Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ятимә булгач, эзләүче юк». Азалияне егете атналар буе кыйнаган, умырткалыгын имгәткән

news_top_970_100

Уфада яшәүче 24 яшьлек егет ятимә кызны үз фатирында 2 атна кыйнап торган. Бу турыда телеграм-каналларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

21 яшьлек Азалия Башкортстан башкаласына эшкә килә. Биредә ул 21 яшьлек Артур белән очраша башлый, аннары аерылышырга тели.

Артур, дуслар белән кичә ясыйбыз, дип алдап, Азалияне фатирына алып кайта. Башта чыннан да дуслары да биредә була. Кунаклар киткәч, егет кызны кыйный, «минем белән булмасаң, беркем белән булмыйсың» ди.

Азалия 2 атна тоткынлыкта яши. Артур аны көн саен кыйный. Күршләре, тавышлар ишеткәч, полиция хезмәткәрләрен чакыра. Тик егет «бар да тәртиптә» дип әйтә, һәм хокук саклаучылар китеп бара. Егет кызның телефонын да вата.

Кыз бала ятимә булганга күрә, аны эзләүче дә булмый. Аны Артурның анасы коткара. Әни кеше улының фатирына килә һәм кызны күрә. Артур качып китә, шуннан соң аның күренгәне юк.

Азалияне хастаханәгә салганнар, аның умырткалыгында ярыклар булуы ачыкланган, тәнендә бик нык күгәргән урыннар булган. Кыз полициягә гариза язган. Егет исә моңа кадәр наркотиклар һәм урлау өчен хөкем ителгән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2023
    Исемсез
    Вэхшилек
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100