Шәмсиев туган якларына кайтып урарга булды. Ни юлы төшмәде, ни форсат чыкмады, ни теләге булмады моңа кадәр шул бәләкәй генә провинциаль шәһәргә барып чыгарга. Гомеренең күбрәк өлешен Шәмсиев Казан шәһәрендә үткәрде, 10ны тәмамлауга башкалага юл тоткан иде ул. Бәйләп торган туганлык җепләре күптән өзелгән, көтеп торган дус-ишләр юк, эше буенча да бу яклар гел читтә кала килде. Җәйнең иң матур көннәрен ул чит илләрдә үткәрергә гадәтләнгән.
Ә бу юлы зур авылга тиң, тузанга баткан, гафләт йокысыннан айный алмаган шәһәрчектә ямансуларга туры киләчәк аңа. Чыбык очы туган апасының фатихасын алып каласы килде. Соңгы араларда, шалтыраткан саен, күз яшьләренә төелеп, аны кайтып китәргә өнди иде якын кешесе. «Күңелем сизә, бу елдан да калмам, кайтып кит, Рөстәм улым, җир астыннан юллар юк. Үкенерсең – мин булмам», – дип бәгыренә тиде һәм үз теләгенә иреште, ниһаять.
100 чакрым арада урнашкан туган шәһәренә машина кумаска булды. Ерак юлларга руль артына утырып бармый иде ул. Ничәмә ничә машиналар алыштырса да, техника белән артык дуслаша алмады. Ә шофер алып, кеше бимазалап, апасына өстәмә мәшәкатьләр тудырырга теләмәде. Сәгать саен автобус йөреп тора, чык та утыр. Хатыны тутырган юл сумкасын йөкләде дә автовокзалга юнәлде.
Апасы ул үзен белә башлаганнан бирле гел янында булды. Әнисе Нинель белән Клара апасы шәһәр үзәгеннән читтә урнашкан, тирәк аллеялары күләгәсендә ышыкланып утырган борынгы өйдә бергә гомер иткәннәр. Өй 19нчы гасырда ук салынган булган, ниндидер сәүдәгәр, я дәүләт хезмәткәренең милке булгандыр, күрәсең. Революциядән соң дәү әтисенә бу фатирны эш урыныннан бүлгәннәр. Партиягә бирелгән данлыклы коммунист булган дәү әтисе. Кызларының исемнәрендә дә бу чагылып калган. Әнисенең исеме, кире яктан укысаң, юлбашчының исеме икәне ачыклана, Ә Клара дигәне – Клара Цеткин хөрмәтенә, имеш.
Нәсел тарихы турында Рөстәмгә нидер сөйләгәннәре булмады. Хәтта үз әтисенең кем икәнен дә белә алмады ул. Баштарак аны «әтиең – Котыптагы станция башлыгы, бераздан кайтырга тиеш» дип ышандырдылар. Әле һаман да, әнисе белән бергәләп, ерак бозлар утравына озын-озын хатлар язганын хәтерли Рөстәм. Акыл керә башлагач, күпме сораштырмасын, әнисе төпле җавап бирмәде.
– Без аның белән уртак тел тапмадык. Хәзер кайдадыр, анысын белмим. Сиңа аның белән аралашуның кирәге юктыр дип саныйм, – дип арага киртә куйды. Апалы-сеңелле икесе дә шәһәр китапханәсендә эшләделәр алар. Икесе дә бердәнбер малайны иркәләп-сөеп үстерделәр. Рөстәмгә 13 яшь тулганда, әнисе үпкәсенә салкын тидереп үлеп китте.
Мәктәпне укып чыкканчы аны апасы үз баласы урынына карады. Бәхет эзләп чыгып киткәннән соң да әле берничә тапкыр кайтканы булды аның. Әмма 2-3 көннән артык тормый иде. Гел апасын үзе янында яшәргә башкалага чакырды ул. Апасы берничә ел элек килеп тә йөрде. Иске өен сагынуга түзә алмый, тагын туган шәһәренә кайтып китте.
Әлбәттә, Рөстәм гел ярдәм итеп торды апасына, ай саен акчалар салды, бәйрәмнәргә бүләкләр җибәрде. Икесе дә шундый аралашуларга риза булып яшәп яталар иде әлеге көнгә кадәр. Әллә юкка гына борчылмыйдыр, сизәдер олы кешенең күңеле ...
Үзгәргән иде шәһәр. Кайчандыр алабута, кычыткан каплаган бушлыкларда катлы-катлы коттеджлар үсеп чыканнар, адым саен – кибетләр, күңел ачу нокталары, «капитализм» дигәннәре монда да килеп җиткән, имеш. Ә шулай да, игътибарлап карасаң, шул ук авыл сакланып калган, тышкы кыяфәте генә бераз ялтыраган...
