Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ятим язмышы»: Үги ана 15 яшьлек малайның эчке киеменә кычыткан салып йөрткән

Вәхши хатын тәрбиягә алган баласына үз сидеген эчәргә мәҗбүр итә, төнгә сарайга бикләп калдыра.

news_top_970_100
«Ятим язмышы»: Үги ана 15 яшьлек малайның эчке киеменә кычыткан салып йөрткән
https://pixabay.com

Воронеж өлкәсендә 42 яшьлек хатынны хөкем итәләр. Ул тәрбиягә алган баланы җәзалаган. Бу турыда «Воронеж» телеканалы каналы хәбәр итте.

15 яшьлек малай нормаль гаиләдә үсә. Аннары аның әнисе фаҗигадә үлә, туганнары баланы үзләренә алмый. Аннары ул интернатка эләгә, бераз шунда яши. Екатерина исемле хатын интернаттагы өч малайны тәрбиягә алып китә. Балаларның олысын ул никтер яратмый. 2016 ел җәеннән 2018 елга кадәр малайны җәзалап тора.

Малай сүзләренчә, яңа әни аның трусигы эченә кычыткан салып куя, үз сидеген эчәргә мәҗбүр итә, төнгә сарайга бикләп калдыра, ашарга, эчәргә бирми.

Тәрбиягә алынган балалар гел бакчада эшли, мәктәпкә йөрмиләр. Әни кеше аларны өйдә укыттыра, укытучылар атнага ике тапкыр өйгә килә.

Бу хатын олы малайны машина багажнигына салып йөртә, бау, уклау белән кыйный. Хатын малайны елганың тирән урынына алып кереп, башын суга тыгып, тончыктырып тора. Шуннан соң балада эпилепсия өянәге башлана, аны хастаханәгә салалар.

Авыл халкы бу хәлләрне күреп, тиешле органнарга хәбәр итә. Опека органнары тикшерү белән килә. Малайларның коточкыч шартларда яшәвен ачыклыйлар. Алар гараж идәнендә матрац өстендә йоклый. Балалар ябык һәм имгәнеп беткән.

Екатерина судта гаебен танымый. Ул үзенең гаепсез булуын раслап, балаларны кире алып кайтырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100