Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятимә үскән апалы-сеңелле кызлар фаҗигасе: авырга узган 19 яшьлек кызны апасы үтергән

news_top_970_100
Ятимә үскән апалы-сеңелле кызлар фаҗигасе: авырга узган 19 яшьлек кызны апасы үтергән
https://ykt.sledcom.ru/

Якутиянең Югары суды Кобяй районында яшәүче 23 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарган. Ул 19 яшьлек сеңлесен үтергән. Мәрхүмә йөкле булган. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Үтерүчене 20 елга яки гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү ихтималы була, тик аны 11 елга гомуми режимлы колониягә озаталар. Суд аның 2 нәни баласы булуын, гаебен тануын, моңа кадәр хөкем ителмәгән булуын исәпкә ала.

2022 елның язында 23 яшьлек апа кеше Якутск шәһәренә икенче баласын табарга килә, аннары биредә яшәргә кала. Ике катлы агач йортта фатир арендалый.

Аннары аның янына 19 яшьлек сеңлесе килә, ул йөкле була. Ул укуын дәвам итмәкче була. Әмма, йөкле булуына карамастан, күңел ачып йөрергә ярата, апасының моңа ачуы килә. Кызлар, ятим килеш үсеп, үзләре аякка баскан.

28 июньдә, 19 яшьлек сеңлесенең йөклелеге бишенче ай киткәндә, апасының түземлеге бетә. Алар, салган килеш, талаша башлыйлар.

Апа кеше сеңлесен акылга утыртмакчы була, ярдәм итмәгәнгә, акчаны үзенә генә тотканга ярсый. Аннары пычак ала һәм сеңлесенең аягына берничә тапкыр кадый. Яраланган кыз өйдән чыгып качмакчы була, ләкин апасы аны куып тота һәм пычак кадавын дәвам итә. Ул сеңлесенең гәүдәсен фатирга сөйрәп алып керә, кыйный, пычак кадый.

19 яшьлек хатын-кыз урында һәлак була. 

Судта 23 яшьлек хатын күрсәтмә бирүдән баш тарта. Туганнары исә аңа карата җәзаны йомшартуны сорап мөрәҗәгать итә. «Мәрхүмә үзе гаепле», – дип саныйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100