news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшьлек серләре

news_top

Гүзәлнең бервакытта да әтисе булмады. Юк, ул үзен ятим итеп тоймады, аңа әнисе бөтен дөньяны алмаштырды. Тик кайвакыт гарьләнә иде. Эх, менә әтисе булса! Кызның хыялларында ул мәрхәмәтле, көчле, яклаучы булып сурәтләнә иде. Кызганыч, әнисе хәтта һәлакәткә очрап үлгән очучы турында да әкият уйлап чыгармады. Әтисе турында сораштыруларга гел пыр-пыр килеп һәм дорфа гына җавап бирә иде.

Гүзәл зур үскәч кенә алсу күзлекләрен салды. Тик күңеленә нәрсәдер тынгылык бирмәде. Берсендә, инде институтта укыган вакытта, кич әнисе белән сөйләшеп утырдылар. Ничектер әнисе шунда ачылып китте.

«Мин әтиең белән соңгы курста укыганда таныштым. Ул да шул ук институтта укыды, тик моңа кадәр аңа игътибар иткәнем булмады. Көтмәгәндә баштанаяк гашыйк булдым. Ә балага узганымны белгәч, ул мине ташлады», – дип сөйләде әнисе.

Гүзәл мизгел эчендә бу күренешне күзаллады. Һәм кайвакыт әбисенең әнисен «Юньсез!» дип сүккәнен исенә төшерде. Шуңа күрә әнисе, беркемнән дә ярдәм сорамыйча, кызын берүзе үстерде.

«Һәм син берни дә эшләмәдеңме? Судка да бирмәдең, алиментлар да түләттермәдеңме?» – диде Гүзәл, аптырап.

Әнисе авыр сулап куйды, кулы белән яңакларын сыпырып алды.

«Нинди алимент, нинди суд? Хәзер генә барыгыз да акыллы бит сез: ДНК, судлар... Әйе, тиле булдым, аннан, горур да идем. Ул бит мине болай гына ташламады. Лариса исемле дус кызым бар иде, аның әтисе ниндидер «шишка» булды, әтиең шул Лариса белән кавышты. Мин дә аның турында оныттым. Сиңа андый әти кирәкми», – диде әнисе.

Бу сөйләшүдән соң Гүзәл, киресенчә, әтисен табарга теләде. Бары тик акча өчен үз баласыннан баш тарткан кешенең күзләренә карыйсы килде аның. Әнисе бу хакта белгәч, тузынды.

«Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Болай да бер дигән яшисең бит», – диде.

Һәм бу дөрес тә иде. Әнисе бар көченә тырышты һәм кызы өчен акчасын да, көчен дә жәлләмәде. Гүзәл камил дәрәҗәдә инглиз телен белә, рәсемгә дә сәләте бар, фортепианода уйный. Болар берсе дә – кайчандыр төн карасында эреп юкка чыккан әтисенең тырышлыклары түгел, ә аны ялгыз тәрбияләгән әнисенең тырышлыгы.

«Аның мине ни өчен ташлаганын беләсем килә», – дип үз сүзендә торды Гүзәл.

«Чөнки эгоист һәм җавапсыз кеше. Ташлаган икән – ташлаган инде. Мин аны күптән кичердем, нигә тыкшынасың. Әллә ул сине колач җәеп каршы алыр дип өметләнәсеңме?» – диде әнисе.

«Әни, кысылма...»

«Ихтыярың, тик соңыннан миңа зарланасы, елыйсы булма. Кайвакыт кайбер серләрне белмәвең хәерлерәк, кызым...» – диде әнисе.

Гүзәл вакыт-вакыт үзенә әтисе җитмәвен аңлата алмады әнисенә. Әтисенә таянасы, әтисенең кызы бәхетле булсын өчен барысын да эшләргә әзер булуын беләсе килә иде аның. Интернетта утырганда кәләшләрнең әтиләре белән биюләре килеп чыкканда тыела алмый елый иде ул. Бәлки, ул – чыннан да яхшы кешедер. Язмыш шаяруы гына булгандыр.

Гүзәлгә әтисен юллап табу артык авыр булмады. Әнисеннән төпченә-төпченә исем-фамилиясен белү дә җитте. Социаль челтәрдә шундый исемдәге кешене табып, кайбер фотоларын карагач, Гүзәл икеләнеп калды.

