...Рәмзия апа кеше баласының алга таба язмышын хәл иткән көнен кичәгедәй хәтерли. Чәршәмбе көн иде. Ире гадәттәгечә эштән кайтты. Тик йөзе бик караңгы иде. Равил бер сүз дәшмичә, хатынына кәгазь сузды.
– Нәрсә булды?
– Халидә вафат. Минем ризалыгымнан башка Таһирны балалар йортына бирә алмыйлар.
...Равилнең беренче хатыныннан баласы барлыгы турында Рәмзиягә туйга кадәр билгеле иде.
Армиядә чакта, Равил бер кызга гашыйк булган. Хезмәттән соң ул кызны үзе белән алган, һәм алар арендага алынган фатирда яшәгәннәр. Әмма әлеге дә баягы һаман шул акча мәсьәләсе юлларына аркылы төшкән: яшь ирнең үзенең тамагын туйдырырга да мөмкинчелеге юк, ә яшь хатынның күңел ачасы килә.
Халидә озакка түзмәгән. Бер көне әйберләрен җыйган да туган ягына кайтып киткән. Равилнең йөрәге ярыла язган. Аның шулай ташлап китүен бик авыр кичергән. Хатлар язып, кире кайтуын сораган. Халидәнең моңа ачуы гына килгән.
Айлар үткәч, Равилгә Халидәдән уллары туганы хакында хәбәр килгән.
...Нәрсә бүлешә алмаганнары турында Равил Рәмзиягә сөйләмәгән, ә ул исә сорамаган. Аларның очрашуга кадәр булган мәхәббәте өчен башын ашый алмый бит инде. Һәрхәлдә Рәмзия шулай уйлады.
Рәмзия дүрт айлык корсаклы булганда, Халидә бер яшьлек улы Таһир белән, яшь гаиләнең ишеген шакыды. Бусагадан ук акыра башлады. Акча юк, ярдәм кирәк, әти кирәк, диде.
Балага узгач, мин куркып калдым. Ә хәзер үзем генә үстерә алмаганымны аңладым. Улыбызга әти кирәк икәнне белдем. Китәсеңме безнең белән?
Нәрсә сөйлисең син? Минем хатыным да йөкле.
Балалар ясап кына йөри беләсең инде, ә җаваплылыкны кем үз өстенә алыр?
Равил Халидәне куып диярлек чыгарды. Баласына күтәрелеп тә карамады.
Зинһар, китеп югал, – диде.
Рәмзия ирен беркайчан да үгетләмәде. Үткәннәрне кайтарып, яшьлек хатасын төзәтеп булмый ич.
Халидәгә алиментлар гына кирәк булып чыкты. Шуңа күрә, баланы үстерергә акча җибәреп торгач, ул башкача аларга шалтыратмады да, язмады да. Соңрак, Халидәнең икенче тапкыр кияүгә чыгып, аерылышуны күтәрә алмаганга күрә, үз-үзенә кул салганын ачыкладылар. Равил бу хәбәргә: «Гел җебегән холыклы булды инде», – диде.
Бүген Равил белән Рәмзиянең ике балалары бар. Улы – Рәзил, кызы – Динара.
Кечкенә генә квартираны алар дүрт бүлмәле зур өйгә алмаштырдылар. Үз бакчаларын булдырдылар. Матур гаилә булып яшибез дигәндә генә, Равилнең улы Таһир ятим калды.
Рәмзия кеше баласын тәбияләүне күз алдына да китерә алмады. Ул Таһирны 7 ел күрмәде ич. Кем ул? Нинди ул?Тормышында ниләр кичергән?
Әле үз улы белән дә проблемалар чыккалап тора, ә монда ике малай тәрбияләргә кирәк. Сугышсалар? Ә уртак тел тапмасалар нишләрбез? Ананы мең дә бер уй биләп алды.
Балаларны тәрбияләү аның өстендә булачагын Рәмзия шунда ук белде. Чөнки Равилнең эштән башы чыкмый иде.
Равил, бик күңелсезләнеп, ишек төбендә утырды. Рәмзиянең йөрәге чәнчеп куйды. Ирен юатырга теләп:
Равил, әлбәттә, без улыңны гаиләбезгә кабул итәбез. Анарда бит синең каның ага. Безнең балаларыбызның абыйсы бит ул! Борчылма, аякка бастырырбыз! – диде.
Бер айдан соң Таһир аларга күченде. Тыныч, тыңлаучан малай. Рәзилгә бөтенләй охшамаган. Лидер булырга теләге булмагач, малайлар бик тиз уртак тел тапты.
Көз көне Таһир беренче сыйныфка керде. Әмма акча ягыннан проблемалар артты. Равил төнгә кадәр калып эшли башлады. Соңрак, Рәмзиягә дә эшкә чыгарга туры килде. Акрын гына шулай яши башладылар. Гаиләдә «син безнеке», «син безнеке түгел» дигән бүленешләр булмады.
Таһир институтка кергәч, Рәмзиянең сәламәтлеге нык какшады. Озак вакыт хастаханәләрдә ятты. Ул бар көченә төшенкелеккә бирелмәскә тырышты. Аның әле балалары аякка басмаган, булачак оныкларын күрәсе килә. Әмма Равил барыннан да күбрәк арыды. Үзенең газапларын, проблемаларын, аруларын шешә белән баса башлады. Эчмәгән көнен үзе дә хәтерләмәс булды.
Унсигез яшьлек Таһир гаиләнең терәгенә әйләнде. Читтән торып укуга күчеп, эшкә керде. Егет Рәмзия әнисен бик нык карады. Көн саен аның янына килеп, сөйләшеп утырды, нәрсәләр пешереп була икәнне сорашты. Рәзилнең, начар компаниягә эләгеп, полиция белән проблемалары булганын яшерде.
Рәмзия бик нык симерде. Ире белән дә мөнәсәбәтләре бик начарланды. Үзара тарткалашмаган көннәре булмады. Рәмзия аңа авыр чакта терәк булмаганын, булышмаганын, бертуктаусыз эчүен кичерә алмады. Ярый әле өйләре зур. Күршеләр кебек яшәделәр.
Көн саен Рәмзия Таһир өчен Аллага шөкерләр кыла. Үзенең йөрәгендә чит бала өчен урын тапканга гына исән калдым дип саный. Кайчандыр эшләнгән яхшылыгы аның үзенә кире әйләнеп кайтты. Тик ул бер генә әйберне аңлый алмый: ни өчен авыр чакта якыннарың түгел, ә нәкъ менә көтмәгән кешеләр ярдәм кулын суза?