Уңга карыйм мин, сулга карыйм… Тирә-ягымда – гомер юлын бергә үткән замандашларым, яшьтәшләрем. Күбесе белән бер чамарак тарттык, ахрысы, язмыш арбасын. Укыдык, эшкә алындык, гаилә кордык, балалар үстердек. Юкны бар иттек, тешне кысып, кешедән ким яшәмәскә тырыштык. Төрле чаклар булгандыр тормыш булгач, шатлыклары да, кайгылары да, дигәндәй. Гомернең күбрәк өлеше эш белән үтте. Тапканны тир түгеп, җигелеп эшләп таптык. Кеше малына кызмадык, хәрәм ашамадык, күктән яумады мал-мөлкәт, һәр тиен исәптә булды, дисәм дә – дөреслеккә якын булыр.
Бар иде, әлбәттә, арада кендектән югарырак сикергәннәр дә. Фарт килде үзләренә, байлыкка тиенделәр, үтә күрәли карадылар безнең ишеләргә. Кайдан килгәндер аларга бу акчалар, әлеге минутта гөнаһысына кереп тикшерергә, кемнедер гаепләргә җыенмыйм, һәр бәндә үзе җавап бирә тапканына, капканына.
Булды тормыш төбенә тәгәрәгәннәр дә. Бөтенләй кешелектән чыгып, ник туганына үкенеп, бу дөньяны каргап көн күргәннәр дә. Монысының да сәбәпләре күптөрле, кемнедер хурларга, кемнедер зурларга мин хөкемдар түгел.
Әмма бер яшьтәшемнең язмышы һаман да еш-еш искә төшеп, чат ябышып, уйларымны чыбалта, күңелдә кырык төрле хисләр уята...
Исеме аның Фуат иде. Таза гәүдәле, йөзгә-башка чибәр, тоткан җиреннән сындыра торган егет иде ул.
Бала чагын мин аның артык исләмим. Авыл зур безнең, бер очыннан икенче очына чыкканчы аяклар тала. Фуат югары урамда яшәде, безнең өй түбән урамда урнашкан иде. Мәктәпкә кергәнче күргәнем дә булмагандыр әле үзен. Мәктәптә икебез ике класста укыдык, ул «а» да, мин – «в»да, дүрт 1нче класс җыелган иде 72нче елда.
Гаиләләр ишле, һәрберсендә бишәр-алтышар бала тәгәрәп йөри идәндә. Ул әти-әниләргә һушлар китәрлек. Ничек җиткергәнннәрдер кием-салымын, ашар ризыгын, дигәндәй. Хәер, без артык менчел булып үсмәдек: нәрсә бирсәләр – шуны кабып йоттык, киемне дә «яңа-иске», «ямалган» дип назланмадык. Өсне каплыймы – шул җиткән, теләсә нәрсә әйтмиләрме анда башкалар.
Мәктәп елларында Фуат белән исәнләшеп-күрешеп йөрдек, анысы, бергә туп типтек, ярышларда катнаштык, клубта очрашып кинолар карадык. Бер тапкыр, төркем-төркем булып ике урамның малайлары аңлашканда, кара-каршы килеп тәпәләшеп тә алган булды. Мин аңа каршы тора алмадым, билгеле. Бер башка озынрак, киң күкрәкле Фуат җилтерәтеп кенә карда аунатканын хәтерлим. Ярый әле безнең яктан берсе ярдәмгә килеп, мине читкәрәк тартып алды. Шулай да бердәнбер сөенечем булган куян мамыгыннан бәйләнгән перчаткаларым кызыл канга манып алгандай булганнар иде. Соңыннан аны әни мәрхүмә кат-кат юып карады, ипкә килмәде укмашкан куян мамыгы.
Армиядән бер тирәдә кайту Фуат белән безнең араларны якынайтып җибәрде. Мин, помкомвзвода буларак, офицерлар белән яхшы мөнәсәбәттә идем. Шуңа да иң беренчеләрдән булып ычкындым гарык булган элемтә батальоныннан. Ә Фуат госпитальга эләккән булган икән, дәваланганнан соң, алдарак кайтырга әмер булган.
