Рамил белән Гөлназның гаиләсе тышкы яктан бик матур күренә иде. Өч балалары – 2 кыз һәм 1 малай – өйне шатлык белән тутырды. Рамил хатынын яратты, алар бергә 10 ел яшәделәр, ләкин соңгы елларда мөнәсәбәтләре үзгәрде.
Яшь бара, өч тапкыр әни булу, көндәлек мәшәкатьләр хатынның йөзенә җыерчыклар салып, тәненә йөк өстәгән иде. Әле, өстәвенә, яшьлек сере дә күңелен тырнап тора. Иренә әйтсә, җиңеләеп китәр кебек иде.
Рамил хатынының халәтен күреп тора, ләкин күңелендә моңа каршы бернинди ризасызлык хис итми иде – ул Гөлназны ярата иде әле...
Бер кичтә балалар йоклаганнан соң, Гөлназ Рамил янына килеп утырды. Аның күзләрендә курку һәм оялу иде. Ул, авыр сулап, сөйли башлады: «Рамил, мин сиңа бер нәрсә әйтергә тиеш. Бу – минем йөрәгемне еллар буе сызландыра». Рамил, гаҗәпләнеп, аны тыңлады. Гөлназ, елап, яшь чагында, алар танышканчы, зур гөнаһ эшләвен сөйләде. Ул ялгыш юлга баскан, харам эш кылган. Бәхеткә, кызны туганнары начар төркемнән йолып алып кала, ләкин Гөлназ үзе моны беркайчан да оныта алмый.
«Син моны кайчан да булса белергә тиеш идең», – диде ул, башын иеп.
Рамилнең күңеле тулды. Ул Гөлназны ярата иде, ләкин бу сүзләр аның йөрәгенә пычак кебек кадалды. Ул ни әйтергә, ни эшләргә белмәде. Аларның 3 баласы, бергә узган еллары, уртак хыяллары – болар барысы да аның күз алдыннан узды.
Тик шул чакта Рамил Гөлназын бик тә килбәтсез итеп күрде. Ул үзеннән ояла башлады – ничек инде ул хатынының әллә кайчангы гамәлләрен гафу итә алмый? Ничек инде ул аны ямьсезләнгән өчен генә яратмый башлый? Бу хисләр аны эчтән ярып бетерде.
Көннәр, атналар узды. Рамил Гөлназга үз хисләрен ачык әйтә алмады, ләкин аларның мөнәсәбәтләре суынды. Гөлназ гөнаһы өчен гафу сораганнан соң, Рамилнең салкынлыгын сизде. Ул үзен гаепле хис итте, үзен үзе кичерә алмады. Балалар өчен генә алар бергә яшәүне дәвам иттеләр, ләкин өйдәге шатлык югалды.
Бер көнне Рамил эштән кайткач, Гөлназның кухняда елап утырганын күрде. Ул янына барып: «Гөлназ, мин сине яратам, ләкин күңелемдә булганны яшерә алмыйм. Синең гөнаһың да, хәзерге кыяфәтең дә мине газапка сала», – диде. Гөлназ, күз яшьләрен сөртеп, җавап бирде: «Мин синең яратуыңа лаек түгелмен. Гафу ит, мин сине азат итәм». Шул кичне ул балаларны алып, әти-әнисе янына китеп барды.
Рамил ялгыз калды. Ул Гөлназны югалтканын аңлады, ләкин аның гөнаһын да, тышкы кыяфәтен дә күңеле кабул итә алмады. Балалар әниләре белән яшәде, ә Рамилнең көннәре мәгънәсезгә әверелде. Ул мәхәббәтнең чын бәясен соң аңлады – ул гөнаһларны гафу итүдә һәм тышкы кыяфәттән өстен булуда иде. Ләкин бу аңлау бик соң килде. Балалар ятим, ир дә ялгыз, хатын да ялгыз...