Яссы табанлы егетләрне ни өчен армиягә алмыйлар?
Йөргән чакта аяк табанында нерв күзәнәкләре активлаша һәм баш миенә сигнал бирә.
Карап торышка кешедә яссы табанлы булуның бер куркыныч да юк кебек. Тик бу авыру аның тормыш сыйфатына йогынты ясый. Яссы табанлы егетләрне бөтен дөньяда армиягә дә алмыйлар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Табан астының бөгелгән урыны амортизатор булып хезмәт итә. Озак вакыт вертикаль йөкләнеш кичергән очракта бу урын аеруча зур әһәмияткә ия. Йөргән чакта аяк табанында бик күп булган нерв күзәнәкләре активлаша, алар баш миенә сигнал бирә, баш мие кирәкле мускулларны эшләтә яки туктата. Шул сәбәпле кеше тигезләнеш торышын саклый.
Әгәр аяк табанының бөгелгән урыны тиешле торышта булмаса, яссы табанлылык була. Кеше озак йөргәндә авырлык сизә, вакыт узу белән аяк табаны деформацияләнә. Шуннан соң умырткалыкка тез һәм таз буыннарына зыян килә.
Яссы табанлылыкның берничә стадиясе була. Җитди деформация булса, кеше җәяүләп озак йөри дә алмый. Ә армиядә хезмәт итү өчен нәкъ менә йөрү таләп ителә, диелә хәбәрдә.