Яшүсмер җинаятьчеләр өчен махсус мәктәптән репортаж: «Бу балалар иртә олыгайган»
Казандагы Левченко бистәсендә яшь җинаятьчеләр өчен ябык махсус мәктәп бар. Балаларны монда суд карары буенча җибәрәләр. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу – колония түгел. Балалар монда укыйлар, белем алалар, күпләр бу урыннан китәргә дә теләми. «Татар-информ» репортажында – законны бозган балалар тарихы.
Монда урлау, талау һәм алдау, үтерү һәм көчләү өчен китереләләр
Татарстанның бу мәктәбенә җинаять кылган өчен суд карары яки хөкеме буенча гына эләгәләр. Махсус мәктәптәге укучыларның барысы да җәза үтә: урлау, талау һәм алдау өчен, үтерү һәм көчләү кебек куркыныч җинаятьләр кылган өчен китерелүчеләр бар.
Күптән түгел Левченко бистәсендәге махсус мәктәптә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец булды. Ябык уку йортында бер үк вакытта 80 бала укый ала, хәзерге вакытта биредә 30дан артык кеше яши. Бу хакта «Татар-информ»да Елена Фенина яза.
Тәрбияләнүчеләрнең яше 11дән 18 яшькә кадәр. Монда калу өчен максималь вакыт – 3 ел. Ләкин бала үзе теләсә, аны озайтырга мөмкин. Бу – гаҗәп тоела, ләкин андый очраклар күп икән. Ни өчен балалар махсус мәктәптә калырга тели? Алар һәм алар яшәгән урын белән танышканнан соң, бу яхшы аңлашыла.
«Ябык махсус мәктәп» дигәч тә, күз алдына соры диварлы кырыс бер бина күз алдына килә, ләкин бина эченә килеп кергәннән соң, монда никадәр якты һәм уңайлы булуыңа гаҗәпләнәсең. Ишек төбендә елмаеп торучы малайлар каршы ала – алар кунакларга һәрвакыт шат, аларга килүчеләр шактый икән. Әйтик, Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылганда, балалар янына Чили спортчылары килгән. Сүз уңаеннан, алар монда үзләре дә спорт белән мавыгалар: хоккей һәм футбол уйныйлар.
Хәзерге мәктәп урнашкан бинада элек коррекция мәктәп-интернаты булган. Соңыннан ул озак вакыт буш торган һәм 2002 елда гына аны ябык мәктәпкә тапшырганнар.
Хәзер бу махсус мәктәп Россиядә тәҗрибә һәм эшләнмәләрне үзләштерү өчен иң яхшыларның берсе булып тора, бирегә илнең башка төбәкләреннән дә вәкилләр килә.
«Монда без балаларга тизләтелгән уку курсын үтәргә рөхсәт итәбез, чөнки алар гаиләләренә кайткач, мәктәпләренә кайткач, аларга социаль мохит аркасында белем бирү процессын үзләштерү авыррак. Бездә берничә тапкыр икенче елга калган малайлар да бар. 14 яшендә алар 4нче сыйныф программасын үзләштерергә мәҗбүр», – дип сөйләде директорның уку эше буенча урынбасары Анастасия Богатина.
Башта без балалар өстәмә дәресләр ала торган кабинетлар аша үттек. Коридорларның иркен һәм якты булуына игътибар иттек: тәрәзәләрдә ак пәрдәләр, бөтен җирдә гөлләр, диварларда – тәрбияләнүчеләрнең эшләре.
Менә балалар балта остасы һөнәренә өйрәнә торган кабинет, биредә өлкән төркем шөгыльләнә. Малайлар, безне күргәч, безнең белән исәнләштеләр. Укытучы – җитди ир-ат – безгә табуреткалар һәм кош ояларын күрсәтте. Боларның барысын да балалар үзләре эшләгән.
«Кош ояларын без гыйбадәтханәләр, балалар бакчалары территорияләренә элеп куябыз. Бездә алар тик ятмый. Бигрәк тә балалар бакчаларында сыерчык ояларын элеп куюыбызны яраталар», – дип сөйләде директорның уку эшләре буенча урынбасары Анастасия Богатина.
Укучылар токарь станогында да эшлиләр, анда катлаулырак әйберләр ясарга мөмкин. Алдагы кабинетта балалар агачтан уеп ясау белән шөгыльләнәләр. Монда аларны төрле бизәкләр ясарга өйрәтәләр.
«Бу тынычландырып кына калмый, ә иҗатка мәхәббәт уята. Агач – тере материал, һәм аның белән эшләү дә терапия кебек», – ди Ирина Волынец.
«Безнең мәктәпнең төп үзенчәлеге – түбәтәйләрне энҗе һәм пайеткалар белән чигү»
Без алдагы кабинетка керәбез: бу – сәнгатьле чигү остаханәсе.
«Безнең мәктәпнең төп үзенчәлеге – түбәтәйләрне энҗе һәм пайеткалар белән чигү. Безнең егетләр спорт белән дә шөгыльләнә, алар – «Ак Барс» җанатарлары, шуңа күрә алар команда исеме язылган түбәтәй чиктеләр. Узган ел трибуналарда «Ак Барс» дип язылган түбәтәй киеп утыручы әбине хәтерлисезме? Балалар шуны кабатларга булды», – дип елмая производствода укыту остасы Анастасия Мөхәммәтҗанова.
Балалар үз эшләре белән конкурсларда катнашалар һәм беренче урыннарны алалар. Фетр белән эшлиләр, тасмалар белән чигәләр.
Икенче кабинетта бөтен җирдә хаки төсендәге тукыма җәелгән – малайлар үзләренә форма тегә. Кайберәүләр ярканат ясый, аларны махсус операция зонасына разведка ротасына тапшырачаклар. Мондый бүләк турында мәктәп укучыларыннан хәзер алгы сызыкта булган элеккеге укучыларның берсе сораган.
Без кабинетка кергәндә, Антон исемле малай нәрсәдер кисә иде. Безгә аны «иң яхшы тәрбияләнүче» дип сөйләделәр – аның фотосы мактау тактасында эленеп тора. Малай яхшы тегүче генә түгел, ә укучы да. Күптән түгел ул, яхшы укыганы өчен, Санкт-Петербургка экскурсиягә барып кайткан.
Сүз уңаеннан, мәктәпне тәмамлаучыларның берсе тегү эше белән шулкадәр мавыккан, үскәч, тегүче булып киткән, ательеда эшли.
Тагын бер тәрбияләнүче Андрей – ул укытучыларның зур өмете. Монда аның әле тагын 1 ел торасы бар. Педагоглар бу вакыт эчендә ул иҗади конкурста катнашыр дип өметләнә. Ул инде уку йорты кунаклары өчен тегү буенча мастер-класслар үткәрүдә ярдәм итә икән.
«Әнием үлде, ә мине 1 көнгә генә җибәрәләр»
Ирина Волынец малайларга үзенә сораулар бирергә тәкъдим итте, ләкин малайлар оялып калды, шуннан соң ул һәркемнең аның белән ялгызы гына сөйләшә алуын әйтте. 6 егет кулларын күтәрде. Ул, балалар белән сөйләшү өчен, буш сыйныф бүлмәсе бирүләрен сорады.
Балалар омбудсмены янына беренче булып 11 яшьлек Паша керә. Ул шушы көннәрдә әнисенең вафат булуы турында әйтә.
«Аның эпилепсиясе бар иде, ул шул сәбәпле үлде. Мине 1 көнгә генә җибәрәләр, ләкин бу – бик аз, минем һичьюгы 2 көн өйдә кунасым килә», – дип сөйли малай.
Ирина Волынец мәктәп укучысы белән озак сөйләшә, тынычландырырга тырыша һәм бу хәлне хәл итәргә вәгъдә итә.
Соңрак малайның әнисенең алкогольгә бәйлелек сәбәпле сәламәтлек проблемалары аркасында үлүе ачыклана. Аның өендәге атмосфера шулкадәр начар, хәтта анда булган һәр көн малай өчен куркыныч.
«Мин урлаштым, шуңа күрә монда. Кайберәүләр миннән дә начаррак эшләр эшләгән, аларны җибәрәләр, ә мине – юк»
Класска 11 яшьлек Александр – җирән чәчле, елмаеп торучы малай керә. Ул монда инде 2 ел булуын һәм бу вакыт эчендә аны 1 тапкыр да әти-әнисе янына ял итәргә җибәрмәүләрен әйтә.
«Мин моннан китә алам, ләкин комиссия мине җибәрми. Абый аркасында. Ул тәртипсезләнә, эчә. Ул әнидә теркәлгән, ләкин анда яшәми. Әни энем һәм үзенең сеңлесе белән яши, ул анда юк. Ләкин инспекторлар барыбер моны исәпкә алмый», – дип зарлана махсус мәктәптә укучы малай.
Малайга монда тагын 1 ел да 3 ай калырга туры киләчәк. Аның янына әнисе килеп йөри, кайвакыт аларга урамга чыгарга рөхсәт итәләр, ләкин өйләренә төн кунарга һәм берничә көнгә җибәрергә – юк.
«Мин урлаша идем, шуңа күрә монда эләктем. Кайберәүләр миннән дә начаррак эшләр эшләгәннәр, аларны җибәрәләр, ә мине – юк», – дип зарлана Саша.
Сөйләшү вакытында билгеле булганча, малай кибеттән азык-төлек урлаган, ә аннары аларны тәүлек әйләнәсе эшләүче кибетләргә саткан.
«24 сәгать эшләүче теләсә кайсы кибеткә киләсең, алар алалар», – дип серен ача ул өлкәннәргә.
Волынец моңа карата канәгатьсезлек белдерә, димәк, алар, шулай итеп, балаларны урлашуга этәрә.
«Мин башка шулай эшләргә телмим», – дип елмайды Саша.
Малай махсус мәктәптә укыганда, аны Чечняга лагерьга җибәрүләрен әйтә – ул башка халык белән танышкан, матур табигатьне күргән. Аның монда торуыннан канәгать булуы күренә иде. Сашага аның проблемасын хәл итәргә вәгъдә иттеләр.
Соңрак тәрбиячеләр белән сөйләшкәндә, аның абыйсының наркоман булуы ачыкланды. Ул әнисе белән бергә яши һәм анда чын притон оештырган. Шуңа күрә малай әнисе белән өйдән читтә, 1 көнлек очрашуларда гына күрешә ала.
«Әниемнең күптән эчкәне юк»
Тагын бер малай оялып кына сыйныфка керә. Дениска 13 яшь, аны махсус мәктәпкә 2 елга кибеттән әйбер урлаганы өчен җибәргәннәр. Ул монда үз срогының яртысын уздырган инде.
«Әнием бу айда минем янга килгәч, комиссия миңа моннан чыгарга рөхсәт итмәде, диде. Ул комиссиянең тикшерү белән өйгә килүе һәм аның исерек булуы турында протокол төзүләрен сөйләде. Ләкин чынлыкта алар аның янына килмәгәннәр, бары тик шалтыратканнар. Алар мин моннан чыкканда, суыткычта ризык барлыгын, өйдә тәртип икәнен белергә тиеш иде. Әниемнең барысы да яхшы булган, ләкин, ни өчендер, комиссия мәктәпкә башка мәгълүмат биргән. Әни хәзер бик сирәк эчә. Күптән эчмәде, мин иректә булганда гына», – дип сөйләде Денис.
Тәрбияләнүче, бу мәктәпкә кергәнче, үзенең тәртипсез булуын әйтә. Башта аны балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрәләр, анда ул 1 ай тора, аннары инде – махсус мәктәпкә.
«Казаннан булмаганнар әти-әниләре белән, мәктәп уставы буенча, 3 көн кала ала, әмма әнием минем янга килгәч, безгә 1 төн генә калырга рөхсәт иттеләр. Ярамый, диделәр», – дип зарлана ул.
Денис 1 ел эчендә мәктәптән 3 тапкыр гына чыгуын, ә әнисе белән ешрак калырга теләвен әйтә.
Дима – гаиләдә иң өлкән бала, аның энесе һәм сеңлесе бар, алар өйдә яшиләр. Әти-әнисе күптән аерылышкан, хәзер әнисе башка ир белән яши.
«Алар аерылыштылар, чөнки әти эшләмәде. Хәзер ул эшкә урнашты, акча бирә. Алар әни белән аралашып тора, ләкин бергә яшәмиләр. 4 ел элек аерылыштылар, ә мин бергә яшәвебезне әле хәтерлим», – ди Денис.
«Без дусларым белән шалтыратулар ясый, робот тавышы кабыза идек һәм банк хисапларыннан акча урлый идек»
Ирина Волынецның чираттагы әңгәмәдәше 15 яшьлек Женя була. Малай үзенең абыйсы барлыгын һәм алар икесе дә Алабугада әтиләре белән яшәвен әйтә.
«Минем проблемам бар: әти-әни аерылыштылар, әти Алабугада яши, ә әни – Казанда. Мине Алабугага каникулларга җибәрмиләр. Казанга әни янына җибәрәләр, ә әти янына – юк», – ди ул.
Женяның әтисе улларын алар әле кечкенә булганда алып киткән. Ләкин комиссия аңа өйгә ни өчен кайтырга рөхсәт итмәвен сорагач, дәшми, күзләрен аска төшереп тора. Ә башка сорауларга бик теләп җавап бирә.