Клара апасы Рөстәмне күргәч, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Очып-кунып өстәл әзерләде, табынга бар сыйларын тезде. Үзе һич туктамый яңалыклар сөйләде, күрше-тирәне искә алды, танышларны барлап чыкты. Рөстәм алып кайткан күчтәнәчләргә бик тә күңеле булды:
– Их, бу көннәрне әниең күргән булса икән, – дип кат-кат кабатлады.
Кара-каршы утырып икәүләп чәй эчтеләр. Рөстәм, алдан ук кисәтергә теләп:
– Ике-өч көнгә генә кайттым, – дип хәбәр итте.
Апасының йөзләре караңгыланып китте хәтта.
– Анысы нинди сүз инде? Туган җирең ич. Әниеңнең каберен барып күрербез берәр көн. Танышлар белән күрешерсең. Шулай сагынмадыңмыни балачагыңны? – дип әрнеде.
– Эш күп, эш күп, чак ычкынып чыгып китә алдым, – дип акланган булды Рөстәм.
Күк йөзенә шәфәкъ кызыллыгы таралгач, алар, парлашып, капка төбендәге урындыкка чыгып утырдылар. Көн эссесе басылган иде инде. Тешләре коелган, җәядәй бөгелгән ике әби кәҗәләр көтүен әйдәп кайталар иде. Малай-шалай җыелышып һау-һаулашып туп тибәләр, бантик таккан кызлар скакалка сикерәләр. Шулай якын, гадәти иде бу күренешләр. Өч дистә ел элек тә шул ук тирәкләр җилфердиләр иде җилдә. Рөстәм дә үз тиңнәре белән хәрәмләшә-хәрәмләшә туп тибә иде.
– Кайчакларда Азалия да үтеп киткәли безнең кырдан, – дип яңалык хәбәр итте Клара апасы. Бу исем Рөстәмнең күңел төпкеленә яшеренгән кылларга барып кагылды. Азалия?! Бу исем аңа иң матур моңнардан матуррак иде кайчандыр. Йөзәр-меңәр тапкыр дога урынына кабатлый иде үсмер бу исемне, йоклый алмый урын өстендә боргаланганда. Ах, ул беренче мәхәббәт! Кемнәрнең генә акылын алмаган, сагышларга салмаган...
– Шәһәрдәмени Азалия? Кайдадыр Прибалтика якларында яши гаиләсе белән, диләр иде түгелме? Отпускыга-фәлән кайткандыр, гаиләсе беләнме? – дип сорау артыннан сорау тезде Рөстәм, дулкынланганын сиздермәскә тырышып.
– Бетереп кайткан ул, бөтенләйгә. Кызы белән кияве дә Петербургта урнашканнар. Ә Азалия «туган шәһәремдә яшисем килде» ди. Ире турында сорарга кыенсындым. Ул синең хакта белешкән иде. Классташың булдымы әле? –дип, апасы белгәннәрен тезде.
Шуннан соң күрше карчыгы килеп чыгып арага кысылды. Сүзләр икенче агымга кереп киттеләр. Кибетләрдә кыйммәтчелек икән, яшьләр арасында тәртип юк, Путин икенче берәүгә өйләнгән, диләр, гәзиткә язганнар ...
Верандага җәелгән урын өстенә кереп яткач та тиз генә йоклап китә алмады Рөстәм. Тынычлыгы югалган иде аның. Уйлары еракка алып киттеләр, иң кадерле мизгелләрне хәтерендә яңарттылар. Менә ул 10да укыганда иң арткы партада дәрестә утыра. Класста шылт иткән дә тавыш юк, бары укытучының ялкыткыч сөйләме яңгырый. Тәрәзә артында кояш көлә, яз җитте, яз. Ә урта рәтнең беренче партасында коеп куйган төсле сынлы, кабарынкы аксыл чәчле кызыкай мөккибән киткән шуның сөйләвенә. Нинди килешле аның утыруы да, тар иңбашлары әйтерсең мәрмәрдән ясалган, тәрәзә янындагы шкаф почмагының күләгәсе төшеп тора аккош муенына. Их, шул күләгә булсаң иде ул! Нигә бер тапкыр булса да борылып карамый икән? Борылсын иде дә карасын иде кара карлыгандай күзләрен тутырып Рөстәмгә! Юк, андый карашны күтәрә алмас иде үсмер, я шатлыктан йөрәге ярылыр иде шунда, я егылып төшәр иде утырган урыныннан...
Ел буена гел Азалия турында гына уйлады Рөстәм. Аны уйлап йоклап китте, күзләрен ачуга, кызны исенә төшерде. Ниндидер серле әкият илендә төсле хис итә иде ул үзен. Үзен утта яндырган хисләре турында ул бервакытта да әйтә алмас иде. Ни гаҗәп, Азалия үзе дә аны якын күреп йөргән, имеш. Гадәттә, мәктәптән кайтканда, Рөстәм, кача-поса, кызның артыннан күзәтеп кайта торган иде. Ә беркөнне Азалия аны үзе мәктәп капкасы төбендә көтеп алды.
– Әйдә, бергә кайтабыз, – диде ул гади генә елмая төшеп. Һәм шуннан соң гел бергә булырга тырыштылар алар. Мәктәптә дә, төрле консультацияләрдә, класс эшләрендә. Мөмкинлек булганда, кинога бергәләп бардылар. Кеше ышанмас: сәгать ярым буе, киноның башыннан азагына кадәр янәшә утырдылар. Кемнәрдер көлкегә алырга тырышты аларның дуслыгын, никтер андыйларны хуплаган яшьтәшләре булмады. Аңлыйлар иде шикелле: ике арада – чын тойгылар, моңа кагылырга ярамый!
Янып-туңып, куркып-калтырап, экзаменнар үтеп китте. Һәм шул вакытта барысы дөбердәп җимерелеп төште. Азалиялар каршындагы колач җитмәс тирәкнең күәсәсенә сөялеп торалар иде алар.
– Минем әтине Краснодарга күчерәләр, – диде Азалия моңсу гына. – Иртәгә юлга чыгарга ...
Бер сүз дә әйтергә кыймый нәүмизләнеп басып торды Рөстәм. Кыз кисәк кенә аның битеннән үбеп алды да йөгереп кереп китте. Башкача алар очрашмадылар. Менә бүген килеп, тагын кадерле исем чыгырыннан чыгарды аны ...
Икенче көнне Рөстәм, берни уйлап тормый, Азалияне эзләп китте. Шактый яшәлгән еллар аны тәвәккәллеккә өйрәткән иде. Күрде дә таныш сынны таныды да: һич үзгәрмәгән төсле сөйгәне. Әллә күзләренең бераз төсе уңган шунда... Азалия да аны шундук таныды, елмаеп җибәрде. Шәп-шәп атлап килде дә Рөстәм суырып кочагына алды Азалиясен, зыр әйләндерде.
– Рөстәм...кешеләр карый … – дип кенә пышылдаган булды Азалия.
2-3 көнгә кайткан Рөстәм туган шәһәрендә 7 көн булды. 7 көн, 7 төн. Бер минутка да Азалияне яныннан җибәрмәде.
Азалия иреннән аерылган, ялгыз яши икән. Хәер, монысы мөһим дә түгел иде Рөстәм өчен. Кирәк булса, сугышып яулар иде ул сөюен. Бер атна Җир йөзендә бу пардан бәхетлерәк кешеләр булмады. Моңа кадәр яшәү тәмен бөтенләй белмәгән-аңламаган икән дә Рөстәм ...
Атна үткәч, ул Казанга кире китте. Азалия аны таныш тирәк төбендә озатып калды. Никадәр якын булмасын бу фәрештәгә тиң зат аңа, калган тормыш юлын бергә үтә алмыйлар иде алар. Ни өченме? Чөнки Рөстәм үзенең бизнесына баштанаяк чумган, ничә еллар гомерен шуңа багышлаган, кендеге белән береккән. Тагы шуны өстәп әйтергә кирәк: ул тормышында кискен вакыйгалар, текә борылышлар, югалтулар-табулар, баш җитмәслек үзгәрешләр булуына күнеккән. Пушкин әйткәнме әле:
«Привычка свыше нам дана,
Замена счастию она…»
Бу очракта бәхет турында сүз бармыйдыр, тик бу – Рөстәмнең яшәү рәвеше. Әлегә кадәр яшәгән хатыны белән дә гүргә кергәнче бергә булачак. Чөнки ул хатын – аның тормышының бер кирәкле тәгәрмәче, күп еллар ике арада салкын мөнәсәбәтләр урнашса да. Үз гомерендә төрле хатын-кызларны күрде ул, берсе дә искә алырлык хатирә калдырмадылар күңелендә. Азалия гына бәхет бүләк итте аңа. Ләкин Рөстәмнең кайнаган тормышында ул булырга теләмәячәк.
Яраткан кешең белән яшьли кавышырга кирәк, әгәр чын бәхет чишмәләрен татып карыйсың килсә.
Авыр иде Рөстәмгә аерылышу, тик бу очракта сайлау мөмкинлеге бирмәгән иде аңа язмыш.