Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятим хакы (Кәрим Кара)

Касыймның хатыны Асия, мескенкәй, утларда янган да соң инде. Аның күз алдында сеңлесенең бәгырь кисәген шундый җәзаларга дучар итәләр бит.

news_top_970_100

Кырыслыгы белән даны чыккан Касыймның. Авылдашларының берәрсенең аның елмайган чагын күргәне булдымы икән? Юктыр, юктыр… Мәңге йөз чытылган, каш җыерылган, күзләре дошманына караган төсле карыйлар сиңа. Әйтерсең, аннан акча алып торып, бурычыңны күптәннән түләми йөрисең. Сөйләгән сүзләреннән күңел ояла, катлы-катлы сүгенү, кермәле дә чыкмалы. Ихласлап сөйләшеп тә тормый ул кеше белән. Эндәшә калсаң, аты-юлы белән җаваплый да китеп тә бара. Шуңа да аралашкан кеше юк диярлек аның белән. Энекәше Фәрит кайчак капкасын ачып кергәли, туган хакы дип кенә. Ярый кешеләр арасында эшләми. Урман каравылчысы ул, шуннан кайтып керми. Хатыны мескен ничек түзә торгандыр инде аның холкына.

Касыймның борынгыдан калган «Иж» мотоциклы бар. Еш кына урман буйларга матаена утырып чыга. Аның кайтканын өйдәгеләр тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтәләр. Ишек алдына чыгып алмаш-тилмәш матай тавышын тыңлап керәләр. Әгәр хуҗа кайтканда зур капка иңенә ачык булмаса, өйдәгеләргә көн бетә. Балаларына да ачык йөз күрсәтмәде әти кеше, кан калтырап үстеләр кызлар.

Касыймның хатыны Асиянең авылда Сәрия исемле сеңлекәше яши иде. Туганнарның бер-берсенә тартылуларын һич өнәми иде Касыйм. Сәриянең аларның бусагасын атлап кергәне дә булмагандыр. Туганнар Касыймның юк чакларында качып-посып дигәндәй очрашалар иде. Бик береккәннәр иде апалы-сеңелле бер-берсенә. Көтмәгәндә-уйламаганда язмыш аерды аларны.

Гомергә ат белән эшләгән Гамил, Сәриянең ире, кешеләргә ияреп, кулдан бер иске генә җиңел машина алды. Эт котыра дип бет котыра дигәннәре шул буладыр инде. Әйтергә кирәк, бик озаклап өйрәнде шофер һөнәренә Гамил. Берничә тапкыр тавык-казларны да тәгәрмәче астында калдырды, контор каршындагы фанер плакат аша чыкты машинасы белән. Ничек тә район үзәгенә барып кайтырлык руль боргаларга өйрәнде шикелле. Йөрткән кешеләр белә: көндез йөрүләр белән төнлә йөрүләр — җир белән күк арасы. Берчак караңгыга калган Гамил, кайтып килгәндә фургон бәрдереп киткән моны. Хатыны белән икесен янәшә җирләделәр.

Бердәнбер уллары Марат тома ятим калды. «Бу баланы детдомга озатырлармы икән?» — дип кайгыга калды авыл халкы. Менә шул чакта, көтмәгәндә-уйлмаганда, Касыйм изгелек күрсәтте, малайны үзенә асрамга алырга булды. Әлбәттә, опекага кәгазьләр эшләделәр, бөтенләй бушлайга әнисен дә тәрбияләмәс иде ул зобаный. Иң шатланган кеше Асия булгандыр. «Сеңлекәшемне күргәндәй булам шул бала янымда булса», — дип сөйләгәннәре истә калган.

Бераздан бу игелекнең сере ачылды. Касыйм кул арасында керердәй малайны ялчы урынына алган икән. Кызлардан бит артык файда юк, алар күбрәк өй эшләре белән мәшгуль. Ә Маратның өйгә кереп чыгарга вакыты юк. Абзар тулы терлек: ике сыер, ике үгез мөгрәп торалар. Аларны ашат, эчерт, асларын чистарт, көн үткәне сизелми дә. Алар янында утын ярасы, кар көрисе, санап кына бетерерлек түгел. Алтынчы класска аяк баскан малай җигелеп эшләргә алынды. Әз генә Касыйм кушканча булмасын, шунда ук туры юлга сала хуҗа. Кулына ни туры килә, шуның белән тондыра балага, ашарына бирми интектерә, келәтендә бикләп тота.

Мондый хәбәрләрне авыл халкы ишетеп торды да соң, кем ни эшли ала? Кеше гаиләсенә кереп тыкшынырга кемнең хакы бар? Берәү анонимка язып, РОНОдан килеп тикшереп йөргәннәр иде, бәйләнер урын тапмаганнар, диделәр. Яшәү шартлары яхшы, торыр урын җитәрлек, ризыкка кытлык юк, кием-салымы бар баланың, китап-әсбаплары да тиешенчә. Мәктәпкә вакытында йөри, тәртибе уртача, зарланганы булмаган. «Дөрес тәрбия бирәләр», — дигән кәгазь язып кайтып киткәннәр тикшерүчеләр.

Касыймның хатыны Асия, мескенкәй, утларда янган да соң инде. Аның күз алдында сеңлесенең бәгырь кисәген шундый җәзаларга дучар итәләр бит. Кан яшьләре белән елый мескен бала, ә аның ярдәм итәргә мөмкинлеге юк. Бары аулакта калганда ятимнең башыннан сыйпый-сыйпый үзе дә кушылып елаган, бичаракай.

Үсмер еллар үткәч, үзен-үзе якларлык була башлар иде, мөгаен. Сөякләре ныгыса, тәненә ит кунса, теге адәм актыгына бирешеп тормас иде. Язмаган икән анысы да…

Җәйге кызу печән өстендә авыл буйлап: «Марат югалган икән», — дигән шомлы хәбәр таралды. Кырык төрле фаразлар туды, әлбәттә. Әллә түземлеге төкәнеп качып киткәнме икән теге хәсистән, диделәр күпләр. Урам малайлары белән кушылып уйнап йөргән чаклары сирәк була торган иде Маратның. Капкадан чыкканын күрсә, хәзер кычкыртып ала иде Касыйм күзләрен алартып. Җил куып йөрергә әллә, эш бетәмени хуҗалыкта? Ул өйдә булмаганда, йомшак күңелле Асия куалап дигәндәй чыгара иде үсмерне. Бөтенләй кешедән читләшеп, кыргый булып үсә күрмәсен дип курка иде апасы. Әйтәм бит, сирәк күренә иде ул урамда. Кайтмый калган бозауны эзләп йөргәндә, я Касыймның йомышын йомышлап кайдадыр ашыкканында күреп каласың.

Авылга тикшерүчеләр килеп тулды, кешеләрдән сорау алулар башланды. Кайчан югалган, кем соңгы тапкыр күргән, бала нинди хәлдә булган?.. Әлбәттә, Касыймны да конторга тарттылар, ә аның җавабы бер:

Белмим… күрмәдем… өйдә юк идем… үз баламдай күреп карадым-тәрбияләдем… Кайгым хаттин ашкан…

Аның артлы Асия күз яшьләренә төелеп, әйтер сүзен әйтә алмый килеп китте. Авыл кырмыска оясы төсле кайнап торганда, күк күкрәгәндәй тагын яңалык килеп ишетелде. Көтүче Сабир Комлыкүл буенда Маратның күбенгән гәүдәсен күлдән тартып чыгарган. Сү төбеннән калкып чыккан мәете… Аһ итте барысы, арбага салып алып кайттык баланы. Бар авыл елап-сыктап кабергә тәрбияләп куйдык.

Ә тикшерүләр дәвам итә әле. Ничек үсмер күл буена барып чыккан, кем гаепле аның батып үлүендә? Тикшерделәр-тикшерделәр, кочак-кочак кәгазь яздылар, бер төпле фикергә килә алмадылар. Ятим баланың кемгә кирәге бар ди?..

Бу фаҗига булганга ике еллап вакыт үтте. Ул вакыйгалар онытыла төште. Бер төнне Асияне «Ашыгыч ярдәм» алып киткән, йөрәгенә өянәге булган, дигән хәбәр таралды. Чынга чыкты бу яңалык, табиблар коткарып кала алмаганнар хатынны, хастаханә караватында җан биргән. Ярый кызлары буй җиткереп үз көннәрен үзләре күрә башлаганнар иде. Шулай итеп Касыйм ялгыз башы торып калды ялан кебек өендә.

Моның белән тарих бетмәде әле. Шул атна эчендә авыл башлыгына бер карчык килгән.

— Мәрхүмәнең әманатын үтим, — дип хәбәр сөйләгән ул. — Үләр алдыннан сезнең авыл хатыны Асия миңа серен ачты. Кабергә алып китә алмыйм бу гөнаһны, диде. Кайчандыр аның сеңлесенең улын җирләгәнсез икән. Менә аның үлемендә ирем Касыйм сәбәпче дип әйтте. Теге бала ялгыш фләгтәге корт балын этеп түккән булган. Шул гамәле өчен баланың авызын томалап, суга салган, имеш, ул ир. Менә шуны сезгә җиткерергә кушты, — дип әманатын үтәгән санитар булып торган әби.

Әлбәттә, бу хәбәр яшен тизлегендә бар авылга таралды. «Хөкем итәргә кирәк!» — дип ярсыдылар барысы. Ә ничек хөкем итәсең? Ни сөйләмәс үткенче карчык? Бу нигездә дөреслекне табып булмый. Һаман йөреп ята урам уртасыннан Касыйм, төкереп тә бирми. Ятим хакы бер төшәр дә соң башына…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100