«Миңа монда ошый, мин тагын озынайтачакмын. Мин 9нчы сыйныфны да монда бетерергә телим, әле 8нчедә укыйм. Аннары һөнәр алырга телим, әле сайламадым, спорт белән бәйле булуын телим, мәсәлән, тренер булырга», – дип сөйли Женя.
Женя монда инде 2 ел, ул берьюлы 2 җинаять өчен эләккән: талау һәм кеше алдау (мошенниклык).
«Ул вакытта миңа 13 яшь иде. Без дусларым белән шалтыратулар ясый һәм, кешеләр аларга балалар шалтыратуын аңламасын өчен, робот тавышын кабыза идек. Һәм шулай итеп банк хисапларыннан акча урлый идек», – дип сөйли малай.
Яшь «кырыгалдар»ны телефон номеры буенча тапканнар. Ул бу эш белән үзе шөгыльләнгәнен әйтә, аны бу эшкә җәлеп итүчеләрне әйтми.
«Әни эшли, балалар пособиеләре ала, ә комиссия мине аның туган көненә дә җибәрми»
Бөгелмәдән булган Марат та Ирина Волынецтан аны өйгә җибәрүләрен сорый.
«Минем әнием эшли, ул балалар пособиеләре ала, ә комиссия мине аның туган көненә дә җибәрми. Ни өчен икәнен белмим, бәлки, алар әни белән нәрсәдер яшерәләрдер. Ул һәрвакыт минем янга килә, ул эчми, мине кыйнамый», – дип сөйли яшүсмер.
Малайның апасы һәм сеңлесе бар. Әтисе Таҗикстанга киткән, ләкин тиздән кабат Казанга кайтачак.
«Әти күптән түгел апага шалтыратты, аны туган көне белән котлады. Ә без бик аралашмыйбыз. Әнием миңа һәрвакыт «сиңа әти тәрбиясе җитми» дип әйтә. Безнең башка туганнарыбыз бар, без барысы белән дә аралашабыз. Әнинең абыйсы, апасы бар, әмма ул хәзер хастаханәдә ята, аның бавыры һәм ашказаны белән проблемалары бар. Табиблар аның ярты елдан артык яши алмаячагын әйтте. Хәзер әнием аңа ярдәм итәчәк», – диде ул омбудсменга.
Мәктәп хезмәткәрләре әйтүенчә, мондагы барлык укучыларның да диярлек гаиләләре имин түгел. Монда, мәктәптә, балалар җылыда, һәрвакыт тук һәм киенгән. Ләкин шулай да аларның барысы да һичьюгы каникулларга өйләренә кайтырга тели.
Кемнеңдер туганнары күптән түгел генә колониядән чыккан, кайсылары, инспекция килгәндә, өйдә исерек булган
Директор урынбасары аңлатканча, балаларны өйләренә сәбәпсез генә җибәрми калмыйлар – һәр очракта да комиссия карары төрле сәбәпләргә бәйле чыгарыла. Кемнеңдер туганнары колониядән күптән түгел генә чыккан һәм асоциаль тормыш рәвеше алып бара, кайсылары, инспекция килгәндә, өйдә исерек булган.
Сашаның, мәсәлән, өлкән абыйсы – наркоман, өйдә ул бордель оештырган, даими рәвештә тәртип боза. Мондый шартларда баланы җибәрә алмыйлар. Ләкин моны балага ничек аңлатырга?
Женя янына Алабугадан әтисе еш килә, алар шәһәр буйлап йөриләр. Ләкин бу – комиссия рөхсәт итә алган максималь нәрсә: өйләре бала калырлык түгел.
Ә Маратның әнисе эчә, ул улына эчмәвен, комиссиянең аны алдавын әйтә, әмма, чынлыкта, алкогольгә бәйлелек проблемасын җиңә алмый.
«Күпчелек малайларның соравы бер үк – алар өйләренә ешрак кайтырга, гаиләләре белән күбрәк вакыт үткәрергә тели. Монда проблема шунда, күпчелек гаиләләрдәге мохит шулкадәр начар, аларда 1 генә көн булу да балалар өчен куркыныч булырга мөмкин», – ди Ирина Волынец.
Мондый очракларда карар кабул итү бик авыр: балаларның өйгә кайтырга теләве аңлашыла, әмма мәктәптә аларның киләчәкләре өчен мөмкинлекләр күпкә артыграк.
