Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьлек ялгышы

news_top_970_100

Фирүзә институтның 4нче курсында укыганда, аларга Зөфәр исемле яшь укытучы килде. Зөфәргә 30 яшь, өйләнмәгән. Кайбер студент кызлар шундук аның белән кызыксына башлады, ә Фирүзәдә егет кайгысы юк, аның институтны яхшы тәмамлыйсы килде, шуңа күрә баш-аягы белән укуга чумган иде.

Зөфәр үз бәясен белә, яшь, дәрт-дәрманы ташып тора, әлбәттә, студент кызларның кайсыларының ул дип авыз суын корытканын, ә кемнең исе дә китмәгенен бик тиз төшенде. Зөфәр Фирүзәгә шундук игътибар итте, сөйкемле һәм җитди студентка иде ул. 3 ай аны күзәтеп йөргәч, Зөфәр «Фирүзәнең башын әйләндерергә кирәк» дип уйлады. Өстәвенә, Зөфәр хатын-кыз күзе төшмәслек ир-ат түгел. Үз-үзенә гашыйк, акыллы бу егет һәр хатын-кызга да ошый, ул моңа ияләнгән, ә монда бер яшь-җилкәнчек кыз бала аңа игътибар итми – бу аның ачуын китерде.

Зөфәр Фирүзәгә игътибар күрсәтә башлады, кызның да күңеле эреде. Алар шулай ярты ай очрашып йөрде, очрашулары күп булмады, нибары 3 мәртәбә очраштылар. Соңгы очрашуларында Зөфәр:

«Фирүзә, безнең очрашулар шуның белән тәмам, мин 1 атнадан өйләнәм. Булачак хатыным белән 2 ай элек ЗАГСка гариза бирдек. Шулай булгач, рәсми төстә өйләнәм. Ә безнең арада булганнарны хата дип кенә сана», – диде.

Фирүзә беркатлы булганына да, Зөфәрнең мәхәббәт тозагына шулай беркатлы гына килеп кабуына да гарьләнеп күз яшьләре түкте. Ә тагын 1 айдан үзенең авырлы булуын аңлады. Башта Зөфәргә әйтергә уйлаган иде, тик аның «аборт ясат» дип әйтәчәген аңлады, өстәвенә, ул инде өйләнде дә. Аннан «баланы төшертергә» дип тә уйлады, тик соңыннан әти-әнисе белән киңәшергә булды. Ни гаҗәп, әнисенең моңа кәефе кырылмады.

«Кызым, балаңны тап, үз башыңа күтәрә алмаслык гөнаһ алма. Ирсез бала тапкан – син беренчесе дә, соңгысы да түгел. Әтиең белән ярдәм итәрбез, ул каршы түгел», – диде Халидә апа.

Фирүзә сау-сәламәт, тупырдап торган кыз бала тапты. Балага Айсылу дип исем куштылар. Айсылуда бераз булса да әтисе чалымнары да бар иде. Кызы үсә төшкәч, Фирүзә эшкә урнашты, әти-әнисе кызын бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртергә булышты. Фирүзә зур компаниядә тәрҗемәче булып эшләде, кайвакытта, бигрәк тә чит илдән кешеләр килгәндә, эшендә төнгә кадәр тоткарлана иде. Фирүзәне җитәкчелек тә югары бәяләде, хөрмәт итте, хезмәт хакы да яхшы иде.

Айсылуга 9 яшь тулгач, Фирүзә хезмәттәше Фәнилгә кияүгә чыкты. Алар Фәнил белән елдан артык очрашты. Яшьлегендә бер мәртәбә авызы пешкәч, Фирүзә хәзер гаилә коруга җитди карады, төптән уйлап эш итте. Артыннан йөргән кешеләр күп булды, Фирүзә – чибәр, акыллы хатын-кыз, кешегә ярыйм дип, ялагайланып яшәмәде, күңеленә дә чит-ят кешеләрне кертмәде. Аның да яше 30дан узды инде, еллар яшьлек төсен дә, юләрлеген дә юды, күз карашлары уйчанланды.

Фәнил дә малай-шалай түгел, генераль директор урынбасары булып эшли, җай чыкканда, һәрвакыт Фирүзәне күзәтте. Фирүзәнең эшлекле сөйләшүләрдә үз-үзен тотуы бик ошый аңа, гадәттә, мондый очрашуларда чит ил белгечләре шактый була, алар да Фирүзәнең акылына һәм чибәрлегенә игътибар итә, якыннанрак танышырга тәкъдим итүчеләр дә булды, тик Фирүзә аларның барасын да читтә тотты, тәкъдимнәреннән итагатьле һәм тегеләре аңларлык итеп баш тартып килде. Фәнил аны очрашуга чакрырды, ә соңыннан ошатып йөрүен әйтер дип, башына да китереп карамаган иде Фирүзә. Чөнки күп кенә хатын-кыз коллегалары Фәнил турында хыялланды, ә кайберләре аның артында астыртынлык кылып, ниндидер гайбәтләр сөйләп йөрде, тик Фирүзә генә боларның чынмы-ялганмы икәненә төшенергә уйламады.

