1.«Бәхет йөри бездән ерак», диләр,
Ә синең соң, синең күзләр?!
Каян килгән юкса бөек серләр,
Синең күзләр, синең күзләр.
Кушымта:
Кирәк түгел асылташлар,
Иң зур бизәк — синең күзләр.
Кирәк түгел хәзинәләр,
Иң зур байлык — синең күзләр.
2.«Бу дөньяда могҗиза юк», диләр,
Ә синең соң, синең күзләр?!
Каян килгән юкса бөек серләр,
Синең күзләр, синең күзләр.
3.Сөйсәң генә мине, сөйсәң генә,
Могҗизалар җирне бизәр,
Рәсемемне йөртсен синең күзләр
Бөек серләр, синең күзләр.