«Бу мәктәптә алар өчен бик яхшы шартлар булдырылган. Бу – балалар лагерына охшаган, балалар монда һөнәр ала, яңа нәрсәгә өйрәнә ала. Малайлар тиреләр белән эшләүче, тегүче булырга өйрәнәләр. Яки балта остасы булу, ниндидер кул сәнгатенә өйрәнү бар, мәсәлән, без күргәнчә, алар агачтан уеп ясарга өйрәнәләр. Бу – бик яхшы. Балалар монда имин шартларда, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен. Сыйныфларда укучылар аз – асылда шәхси мәктәптәге кебек индивидуаль уку. Алар белән психологлар шөгыльләнә, стоматология кабинеты, матур ашханә бар. Ләкин әти-әнисе нинди генә булмасын, бала барыбер өйгә тартыла. Балалар теләсә нинди гаделсезлекне кискен кабул итә, бигрәк тә дустын өенә җибәргәндә, ә аны җибәрмәгәндә, һәм ул моны авыр кабул итә. Иң куркынычы – бала үзен гаепли башлый: ул тырыша, укый, ә аны барыбер җибәрмиләр. Ә чынлыкта сәбәп – гаиләнең имин булмавы», – дип аңлата балалар омбудсмены.
«Аеклык ноктасы» республика проекты ярдәмендә 700гә якын бала ятим калмады»
Төрле ведомстволарның бурычы – баланың, суд билгеләгән срок тәмамлангач, элеккеге яшәү рәвешенә кайтмавы. Кызганыч, еш кына бала аны җинаять кылырга этәргән шартларга кире кайта, һәм ул аны яңадан эшли.
«Бу балаларның гаиләләре белән эш алып барыла, әмма могҗизалар һәрвакытта да булмый. Әгәр ата-аналар хроник авыру алкоголиклар яки наркоманнар икән, беркем дә аларның ихтыярына каршы, көч кулланып, аларны дәвалый алмый. Безнең илдә мәҗбүри дәвалау юк. Ләкин безнең республикада «Аеклык ноктасы» проекты бар. Аның эшчәнлеге барышында 700гә якын бала ятим калмады. Бу – зур нәтиҗә, аның артында ведомствоара хезмәтләрнең зур эше тора», – дип уртаклашты балалар омбудсмены.
Башка ысуллар ярдәм итмәгән авыр очракларда, ата-аналар балаларга хокукларыннан мәхрүм ителә, ләкин бу – иң соңгы чара.
«Бу очракта, махсус мәктәптә уку вакыты тәмамланган бала балалар йортына китә яки туганнары опека рәсмиләштерә», – ди Ирина Волынец.
«Социаль куркыныч хәлдә калган гаиләне исәпкә алалар, аны реабилитацияләү планы төзелә, гаиләне кризис хәленнән чыгару өчен, адымнар белән инструкция языла», – дип аңлата Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
«Минем уйлавымча, судларның кайбер очракларда баланы махсус мәктәпкә җибәрү турында карар кабул итмәве дөрес түгел, чөнки монда аларга чыннан да ничек яшәргә мөмкин булуны күрергә мөмкинлек бирәләр. Вакытында монда эләкмәгәннәр, кызганыч, балигъ булмаганнар өчен колониягә эләгә. Шул чакта аның биографиясендә гомер буе кара тап кала. Шул ук урлаулар, мәсәлән, олырак яшьтә, күпкә күңелсез нәтиҗәләргә китерә», – ди Ирина Волынец.
Балалар омбудсмены аңлатуынча, махсус мәктәпләрдән куркырга кирәкми. Бала моннан хөкем ителмичә, әмма яңадан тәрбияләнгән һәм алган күнекмәләр, хәтта һөнәр белән чыгачак. Шуңа күрә Ирина Волынец, судьяларга мөрәҗәгать итеп, җинаять кылган балаларны бирегә ешрак җибәрергә тәкъдим итә.
«Бу мәктәптәге балалар иртә олыгайган, аларның күз карашлары башкача. Берничә тәрбияләнүче монда суд билгеләгән сроктан озаграк калырга теләүләрен әйтте, мәсәлән, укуларын тәмамлау өчен. Әгәр дә бала үз теләге белән шундый карар кабул итә икән, бу – бик сөендерә. Бу – балаларга монда ошавын күрсәтә. Һәм алар беркайчан да җинаять эшләмәскә ниятләп чыгалар», – ди Ирина Волынец.
Балалар омбудсмены малайларга теләсә кайсы вакытта аңа мөрәҗәгать итә алуларын әйтте һәм телефон номерын калдырды. Волынец, алар өйгә кайткач та, алар белән элемтәдә калырга вәгъдә итте. Ул билгеләп үткәнчә, балалар теләсә кайсы тормыш шартларында аңа мөрәҗәгать итә ала.