госпитальдә яткан, сугыш тәмамлануга аз гына вакыт калгач, үлгән хәбәре килә. Без авылга кайтып киткәч, әти Дятьковода булган. «Өйгә кердем, барлык әйберләр дә урынында, хәтта бала бишеге дә асылынып тора иде – шул бишекне кочаклап еладым», – дип яза ул әнигә үзенең хатында. Күрешә алмый кала алар, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100