«Әни, кара, охшаган бит?» – диде әнисенә.

Фотога текәлеп карап, әнисе икеләнеп баш селкеде.

«Белмим. Ул бик чибәр ир-ат иде, ябык гәүдәле, коңгырт күзле. Ә монда килбәтсез кыяфәтле ир бит. Тормыш ярыйсы гына яңаклаган кебек үзен...» – диде әнисе.

Фотода чынлап та башы пеләш, зур корсагы бүлтәеп чыккан, шактый түгәрәк йөзле ир-ат иде. Гүзәл дә икеләнде:

«Син бит аны бай дус кызың өчен сине ташлады, дидең».

«Әйе шул, Лилия өчен. Бер дә аның белән калганга охшамаган. Менә бит, хатыны белән дә фотосы бар. Бу – Лилия түгел. Мин хатыннын бөтенләй белмим», – диде әнисе.

Лилия? Гүзәл, кашларын җыерып, әнисенә карады. Теге көнне Лариса дип сөйләгән иде бит. Онытты микән? Хәер, күпме вакыт узган бит инде. Танышлары аркылы ул әтисенең заводта эшләвен белде. Шуңа күрә сменадан соң аны сагалап торды һәм күрешеп сөйләшергә теләде. Завод тирәсенә барыр алдыннан Гүзәл йөз мәртәбә кире уйларга өлгерде инде. Бәлки, язып кына караргадыр? Тик ул күрмәмешкә салынса нишләргә?

«Син нәрсә эшләгәнеңне аңлыйсыңмы соң? Ул сине эзләп тә карамады», – диде әнисе. Гомумән, кызының әтисен табуы аның ачуын чыгарган иде.

«Бәлки, эзләгәндер, әни. Миңа бу – үзем өчен кирәк», – дип, дөресен әйтте Гүзәл.

«Үзең өчен? Аннан елама, яме. Син башыңда ниндидер матур картина ясап куйгансың, ә ул дөреслеккә туры килмәсә, үпкәләштән булмасын. Син аңа кирәкмисең!» – диде әнисе.

Тик Гүзәл әтисе белән очрашуга барыбер барды. Проходной янында торган ишектән чыккан һәр ир-атның йөзенә текәлеп карады. Таныш сын күреп, аның янына ашыкты. Йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып типте.

«Аяз абый?» – дип эндәште Гүзәл. Ир-ат туктады, борылып карады, кашларын җыерды.

Гүзәл нәрсә әйтергә дә белмәде.

«Мин – сезнең кызыгыз...» – дип әйтте дә салды.

Тынлык урнашты. Соңыннан ир-ат «ах!» итеп куйды. Гүзәлне җилкәләреннән эләктереп алды, кысып-кысып кочаклады, кызга хәтта тын алу авырлашты.

«Кызым. Тач минем әни булгансың бит. Коеп куйган, нәкъ бер төрле йөз. Әниең, Ләйлә, кабәхәт, алдады мине. И Аллам, тәмам үсеп беткәнсең бит инде», – диде ир-ат борынын тартып һәм күзенә тыгылган яшьләрне куртка җиңе белән сөртеп алды.

Гүзәл нәрсә әйтергә дә белмәде. Ә әтисе аны кочакларга тырышты, өзек-өзек кенә, ашыга-ашыга нидер сөйләнде, әйтерсең Гүзәл эреп юкка чыгар дип курка иде. Соңыннан бәләкәй бала кебек кулыннан җитәкләп алды да якындагы кечкенә генә кофейняга алып керде. Урындыкка утыртты, тиз генә кофе һәм бер кисәк торт алып килде.

Аңа кем дип эндәшергә белмәде Гүзәл.

«Ә нигә син минем әнине «кабәхәт» дидең? Син бит аны үзең ташлагансың?» – диде.

«Мин? Мин аны ташламадым. Мин аны яраттым, ә ул балага узгач, шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Ә соңыннан ул миңа «бала синеке түгел» диде һәм үзенең курсташына кияүгә чыкты. Ул егетнең әтисе ниндидер нәчәлник иде. Аннан соң, син тугач та, аның сезне ташлап китүен белдем», – дип сөйләде Аяз.

«Син әнинең дус кызына киткәнсең бит. Бай дус кызына», – диде Гүзәл.

