news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер Башкортстанда яшәүчене кыйнап үтерүдә шикләнелә

news_top

Салават шәһәреннән 17 яшьлек егет 38 яшьлек ир-атны кыйнап үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. «Башинформ»га Россия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шикләнелүче РФ Җинаять Кодексының 111 нче маддәсенең 4 нче өлеше («Саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү») буенча карала.

Тикшерү версиясе буенча, 22 март төнендә Салаватның күңел ачу йортларының берсендә бәхәс чыга, ул күмәк сугышка әйләнә. Фигурант 38 яшьлек оппонентының башына берничә тапкыр куллары белән суккан. Тегесе башы белән асфальтка бәрелгән һәм, аңына килмичә, хастаханәдә үлгән.

Яшүсмерне тоткарлаганнар. Хәзер аңа чик кую чарасын сак астына алу рәвешендә сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерүчеләр конфликтта катнашучыларның барысыннан да сорау ала. Сорау алу нәтиҗәләре буенча аларның гамәлләренә шулай ук юридик бәя бирәчәкләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 март 2025
    Исемсез
    Башкортстанга барырга куркып торабыз. Бигрәк тәртип бетте анда.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар