Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер, мыскыллауларга түзә алмыйча, үз-үзенә кул салган

news_top_970_100

Калмыкиядә яшүсмер, өлкән сыйныф укучылары аны кыйнаган һәм мыскыл итүләрен камерага төшергәннән соң, үз-үзенә кул салган. Егетнең туганнары әйтүенчә, өлкән укучылар аны даими рәвештә шулай мыскыл иткән. Бу хакта телеграм-каналлар яза.

14 яшьлек Артем Сарпа районының Садовое авылында яшәгән һәм 2нче мәктәптә укыган. Туганнары һәм танышлары сүзләренчә, ул тыныч бала булган һәм сугышларга катнашмаган. Әмма ул укыган һәм башка җирле мәктәпләрдән берничә өлкән сыйныф укучысы Артемны сагалап, кыйный башлаган. Мыскыллаулар торган саен арта барган. Туганнары сүзләренчә, мәктәп педагоглары бу хәлләрдән хәбәрдар булган, ләкин егеткә сугышырга һәм үзен мөстәкыйль якларга өйрәнергә генә киңәш иткәннәр.

Март башында 4 өлкән егет Артемны, янәсе, бер кыз белән йөргән һәм башкаларга аның өендә кунганын сөйләгән, дип гаепләгән. Моның өчен егетләр яшүсмерне кыйнаганнар, ә аннары аны төрлечә мыскыллаганнар. Мыскыллаулар белән видеоны мәктәпнең башка укучыларына җибәргәннәр һәм интернет челтәренә урнаштырганнар.

10 мартта Артем мәктәпкә килә, үзен кимсеткән роликны сыйныфташлары күргәнен белә. Ул дусты белән сөйләшә, шуннан соң аңа үз-үзенә кул салырга теләве турында сәер хәбәр җибәрә һәм шалтыратуларга җавап бирми башлый. Артемны өендә үле килеш табалар. Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100