Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләргә ялган ташлама, өлкәннәргә призлар: Татарстандагы кибетләрнең алдау алымнары

Намуссыз сәүдәгәрләр пенсионерларга кыйммәтле һәм кирәкмәгән товарлар тагарга тырышса, яшьләрне ялган ташламалар белән җәлеп итә.

news_top_970_100
Яшьләргә ялган ташлама, өлкәннәргә призлар: Татарстандагы кибетләрнең алдау алымнары
Фото: rospotrebnadzor.ru

Судта очрашырбыз

Ноябрьнең икенче атнасы ел саен Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә, быел ул безнең илдә «Россия – сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза. Ә ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесе – Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова әлеге ведомствоның кулланучылар хокуклары өчен ничек көрәшүен сөйләде. Бу хакта «Республика Татарстан»да Фәридә Якушева яза.

«Россия кулланучылар күзәтчелегенә килгән мөрәҗәгатьләрнең 45 процентын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре тәшкил итә, шуларның 40 проценты азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфатына туры килә. Калган шикаятьләр төрле хезмәтләргә кагыла. Ел ярымнан артык без тикшерүләргә мораторий шартларында яшибез, әмма моңа да карамастан, хуҗалык итүче субъектлар безнең контроль астында кала», – дип ышандырды Булатова.

Кулланучылар хокукларын яклауның бердәнбер нәтиҗәле механизмы суд булганлыктан, ел саен кулланучылар хокукларын яклау буенча суд эшләренең саны арту күзәтелә. Әйтик, узган елның 9 аенда идарә тарафыннан судка 1053 эш җибәрелгән – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. 9 ай эчендә каралган 846 эшнең 90 проценты буенча суд карары кулланучылар файдасына чыгарылган. Суд карарлары нигезендә кайтарылган акчаларның гомуми суммасы 94 млн сумга якын булган.

  • Спикер әйтүенчә, әгәр товарлар һәм хезмәтләр кулланучыларда ниндидер проблемалар килеп чыкса яки судка дәгъва документларын әзерләүдә ярдәм кирәк булса, Россия кулланучылар күзәтчелеге һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Республика идарәсе адресы: Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13а йорт; телефон: 8-843-221-9016.

Сертификатлар янмый

Булатова суд эше уңышлы тәмамланган «Золотое яблоко» белән булган очракны мисал итеп китерде. Күзәтчелек ведомствосына татарстанлылардан шикаятьләр килгән, алар парфюмер-косметика челтәренең бүләк сертификатыннан файдаланырга өлгермәвен һәм кибеткә сертификатка тотылган сумманы кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүен әйтә. Әмма кибеттә аларга «вакыты чыккан» бүләк картасы өчен акчаны кире кайтармаячакларын әйткәннәр.

Россия кулланучылар күзәтчелегендә мондый позиция белән килешмиләр: бүләк сертификаты өчен түләнгән акча, сатып алучының товар өчен алдан түләп куюы булып тора. Әгәр дә ул картадан файдаланмаган һәм товар алмаган икән, акча кире кайтарылырга тиеш. Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе судта «Золотое яблоко» хуҗаларына («Екатеринбург яблоко» ҖЧҖ) үзенең дөреслеген исбатлаган. Һәм хәзер кибетнең шундый ук гамәлләреннән зыян күргән һәр сатып алучы чыгарылган карар нигезендә судка дәгъва белдерә ала.

Безгә мондый ремонт кирәкми

Кулланучылардан компьютерлар ремонтлау буенча сервис үзәкләренә карата да күп шикаятьләр килә. Мондый оешмаларның кайберләре бүген ачыктан-ачык алдау схемаларын куллана.

Намуссыз ремонтчылар ышанучан гражданнарны техниканы бушлай диагностикалау һәм ватылу сәбәбен билгеләү вәгъдәсе белән кызыктыра. Шул ук вакытта килешү төзелми, телефоннар, телевизорлар һәм тузан суырткычлар кабул итү турында документлар тутырылмый. Ә берничә көннән соң хуҗага техниканы төзәтүләре һәм аны алырга мөмкин булуы турында хәбәр итәләр, шул ук вакытта ремонтның «әкияти» бәясен әйтәләр.

Клиент, әлбәттә, ремонтның моның кадәр кыйммәткә төшәчәген көтмәгән була һәм түләүдән баш тарта. Җавап итеп, аңа техниканы кире кайтарудан баш тарталар яки хәтта аны бурыч хисабына сату белән яныйлар.

Юлия Булатова искәрткәнчә, сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә язма килешү төзелергә, анда ремонт эшләренең төре һәм бәясе күрсәтелергә тиеш. Әгәр болар булмаса, эшне башкаручы кулланучыдан башкарылган эшләр өчен нинди дә булса түләү таләп итә алмый һәм кулланучыга әйберне кире кайтарырга тиеш, чөнки аның әйберне үзендә тоту өчен законлы нигезләре юк.

Картларны алдау юллары

Начар ниятле сатучыларның яраткан клиентлары булып олы яшьтәге кешеләр тора. Булатова әйтүенчә, соңгы вакытта яңадан элеккеге алдау схемасы тарала башлаган: пенсионерларны телефон аша яки урамда ниндидер товарның презентациясенә чакыралар, шуннан соң «сәламәтлек өчен файдалы» юрган яисә мендәр ише бүләкләр уйнатуда катнашырга тәкъдим итәләр. Гадәттә, күпчелек җиңүче була. Ләкин «бәхетле» призны үз кулына алганда, аның тулы хокуклы иясе булу кыйммәтле массажер сатып алганнан соң гына мөмкин икәнлеге ачыклана. Акча юкмы? Проблема түгел! Пенсионерга массажер сатып алу килешүе белән бергә банк белән кредит килешүен дә имзалаталар.

Икенче көнне, яисә шул ук көнне «айныган» пенсионер кыйммәтле һәм кирәкмәгән товарны кире кайтарырга тырыша. Ләкин килүешү инде имзаланган, кире юл юк икәнлеге аңлашыла. Шулай да, Россия кулланучылар күзәтчелеге вәкиле сүзләренчә, мондый очракларда акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар. Башта сатучыга карата язмача дәгъва язарга кирәк, әгәр акча кире кайтарылмаса (мөгаен, шулай булачак та), судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә мондый күңелсез хәлләргә эләкмәс өчен, кулланучылар хокукларын яклау белгечләре өлкәннәргә зур сатып алулар ясау һәм кредитлар рәсмиләштерүне балалар, оныклар белән киңәшләшеп башкарырга киңәш итә.

Үз күзләреңә дә ышанма

Намуссыз сатучыларның яшьләр өчен дә тозак схемалары бар.

Экспертлар 50-90 процентка кадәр ташламалы товарларга шунда ук ташланмаска чакыра. Соңгы вакытта сәүдә үзәкләре дә, маркетплейслар да ташламалар белән ешрак хәйлә кора башлаган. Бер бәяне сызып ташлыйлар, янәшәдә икенче, күпкә түбәнрәк бәя язалар, ә, чынлыкта, бу товар беркайчан да моннан кыйммәтрәк тормаган була. Шуңа күрә үз күзләрегезгә дә ышанырга ашыкмагыз, бу әйбернең башка кибеттә күпме торганын тикшерегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100