Язның иң матур көннәре иде ул чакта. Сиреньнәр чәчәккә күмелгән, бар җирдә яшеллек, озын аяклы кызлар артык әйберләрен салып атканнар, үтә күренмәле күк йөзе, үрелеп алырлык эре йолдызлар. Көндезләрен ниләр кырганбыздыр, анысы истә калмаган, ә менә кичләрен, кояш баткач, клуб янында көн дә очраша идек Фуат белән. Хәлдән килгәндә, дежур кибеттән бер кызылны алып, клуб артындагы пожарка стенасы буена чүмәшәбез дә, тәмәке төтененә кайнап, армиядә булган хәлләр хакында гәп куертабыз. Һәркем үз башыннан үткәннәре белән уртаклаша, аларда ничек тә, бездә ни рәвешле. Утыра-утыра, бәхәсләшеп тә алгалый идек әле.
Клуб буенда йөргән ыбыр-чыбыр безне кызыксындырмый, аларга өстәнрәк карыйбыз, кыз-кыркыннарга да артык игътибарыбыз юк. Тегеләрне читтәнрәк күзәтәбез әлегә, үз кадеребезне белеп кенә. Шуннан урам киләпләргә чыгып китәбез. Әйтәм бит, авыл зур безнең, олы урамның бер очыннан икенче очына чыкканчы нәкъ төн уртасы җитә.
Шулай атна-ун көнләп тагылышып йөрдек ике «служак», харап якынаеп киттек бер-беребезгә. Шуннан, хезмәтләрен төгәлләп, башкалар да кайта башладылар. Ул елны ике дистәләп егет армиядән кайттылар ахрысы. Безнең аралар ерагая төште. Ник дигәндә, элекке дуслар, күршеләр, туганнар, классташлар белән күрештек, алар алгы урынга чыктылар. Алай да очрашканда-күрешкәндә дуслык хисләре сакланды.
Озакламый, Фуат чыбык очы булган туганнарын юллап, ерак Якутиягә бәхет эзләп чыгып китте. Мин дә, «колхозда җилкә чиләндергәнче, көн ярымга – тиен ярымга йөргәнче, шәһәр кешесе булам» дигән уй белән, Златоуст шәһәренә барып, төзелешкә эшкә урнаштым. Тулай торакта урын табылды, акчасын вакытында түлиләр иде, тирә-якта – үземнең тиңдәш кызлар-егетләр. Тагын ни кирәк яшь егеткә?
Брежнев заманында эшләгән кешегә хөрмәт сакланган иде әле. Авылда малай чактан җигелеп өйрәнгән кеше буларак, мин көч-куәтемне чикләп-чамалап тормый эшкә бирелдем. Бригадирның бер мактау сүзе өчен таулар күчерергә риза идем. Акыллыраклар мине сантыйга санадылар, мыек астыннан көлеп кенә карадылар үземә. Беркатлы адәм, мин аңлый алмый идем аларның кичерешләрен. Ничек инде көчең ташып барганда, тегендә-монда сугылып, аулак урынга качып, юкны бушка аударып, хәйләшеп йөрергә була? Мин, мәсәлән, үзем ләззәт ала идем көнозын эшләгән эшемнән, шуннан тәм таба идем.
Ни гаҗәп, өстәгеләр, тора-бара, мине игътибарга лаек дип таптылар. Җыелышларда безнең нәселнең фамилиясе яңгырый башлады. Мине, алдынгы ташчы буларак, шәһәр оешмалары арасындагы ярышларга тәгаенләделәр. Җиңү яулагач, республика масштабында ярышларга катнашырга туры килгәләде. Шулай итеп, уйламаган-көтмәгән җирдән, мин бер башка үсеп киттем. Профсоюзда – мин, комсомол пленумында – мин, дружинник – мин. Кыскасы, кайда бушлайга йөрергә – барысына мин сайландым. Бер җыелышта оешмабызның партком секретаре үземне бер читкәрәк чакырып алып:
– Синең кандидатураны партия әгъзасы булырга лаек дип таптык без, иптәшләр белән киңәшләшкәннән соң, – дип һушны алды. Ул вакытта әле коммунистларның дәрәҗәсе зур. Бар җирдә ат башы зурлык хәрефләр белән язылган лозунглар миеңне кайнатып чыгаралар: «Партия – ум, честь и совесть нашей эпохи... Партия – наш рулевой...» Миңа шундый абруйлы кешеләр арасында яшәргә язганмы икәнни?
