Кичә Казанда «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумы ачылды. Форум 19-26 июльдә Болгар шәһәренең тарихи-этнографик музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалы шәһәрчектә уза. Анда Россиянең 13 төбәгеннән һәм Үзбәкстан Республикасыннан 130 яшь егет һәм кыз катнаша.
Форумны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Форумда катнашучыларны Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды рәисе урынбасары Алексей Петров, Казан шәһәре Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов, Мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде.
Фото: Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан алынды
Мөфти үзенең чыгышында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ «Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел» дигән билгеле хәдисен китерде: «Картлык килгәнче, яшьлегеңнең кадерен бел. Авыру килгәнче, сәламәтлегеңнең кадерен бел. Фәкыйрьлек килгәнче, байлыгыңның кадерен бел. Мәшәкатьләр килгәнче, вакытыңның кадерен бел. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел», – дип билгеләп узды ул. «Игътибар итегез: беренче урында яшьлек тора, чөнки ул – нигъмәт. Яшь кеше – дөньяны алга таба этәрүче, ул җәмгыятькә күбрәк файда китерә. Яшьләр динне алга алып барган, мәсәлән, Имам Бохари рәхимуллаһ үзенең танылган хезмәтен 23 яшендә яза. Менә сез имам ән-Нәвавины, Коръәнне туплаган 21 яшьлек Зәйд ибн Сабитны алыгыз. Имам әс-Суюти 21 яшендә «Үммү Тафәсир» («Тәфсирләр анасы») дип аталган атаклы тәфсирен язган, – дип ассызыклап үтте Мөфти.
Ул шулай ук әлеге Форум кысаларында профессор, атаклы галим Абдлулькадир әл-Арифи белән очрашулар узачагын хәбәр итте.
Мөфти шулай ук нәсыйхәт рәвешендә Җәләледдин Руминең «Мәснәви» китабыннан шәех һәм аның шәкертләре, аларның, урманда адашып, фил баласын очратуы турындагы хикәясен сөйләде. Шәехнең укучылары, остазларын тыңламыйча, фил баласын, суеп, итен ашыйлар. Һәм төнлә алар янына, ана фил килеп, баласын ашаучыларны, исе буенча табып, сытып бетерә, ә остазга тими. Ана фил, аның янына килеп, буйсынуын күрсәткәндәй, иелеп, аркасына утыртып, урманнан алып чыга, ягъни коткарып кала.
«Җәләледдин Руми бу гыйбрәтле хикәяне шул урында тәмамлый. Аннан соң зирәклеге килә. Хәзер бу китапны шәрехләүчеләр моның нәрсә аңлатканын күрсәтәләр. Без сезнең белән кризис башланды, катлаулы вазгыятькә тарыдык дип сөйләгәндә, моңа үзебез сәбәпче булуыбызны аңларга тиеш. Мәсәлән, риба белән бәйле килешүләрдә катнашабыз, хәрамга керәбез һәм тыелганны эшлибез, килешүләр вакытында һәм үзара мөнәсәбәтләрдә ялганга барабыз. Һәм шуның белән фил анасын җәлеп итәбез. Әгәр без тыелган берәр нәрсә эшлибез икән, бу дөньяда да, әлбәттә инде, ахирәттә дә җавап тотарга туры киләчәк. Сәүдә, бизнес белән шөгыльләнүче кеше катлаулы вәзгыятьтә калганда, дөрес гамәл кылса, бу хәлдән чыга һәм уңышка ирешә ала. Ягъни, әгәр кризис яки сынау («фил анасы») килгәндә, синнән ялган исе, риба исе, вакытында укылмаган намазлар исе, бирелмәгән зәкят исе һ. б. чыкмаса, бу катлаулы вазгыять сиңа алга таба хәрәкәт итү өчен менә дигән мөмкинлек булырга мөмкин. Иң мөһиме – тыелган «фил баласы»ның итен ашамаска дип сүз бирү, – дип аңлатты Мөфти. Ул яшь мөселманнарны яшьлек кебек нигъмәтнең кадерен белергә һәм Форумдагы чаралардан файда алырга өндәде.
Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды рәисе урынбасары Алексей Петров, Казан шәһәре Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов яшьләргә форумда өммәт һәм җәмгыять өчен файдалы проектлар эшләүләрен теләп калды. Мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырулуын билгеләп үтте.
Быел белем бирү чаралары гамәли эшләр рәвешендә узачак: танылган экспертлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Алар проектны тиз арада эшләтеп җибәрү, финанслар табу, башлангычны медиа аша таныту һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәк.
Моннан тыш, форум программасында тарихны өйрәнү, танылган дин белгечләренең лекцияләрен тыңлау, шулай ук төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларында катнашу каралган.
Форумның дини спикеры – Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге баш белгече, китаплар авторы, күпсанлы конференцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашучы Мөхәммәдрәсул Гимбатов. Форум ислам динен тирәнтен өйрәнү, төрле төбәкләрдән җыелган дин кардәшләр белән бергәләп җәмәгать намазларында катнашу, аралашу, Коръән уку, укытучылардан һәм спикерлардан үгет-нәсыйхәтләр алу мөмкинлеге бирә. Алар бергәләп көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алышачак.
- Мөселман яшьләре форумы Россия мөселман яшьләре арасында иң популяр проектларның берсенә әверелде. Проект 11 ел дәвамында – 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла, һәм бу вакыт эчендә анда 2000 нән артык кеше катнашырга өлгерде. 2022 елдан Форум проектлар белән эшли башлады: хәзер бу зур күләмле һәм популяр чарада катнашырга теләүче яшьләр, грантлар конкурсына тәкъдим итү өчен, үзләренең социаль проектлары белән килергә тиеш. Дүрт ел эчендә социаль проектлар конкурсында 282 стартап катнашты, шулардан 69 дан артык социаль башлангыч гамәлгә ашырылды.