Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ятим балаларны әбигә күрсәтми». Ире үтергән хатын мәетен әнисе алтыннарыннан гына таный

news_top_970_100

Рязаньдә хатынын үтергән Александр Л. 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аны «үтерү» һәм «порнография материаллары тарату» өчен хөкем иткәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

26 яшьлек Еленаның мәетен 1 ел эзлиләр. Аны Рязань шәһәре янында табалар. Александр шуннан соң гына гаебен таный һәм күрсәтмәләр бирә. Ир-атны телеграм-каналларда порно сурәтләр таратуда да гаепләгәннәр.

Елена былтыр 25 июльдә югала. Ире сүзләренчә, ул кибеткә киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Гаиләдә 2 бала ятим кала. Еленаның анасы, кызы югалгач, оныклары белән күрешә алмауга зарлана. 2021 ел азагында ул оныклары белән очраштырмау турында сөйли. Балаларның атасы шалтыратуга җавап бирмәвен әйтә. Ул балалар омбудсменына да мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.

Рязань журналисты әлеге вакыйганы тикшергәндә, Александрның Елена югалган көндә промзона һәм зират тирәсеннән берничә тапкыр узып китүенә игътибар итә, тик Еленаны бу урында эзләмиләр.

Еленаның ата-анасы һәм абыйсы журналистка әйткәнчә, «Елена балаларын ташлап иреннән качып киткән» дигән версия – сәер. Алар Александрның да үзен сәер тотуын ассызыклый.

«Ул кибеткә киткән. Александр аңа бер тапкыр гына шалтыраткан, башка шалтыратмаган. Александр үзе дә әллә ничек йөри. Елена югалганын әле беркем дә белмәгән чакта, ул гаражга ниндидер чемоданнар илтә, өйдән тартмалар һәм әйберләр алып чыга. Ник, ни өчен – аңлашылмый. Эш материалларыннан билгеле булганча – анда бала әйберләре салынган», – ди журналист.

Еленаның мәетен Рязань өлкәсендә Спас районында табалар. Аның калдыкларына генетик экспертиза ясарга туры килә. Әнисе кызын алтын бизәнү әйберләрен генә таныган, диелә хәбәрдә.

Әлеге эшне тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Александр Бастрыкин контрольгә алган булган.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, Елена 2021 елның 25 июлендә югала, тик бу турыда аның ире түгел, ата-анасы чаң суга башлый. Ир исә тикшерүчеләргә үз версиясен сөйли. Имеш, хатыны көндезге өчләр тирәсендә кибеткә киткән һәм кайтмаган. Ләкин хатын урамдагы бер генә күзәтү камерасына да эләкми, Александр үзе исә шул көнне иртән өйдән 2 зур чемодан күтәреп чыга.

Волонтерлар белән полиция Еленаны эзләгәндә, ир катнашмый. Тик аңа гаепләү дә белдерә алмыйлар, башта дәлилләр булмый. 2021 елның августының соңгы көнендә Александрны челтәрдә порнография тараткан өчен тоткарлыйлар. 2022 елның 7 октябрендә Еленаның мәете табыла. Ул чүп сала торган пакетта була.

Башта Александр гаебен таныган дигән хәбәр тарала, ләкин ул судта күрсәтмәләреннән баш тарта.

Еленаның анасы сүзләренчә, тикшерүчеләр һәм прокуратура профессиональ эшли. «Кызымның абруен сакладым. Безнең гаиләгә пычрак атсалар да. Александрны кызганам, аны гаиләсе ир-ат итеп тәрбияләмәгән. Ир-ат булсаң, җинаять кылганыңны таны инде. Ул соңгы сүзендә дә үзен ир-ат итеп тотмады», – ди ул.

Суд карары буенча, аңа 2 млн сум мораль зыян өчен компенсация каралган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100