Ул үзен тулысынча эшенә багышлады, әллә нинди астыртын уеннарда катнашып йөрмәде, өстәвенә, Фәнилгә дә читтән болар барысы да бик яхшы күренә иде. Ә хезмәттәшләре Фәнилнең Фирүзәгә гашыйк икәнен белгәч, ир-атлар аны хуплады, ә хатын-кызлар чираттагы бер буйдак ир-атны кулдан ычкындыруларын көенде һәм Фирүзәгә җенләнеп йөрде. Ә Фирүзәгә исә барыбер, ул Фәнил белән бәхетле, шәһәр читендә зур йортта яшиләр, Айсылу да алар белән яши. Фирүзә белән Фәнилнең уртак уллары да туды. Бәләкәч Фәритне карашында әти-әниләре бик ярдәм итә. Фирүзә инде эшкә дә чыкты, әлегә аның әти-әнисе алар йортында яшәп тора.

Айсылу да мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керде. Кыз әтисе турында белми, Фирүзә кызы бу хакта берни белмәсен өчен бик тырышты. Шул вакытлардан бирле Фирүзә бер тапкыр да Зөфәрне күрмәде, ара-тирә курсташ кызлары белән очрашканда гына сүзнең аңа барып тоташкан чаклары булды, тик Зөфәр аны кызыксындырмый иде инде. Өстәвенә, алар шәһәрнең төрле районнарында яши, беркайда да юллары кисешмәде, ул һаман да институтта укыта, әле дә булса чибәр студент кызларга күз төшерә, дигән имеш-мимешләр йөри.

Кызы Айсылу да үсеп буй җитте, җиләк кебек чагы, быел 19 яшь тулды үзенә. Әнисенә охшаса да, әтисе чалымнары да бар. Берсендә кичен, Фирүзә тәрәзәдән карап торганда, бер яшь егетнең, машинасына утыртып, Айсылуны алып кайтканын күрде. Кызы аның белән кул болгап саубуллашты да, өйгә кереп китте. Бу егетне күргәч, ничектер йөрәге кысып куйды Фирүзәнең, кемнедер хәтерләтте ул аңа, үзе дә аңлый алмады. Әмма бу – мизгеллек кенә булды, чөнки кызы өйгә кереп җитте, яңалыклары күп җыелган, кичке аш әзерли-әзерли гөрләште әни белән кыз. Берәр атна узгач, бу егетне тагын күрде Фирүзә, ул Айсылуга машинадан чыгарга булышты һәм чәчәк бәйләме бирде.

Айсылу чәчәкләрен тотып, май кояшыдай балкып, өйгә килеп керде.

«Кызым, кем ул егет?» – дип сорады Фирүзә.

«Ул – Гаяз исемле, әни, безнең институтта, башка факультетта укый. Әни, ул – яхшы, тәрбияле егет, әти-әнисе белән шәһәрнең башка ягында яши, алар аңа машина алып биргән, менә мине кайтарып куйды. Әни, ошый ул миңа...» – диде Айсылу, оялчан гына елмаеп.

Фирүзә бу сөйләшүдән дулкынлануын сизеп алды, күрәсең, кызы өчен борчыла, кайгыра. Ни дисәң дә Айсылу инде – буй җиткән кыз, тормышы ничек булыр баласының? Бигрәк тә кызы аның язмышын кабатламасын дип, коты алынып тора Фирүзәнең.

Айсылу Гаязны әти-әнисе белән таныштырырга булды, чөнки егет аны үз әти-әнисе белән таныштырды инде. Кичен алар бергәләп килеп керде, һәм Фирүзәнең, Гаязны күргәч, тәненә салкын йөгерде. Егет коеп куйган Зөфәр иде! Фирүзә чак түзеп чыкты, Гаяз китүгә үк, Фирүзәдән егетнең әти-әнисе турында сораштыра башлады.

«Газның әтисе – безнең институтта укыта, әнисенең чәчәк кибете бар», – диде Айсылу.

«Ә Гаязның фамилиясе ничек?» – дип сорады Фирүзә.

Кызы егетнең фамилиясен әйтте. Гаязның Зөфәр улы булуында шиге калмады Фирүзәнең, димәк Айсылу белән Гаяз – бер әти балалары, бертуганнар булып чыга. Фирүзә нишләргә белмичә йөзен куллары белән каплады, ә Айсылу куркып калды.

«Әни, әни, нәрсә булды?» – диде.

Фирүзә кызына бернәрсә дә әйтә алмады. Иренең эштән кайтканын көчкә көтеп җиткерде, шундук аңа барысын да сөйләп бирде. Ә Айсылу әнисе белән ни булганын аңлый алмады.

Икенче көнне Фирүзә һәм Фәнил Айсылу белән сөйләшергә булды, мөнәсәбәтләре тирәнгә кергәнче, бу хәлләргә нокта куярга кирәк иде. Айсылу Гаяз белән күптән түгел генә очраша башлауларын әйтте.