– Әмма дә ләкин өйләнергә кирәк сиңа, иптәш Локманов. Алдынгы эшчесең, сүз тидерерлек түгел, ә менә гаилә хәлең «шаткий». Буйдак йөрү – несерьезно. Давай, син бу мәсьәләне якын арада хәл ит тә минем янга керерсең. Шул чакта бу сөйләшүне дәвам итәрбез, – дип, үзенең төпле киңәшләрен биреп китеп барды җитәкчебез.
Әйтергә кирәк, бик вакытлы киңәш булды ул. Эш белән мавыгып, баштанаяк җәмәгать эшләренә чумып, мин тормышымның ул ягын күз уңыннан ычкындырган идем диярлек. Әлбәттә, эш урынында сөйкемле генә кызлар да бар иде безнең: штукатурлар, малярлар. Үзара шаярып-көлеп алган чаклар да була. Шулай ук тулай торакның беренче катында якшәмбе саен танцылар оештырыла. Мин дә төшәм иптәшләр белән. Биергә бик осталыгым юк үземнең, күбрәк вакытны стенага сөялеп, әйләнгән парларны күзләп торам, я булмаса, ишегалдына чыгып, тәмәке төтәтәм. Шунда әйләнгән нәзберек затларның кайсысы беләндер 1-2 авыз сүз сөйләшкән чаклар да була. Ну бит әле ныклап уйлап карасаң, шул җитәме каны кайнаган яшь егеткә? Бөтенләй икенче төрле булырга тиештер бит бу вакытта гүзәл затлар белән аралашулар. Әнә төшләргә әллә нәрсәләр кереп, ярсыталар бар вөҗүдне. Ә минем кирпечтән башка нәрсә сыйпап караганым да юк...
Үзем хакында озаккарак китте шикелле. Сүз Фуат хакында иде бит әле. Ачыклык кертергә ике генә сүз өстим дә. Өйләндем мин, әйтергә кирәк, шактый уңышлы өйләндем, әлегә кадәр бергәләп тартабыз тормыш арбасын. И шәһәрдә урнашып калдым. Авылга бары кунакка кайткалап йөргәләдем.
Бер кайтканда, тагын Фуат белән очраштык. Танырлык түгел егетне! Кып итеп киенеп куйган, йодрык зурлык төенле галстуклар тагып җибәргән. Буй-сын килешле иде аның, әйткәнемчә. Сөйләшә-сораша шуны белдем: Якутиядән шактый акча белән кайткан бу. Ул чакта Ельцинның илне тырым-тыракай тараткан чагы. Ни телисең – шуны эшлә, законнар кәгазьдә генә, барлык киртәләр җимерелеп төшкән.
– «КамАЗ» сатып алдым, – ди бу. – Сверлауга агач, такта, бура ташыйм. Авылда төпләнергә уйлыйм, чит җирләрдә чиләнеп туйдым. Акчаны хәзер монда да эшләргә була.
Мин дустым өчен шатландым гына. Хәленнән килгәч, әйдә, эшмәкәрлеккә алынсын. Хәзер әнә бар ил сәүдә өлкәсендә. Сулар һаваны гына сатмыйлар әлегә.
Безгә, шәһәр кешеләренә, кара көннәр килгән иде. Эш хакын вакытында түләмиләр, заводлар ябыла, кайда барып сугылырга белгән хәл юк. Безне, мәсәлән, авыл коткарды. Хатыным ягыннан да, үз авылымнан да капчыклап-капчыклап ризык ташыдык. Бәрәңгесен-кишерен, итен-кошын, сөтен-маен, дигәндәй. Шулай җан асрадык. Күпләр фатирларын очсыз гына бәягә сатып, кире авылларына кайттылар. Авылда да тормыш шәптән түгел иде. Колхозлар-совхозлар таралган, түрәләр байый, гади колхозчы көрчеккә терәлә.
