Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятимә кызны сөйгән егете үтереп, мәетен урманда күмеп куйган

20 яшьлек кызны фатирын алу өчен харап иткәннәр.

news_top_970_100
Ятимә кызны сөйгән егете үтереп, мәетен урманда күмеп куйган
https://pixabay.com

Кемерово өлкәсендә 20 яшьлек ятимә кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу эшне хокук саклаучылар тикшерә. Кызны сөйгән егет үтергән. РЕН ТВ каналы шул хакта хәбәр итте.

Җинаять Кемерово өлкәсенең Лесной бистәсендә июнь уртасында була. 20 яшьлек кыз мәетен урманда табып алалар. Аның ничек һәлак булганын полиция ачыклый.

Ятимә кызның сөйгән егете була, алар очрашып йөриләр. Кызга дәүләт фатир биргән. Егет кызның шушы фатирын үзләштерергә карар кыла. Егет белән кыз бергә яшиләр. Егет кызны фатирын үзенә рәсмиләштерергә күндерә. 

Шуннан соң егет кызга эш тәкъдим итә. Кыз ризалаша һәм егет аны урманга алып китә. Шунда вәхшиләрчә үтерә, мәетен яндырырга маташа, аннары калдыкларын җиргә күмеп куя.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100