Сөйләшү авыр булды. Фирүзә яшьлек җүләрлеге һәм беркатлылыгы белән булган мәхәббәт маҗарасын, Гаязның әтисе белән бераз вакыт очрашып йөрүен һәм нәтиҗәдә Айсылуның тууын сөйләде.

«Кызым, сиңа ул егеткә гашыйк булырга ярамый. Сез – бер әти балалары, апа һәм энекәш», – диде Фирүзә.

«Әни, мин гашыйк булдым инде, Гаяз да гашыйк, ул үзе миңа әйтте. Әни, нишләргә миңа хәзер?» – диде Айсылу еламсырап.

Айсылу да, Фирүзә дә елады, ул кызын бик яхшы аңлый. Ә Фәнил әле хатынын, әле Айсылуны тынычландырды. Кызны бик жәлләде ул, үз мәхәббәтен очратты, тик анысы да тыелган булып чыкты. Һәм монда беркемнең дә гаебе юк, язмыш эше, тәкъдир. Фирүзә дә нишләргә белми өзгәләнде, кызының газапларын ничек җиңеләйтсен соң?

«Әни, син минем тормышны җимердең», – диде Айсылу әнисенә.

Айсылу икенче көнне укырга да бармады. Гаяз шалтыратты, кыз телефонын алмады, соңыннан егет килеп үк җитте. Айсылуны күргәч, ниндидер җитди нәрсә булганын шундук аңлады, ә Айсылуның күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште.

«Нәрсә булды, әйт инде, интектермә, Айсылу?» – диде, кызны кочагына алып.

«Гаяз, безнең әтибез бер, без – синең белән бертуганнар. Кайчандыр синең әтиең белән минем әни очрашып йөргән. Аннан мин туганмын, әтиең минем хакта бернәрсә дә белми», – дип елады Айсылу.

«Айсылу, мин ышанмыйм, кинода гына буладыр мондый хәлләр, тормышта була алмый. Бәлки, әниең берәр нәрсәне бутагандыр?» – диде Гаяз.

«Юк, минем әни дә синең әтиең укыткан институтта укыган булган», – диде Айсылу.

Гаяз тәмам югалып калды, нәрсә эшләргә белмәде.

«Кайтып әтидән сорашам әле, дөрес микән, юк микән, әйтсен», – диде аптырап.

Кич Айсылуга Гаяз шалтыратты. Чынлап та, егетнең әтисе кайчандыр бер студент кыз белән чуалып алуын, тик кызы туганын белмәвен сөйләгән.

Шулай 1 ай узды, бу вакыт барысы өчен дә бик авыр булды. Бигрәк тә Фирүзә үзен гаепле тойды – үзенең үткәне белән кызының мәхәббәтен җимерде. Ә Фәнил, булдыра алганча, Фирүзәне дә, Айсылуны да тынычландырырга тырышты.

«Шундый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган инде, минем белән андый хәл булмас, дип тә әйтеп булмый... Айсылу, син әниеңне аңларга тиеш, ул да синең кебек зур мәхәббәткә өметләнгән булган, тик киресенчә килеп чыккан. Фирүзә, җаным, син үзеңне гаепләмә, эчтән кимермә, язмыштан узмыш юк. Вакыт дәвалар, яралар төзәлер, Айсылу белән Гаяз бертуганнар кебек аралаша башлар, Аллаһ боерса. Монда беркемнең дә гаебе юк», – дип үгетләде Фәнил.

Бер шимбәдә аларның йорты янына машина килеп туктады. Машинадан Гаяз һәм аның әтисе Зөфәр чыкты. Фәнил аларны күреп, каршы алырга чыкты. Фирүзә исә агарынып чыкты, тез буыннары калтыранды. Айсылу да бик җитди булды. Зөфәр кызына карады.

«Айсылу, болай килеп чыкканга гафу ит мине. Күрәм, син – чынлап та минем кызым, миңа охшагансың. Сине тәрбияләүдә тамчы да катнашым булмаганга гафу ит мине, мин бит кызым барлыгын белмәдем дә, уйлап та карамадым. Фирүзә, син дә кичер мине, мин белмәдем, синең белән шулай кыланганга гафу ит. Хәзер мине моның өчен Аллаһ Тәгалә җәзалый, минем гөнаһларым өчен улым һәм кызым җавап бирә. Хәзер бу м миңа гомерлек тамга инде...» – диде Зөфәр.

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бу тынлыкны бүлеп, Фәнил хатынына һәм Зөфәргә эндәште.

«Инде болай килеп чыккан икән, үпкәләп, нәфрәтләнеп яшәргә кирәкми, сез бер-берегезне кичерергә тиеш, ә Гаяз белән Айсылу бертуганнар булып аралашсын. Әнә, икесе дә нинди матур...» – диде Фәнил.

Вакыт уза торды, Фирүзә бу хәлләрдә озак айный алмый йөрде. Ул барысында да үзен гаепләде, аның яшьлек хатасы аркасында кызының мәхәббәте шундый киртәгә очравына бик кайгырды. Хәзер үкенеп тә файда юк, хаталарны төзәтеп тә булмый...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100