news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ясмык белән томалап пешерелгән яшелчәләр рецепты

Казанда яшәүче Алсу Бурееваның дөрес туклану көндәлегеннән ясмык белән яшелчәләр пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Ясмык белән томалап пешерелгән яшелчәләр рецепты
Ботка өчен: 1 стакан ясмык (чечевица), 2 стакан су, тоз.

Кайнап торган суга ярманы салырга, сүрән утта 30 минут пешерергә. Тозны пешеп чыгар алдыннан гына салырга.

Аерым савытка 2 аш кашыгы үсемлек мае, ташкабак, чәчәкле кәбестә, суган, кишер, помидор турап салырга һәм томалап пешерергә, тәменчә тоз салырга. Шулай ук башка үзегез яраткан яшелчәләрне дә өсти аласыз.

Табынга ботка янына томалап пешерелгән яшелчәләрне салып бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар