Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ятим иде». «Универ» сериалы актеры ялгызы һәм дүрт ай пневмониядән интегеп үлгән

news_top_970_100
«Ятим иде». «Универ» сериалы актеры ялгызы һәм дүрт ай пневмониядән интегеп үлгән
"Татар-информ" архивы

Актер Сергей Корсик 30 яшендә Мәскәүдә пневмониядән үлде, дип яза РИА Новости. Ул 4 ай дәвамында ике яклы пневмония белән көрәшә.

Сергей Корсик 1992 елда Чиләбенең Бакал шәһәрендә туа. Мәсәкүгә күчкәч, Генесиннар исемендәге музыка училищесын тәмамлый. «Ранетки» һәм «Универ» сериалларында төшә, КВН, «Фактор А» һәм «Фабрика звезд» проектларында катнаша. Александров исемендәге ансамбль солисты була, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, 30 яшьлек Сергей Корсик авырый һәм, 4 ай интегеп, ялгызлыкта үлә. Артистның якын дусты сүзләренчә, аны бар кеше оныткан һәм ташлаган.

Сергей Корсикта ике яклы пневмония була, туберкулезга шикләнеп, аны 2022 елның көзендә хастаханәгә салалар. Озак дәвалауга карамастан, хәле яхшырмый. Актер бик интегә, реанимациядә вафат була.

Сергей янында якыннары булмый, ул авыруы турында да сөйләп йөрми. Егет ятим була. Аның бердәнбер туганы – апасы – Санкт-Петербургта яши.

Бер танышы сүзләренчә, ул үләр алдыннан гына Сергей белән элемтәгә чыккан. Сергей үзе янына килеп йөрмәскә, мәетен яндырырга васыять иткән.

Сергей Корсик бер интервьюда язмышны алдаганын сөйләгән булган. 2016 елда Ту-154 самолеты Кара диңгез өстендә һәлакәткә очрады. Сергей шушы самолетка утырмый калганын әйткән. Әлеге фаҗигадә Александров исемендәге ансамбль коллективы һәлак булды. Сергей Корсик шушы ансамбльдә солист була, аннары кинога китә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100