Безнең яклар урманга бай булганлыктан, халык шуны кәсеп итте. 2-3 ир берләшеп мунча, өй буралары җиткерә, ипи-тозлык акча кертә. Тәфсилләп сөйләвемнең сәбәбе бар. Чөнки терәлеп торган күршем Фуатка кагылышлы яңалыклары белән бүлеште бер кайтканда. Ул да, юлын табып, мунча бурасы бураган булган икән. Бурап кую – бер эш. Аңа хуҗа табып сатасы була бит әле. Кулында техникасы булмаган кеше ни эшләсен? Ә минем Фуат дустым шундый гаҗиз калганнарга ярдәм итәргә алынган икән. Күпмедер хакка килешеп, машинасына төяп, шәһәргә алып китә. Саткач, хакын кайтарып бирә. Бура хуҗасы да канәгать, Фуатка да саллы гына акча керә.
Әмма минем күршегә берничә ай акча кайтарып бирми тоткарлый икән. Тәмам төшенкелеккә бирелгән абзый, очты җилгә хезмәтләрем, дип, кара кайгыга калган.
Икенче кайтканда, өйдәгеләр Фуатның «фалламаларын» ачтылар. Авылда шактый кешеләрне шулай алдап йөртә икән. Күрше авылларда да бушлайга төяп җибәрүчеләр дистәләгән, имеш. Менә шундый кырын эшләре ачылды минем дустымның. Ә карап торуга ипле генә егет иде...
Яши-яши, мин бер хакыйкатькә төшендем: бу дөньяда барысы өчен түләргә кирәк! Акча беләнме, тазалык беләнме, күңел тынычлыгы беләнме, бәхетең беләнме – соңгы тиененә кадәр каерып алачаклар бурычларыңны. Фуат вакыйгасы да шуңа мисалдыр, дип уйлыйм мин.
Дустым кайсыдыр авылдан кичкә таба агач төяп чыккан да тайгак юлда машинасы белән әйләнгән!.. Сынмаган сөяге калмаган, имеш, күп кан югалткан, дигән хәбәрләр килеп ишетелде.
Бик озак тернәкләнде Фуат. Ярты еллап кына больница койкасында аунады. Аннан шәүләсен генә кайтардылар, дисәң дә була. Мин, җай чыгу белән, дустымның хәлен белешергә бардым. Коры сөяккә калган, йөзе кәгазьдәй агарган Фуат, еш-еш тын алып, урын өстендә ятып тора. Өйгә әллә нинди дару исләре таралган. Буйга да үсмерләр төсле генә калган иде ул.
– Умыртка сөягенә зыян килгән, диләр. Аякка басып булырмы-юкмы, – диде ул, зәгыйфь кенә тавыш белән. Нуры качкан йөзенә туры карау да җайсыз иде аның.
Мин, тавышыма булдыра алган кадәр ышаныч яңгыратырга тырышып:
– Җир җимертеп йөрерсең әле. Организм яшь, вакыт синең файдага эшли, давай, өметеңне өзмә, – дигән булдым. Шул тирәдә уралган хатынының да йөзе сулган иде. Мондый кайгыны дусыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен ...
Икенчеләй кайтканда, мин өйдә аның хакында сүз кузгаттым.
– Шайтан туе анда, – диде күрешергә кергән абый, – Фуат урын өстендә, хатыны авыл киләпли. Эчәргә өйрәнеп алды, ир-атларга да ябышырга тора. Фуатның үткәннәрен кабатлый. Шәпле чагында Фуат та бит кешегә санамады хатынын, авыл саен сөяркәсе булды, аракы күлендә колач салып йөзде. Хәзер менә замирын күрә.
Боларны ишеткәч, мин, дустымның йөрәген яралап, барып йөрмәскә булдым.
Эш белән, дөнья мәшәкатьләре белән 2 еллап вакыт узды. «Фуат аягына баскан икән!» – дигән хәбәр килеп юлыкты. Мин, озакка сузмыйча гына, аның хәлен белергә юнәлдем. Җәйге челләдә кат-кат киенгән, тәмам картлар чырайлары кергән Фуат капка төбендә утырып тора иде. Күчтәнәчләремне кулына тоттыргач, елмайгандай итте, үзе янындагы урынга ишарәләде.
– Тәки аякландым бит, служак. Их, белмисең генә син үз аякларың белән атлап китүләрнең нинди зур бәхет икәнен. Тормыш шундый матур бит ул, шундый матур. Яшисе килә. Тик хәл генә юк...
Без озак кына сөйләшеп утырдык. Кайтканда, гел Фуат күз алдымда булды. Аягына баскан булса да бетеренгән иде ул. «Озакка бармас бу», – дигән нәтиҗәгә килдем мин.
Еш аралашып тормагач, аралар суына бит ул. Миңа эштә җигелергә кирәк, гаилә ыгы-зыгысы, ә ул капка төбеннән ары китә алмый – ни уртаклыгыбыз бар? Шулай да Фуат турында ни дә булса ишетелгәләп торды, бер авыл кешеләребез ич. Күпмедер вакыт үткәч, дустымның хәтти генә ныгып китүе хакында, умартачылык белән шөгыльләнергә матавыкланганы хакында хәбәр иттеләр. Бу яңалык мине шатландырды. Кара син аны, мин аны кабергә кертергә юрап беткән идем, ә ул бирешми икән әле. Барысы да Ходай кулында шул: шап-шактый йөргән кеше уйламаганда-нитмәгәндә гүр иясе булып куя, бөтенләй өмет өзгәннәр аякка баса. Үзенә җитәрлек, дәва-шифа булырлык бал суыртса да – файда ...
Бөтенләй аптырашта калдырдылар мине якыннарым бер кайтканда: Фуат дустымның 100 баштан артык умартасы бар икән! Хатыны да ипкә килгән, улы кул арасына кергән, флягы-флягы балны Себергә кадәр озаталар, имеш. Хәйран калдым мин бу яңалыктан. Күрешергә барырга җыенган җирдән кире бордылар: санаторийга сәламәтлеген ныгытырга киткән, диделәр.
Шул килеш, ничектер, җай чыкмады аралашырга. Үткән көз генә көтелмәгән очрашу булып алды. Мин әлеге дә баягы тизгә генә кайтып килә идем. Күрше авылдагы кибеткә сугылып, күчтәнәчләр алырга булдым. Шәһәрдән буш кул белән чыгып киткән идем. Карасам – прилавка янында таныш йөз! Элеккечә суырылган йөз, юка гәүдә, көл сипкән төсле күзләр, әмма үз аякларында. Без кочак җәеп күрештек, бер-беребезнең аркаларын каккаладык. Фуатның кайтып барышы икән, менә, озакламый, автобус килергә тиеш...
Мин, әлбәттә, дустымны үз машинама әйдәдем. Бер рәхәтләнеп сөйләштек, яшьлекне искә төшереп алдык.
– Минем хакта төрлесен ишеткәнсеңдер инде. Күп кешеләрне рәнҗеттем мин. Әллә аварияга очравым да шуннан булгандыр. Бераз тернәкләнгәч, әнә шул бурычларым турында уйлар җанымны талады. Умартага алынуым да шуннан булды. Бал бит ул бәясен югалтмый. Күпләп карый башлагач, тиенен дә читкә җибәрми, кешеләргә бурычларымны түли башладым. Рәхмәт хатынга, малайга, каршы сүз әйтмәделәр, киресенчә, хупладылар гына. Менә бүген соңгы кешегә бурычымны түләп кайтып киләм. Шундый җиңеллек күңелдә, малай. Тәки бар бурычларымның очына чыктым, йөзем якты кешеләр алдында … – дип, шатлыгын уртаклашты дустым. Мин аны капка төбенә кадәр илтеп куйдым. Чәй эчәргә өндәгән иде дә, башка вакытта, дип, китәргә ашыктым.
Башка очрашу булмады. Ай үттеме икән, дустымның үлгәне турында хәбәр килде. Аның фәһемле язмышы миндә һәрвакыт каршылыклы фикерләр уята. Әмма бер гамәле аның бәхәссез: адәм баласы бар бурычларын түләп китәргә тиеш фанилыктан. Якыннарына, балаларына, иленә, туган җиренә, рәнҗеткәннәренә, сөйгәннәренә. Миңа да бу җирдән исәп-хисапларымны өзеп, эшләр эшләремне эшләп, бурычларымны түләп китәргә язсын иде ...