Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмерләр, «Аллага оят» дия-дия, Библия яндырган

news_top_970_100

Ставропольеда өч егет Библия яндырып, видеога төшергәннәр. Бу видео сүгенү сүзләреннән генә торганлыктан, аны сезгә күрсәтә алмыйбыз, ләкин яшүсмерләрнең бу эшне аңлап эшләүләре аңлашыла. Алар: «Бу китап янмый, ул изге», – дип, Библияне учакка ташлый. Библия яна башлагач: «Аллага оят», – дип көләргә тотыналар.

Егетләр Новоалександровскида яшиләр. Видеодан күренгәнчә, алар Библияне шаярту өчен яндырганнар, әмма беркем дә шаяруны аңламаган. Өчесен дә тоткарланганнар, «диндә булучыларның хисләрен рәнҗетү» һәм «хулиганлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Библияне яндырган егетләрнең берсе «китапта Иисуска һәм Аллага каршы әйтелгән сүзләрне күрдем» дип аңлаткан.

«База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, мангалда Изге китапны яндырган өчен, 20 яшьлек Данила Ж., 17 яшьлек Юрий М., шулай ук 21 яшьлек Дмитрий С. тоткарланган. Алар Ставрополь кооператив техникумының Новоалександровск филиалында укый.

Данила сорау алу вакытында Библияне туган көн уздырган вакытта ниндидер койма астында табуын һәм бу китапның нинди китап булуына әһәмият бирмәүләрен аңлаткан. Аның сүзләренчә, ул хәтта анда Иисуска һәм Аллага каршы нәрсәдер күргән һәм китапны Библия дип уйламаган. Данила видеоны үзе төшермәгән һәм урнаштырмаган, аның Интернетка ничек эләккәнен белми. Тоткарланган егетләрнең берсенең әнисе улының ул кичне исерек булуын һәм булган хәлне начар хәтерләгәнен сөйләгән.

Җинаять эшен тикшерәләр. Студентларга карата 2 маддә буенча эш кузгатылган, аларны 7 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100