Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятим калган кыз полковник булган һәм әтисен үтерүчеләрне 23 елдан соң тапкан

Эшмәкәр ир-атны подъезд төбендә хатыны каршында атып үтергәннәр

news_top_970_100
Ятим калган кыз полковник булган һәм әтисен үтерүчеләрне 23 елдан соң тапкан

Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат чаралары белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе Анастасия Садриева хокук саклау органнарына эшкә килүенең сәбәбе турында сөйләгән. 1997 елда аның эшмәкәр әтисен үтергән булганнар. Кыз әтисен үтерүчеләрне табу турында хыялланган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Анастасия Садриева сүзләренчә, аның әтисе төзелеш өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнә. Аны эштән кайтып килгәндә, хатыны каршында подъездда атып үтерәләр. Җинаять эше ачылса да, үтерүче табылмый. 

«Мин унынчы сыйныфта укый идем, безнең бар әйбер дә җитеш булды. Әти чит телләрдән репетиторлар өчен акча түләде, мин чит телләр факультетына укырга керергә җыена идем. Ләкин әтине үтерү безнең тормышның астын өскә китерде», — ди Садриева.

Кыз әтисен үтерүчеләрне тотмаулары белән килешә алмый. Аларны табу һәм җәзага тарту теләге кызны юристлыкка укырга этәрә. Ул югары уку йортын тәмамлагач, башта прокуратурада эшли, аннары 2007 елда тикшерүче булып урнаша.

Хезмәт юлында Анастасия Садриева полковник дәрәҗәсенә җитә, ул әтисен үтерү турындагы эшне кабат тикшертү өчен тырыша. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә Николай Супрун килгәч, җинаять эшен кабат ачалар. Ул Садриеваның әтисен үтерү эшен шәхсән үзе өйрәнергә була. Шуннан соң дәлилләрне күргәч, эшнең судка барып җитмәвенә гаҗәпләнә.

Анастасия үсмер чагында ук әтисенең үлеменә дусты катнашы булуы турында шикләнә. Әтисенең дустының танышы криминаль авторитетларның машиналарын төзәтүче автослесарь була.

Александр Садриевны үтерү буенча җинаять эшен 2020 елда кабат тикшерә башлыйлар. Шуннан соң Анастасия шикләнгән кешеләр тоткарлана. Тикшерүчеләр ачыклаганча, үтерүгә заказны ул вакытта шәһәрдә иң зур булган криминаль төркем лидерларының берсе бирә. Анастасиянең эшмәкәр әтисе аларга акча түләүдән баш тарткан һәм аны ялланган киллерлар үтергән булып чыга.

Үтерүчеләрнең берсе гаебен таныган, аның эшен судка тапшырганнар. Үтерүдә шикләнелүче икенче кешегә карата эшне тикшерү дәвам итә. 

Анастасия Садриеваның әтисен үтерергә заказ биргән кешенең үзен ике елдан соң атып үтергәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100