«Юк, ялган. Синең минем бала икәнеңне белдем бит мин. Берничә мәртәбә сине әниең белән күрдем, тик яныгызга килмәдем. Горур идем шул... Мин инде булачак хатыным Асия белән очрашып йөри башлаган идем. Синең өчен көрәшеп тормадым, «минем бала түгел» дип, үз-үземне ышандырырга тырыштым. Менә хәзер сине күргәч, йөрәгем кысып куйды. Нәкъ минем әни. Мин сине аның белән таныштырырмын әле, ул – синең әбиең», – диде ир-ат.

«Син үзең минем өчен көрәшергә теләмәгәнсең. Синең кызың икәнне белә торып та. Курыктыңмы? Тормышыңны бозасың килмәдеме? Яңа тормыш башлагансың бит», – диде Гүзәл тыныч кына.

Аяз ни дияргә белмәде, комачтай кызарды. Аннан ачуы чыгып:

«Миңа нишләргә иде соң? Ләйлә миңа хыянәт итүен, башка кеше баласы булуыңны аңларлык итеп әйтте бит. Әллә ул миңа синең белән күрешергә рөхсәт иткән булыр, сине миңа каршы котыртмаган булыр иде дисеңме? Син миңа бөтенләй башка нәрсә сөйләдең бит», – диде.

«Әйе, мин хәзер кайсыгызга ышанырга да белмим инде...» – диде Гүзәл.

«Миңа ышанырга мәҗбүр итмим. Мине тапканың өчен рәхмәт. Хәзер күңелем тынычланып калды. Гел сине үземнең кызым дип уйлап ялгышмаганмын икән», – диде Аяз елмаерга тырышып.

Әтисе аны кунакка дәшә башлады, кабаланды, телефонын алды, фотолар күрсәтте: менә студент улы, мәктәптә укучы кызы...

«Ә мине гаиләңә ничек күрсәтмәкче буласың? Аларның берсе дә синең тагын бер кызың барлыгын белми бит инде», – диде Гүзәл.

«Хатыным әйбәт минем. Аннан, болар барысы да – яшьлек хатасы бит. Һәм мин аны төзәтергә әзер», – диде әтисе.

Шушы сүздән соң Гүзәлгә барыбер иде инде. Әнисе нәрсә генә әйтсә дә, ул Гүзәлне үзенең кызы икәнен белгән. Ул баласыннан үзе теләп баш тарткан. Яшьлек хатасы. Гүзәл бу сүзне башында тегеләй дә, болай да әйләндереп карады. Өенә кайткач та тәрәзә янында озак уйлап торды ул. Балачагы ничек булган булыр иде икән: менә ул әтисе белән паркта йөри, менә әтисе аның уңышларына куана... Бу – хыялдагы балачак шул. Ә чын әтисе аңа чит-ят иде. Кайчандыр үз юлын сайлаган һәм аны төзәтергә үзендә батырлык тапмаган, көчсез кеше иде. Өстәвенә, хәзер Гүзәл әнисеннән дә шикләнеп калды. Шулай ничә еллар буе алдап, ялганлап яшәде микәнни?

...Ишек ябылгач, Гүзәл дерт итеп куйды. Кухня ягыннан әнисенең тавышы ишетелде.

«Кызым, ашыйсыңмы? Мин син яраткан мәкле кабартмалар алып кайттым», – диде әнисе.

Гүзәл авыр сулап куйдым. Кинәт кенә күз алдыннан бөтен гомере узгандай булды. Кызына теләгән бөтен нәрсәсен бирер өчен, әнисенең гел үзенә акча кысып яшәве. Икесе бергә беренче мәртәбә Кырымга, диңгезгә барулары. Әнисенең төне буе аның күлмәгенә сәйләннәр чигеп чыгуы. Иртәләрен тәмле тәбикмәкләр пешерүе, һәр шимбәдә рәхәтләнеп фаст-фуд ашаулары. Мизгел эчендә никадәр күңелле вак-төякләр күз алдына килде Гүзәлнең.

Әкрен генә әнисе янына килеп аны кочаклап, битеннән үбеп алды. Әнисе хаклы иде. Бу – аның яшьлек хатасы булган, һәм Гүзәлгә бу хакта белмәү хәерлерәк иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар