Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләр җыелган фатир хуҗабикәсе иптәшләре өстенә кайнап торган су сипкән – видео

news_top_970_100
Яшьләр җыелган фатир хуҗабикәсе иптәшләре өстенә кайнап торган су сипкән – видео
Фото: © «SHOT» телеграм-каналы

Чиләбедә 21 яшьлек бер кыз кунаклары өстенә кайнап торган су сипкән. Яшь хуҗабикә үзенең кухнясына төтен шашкасы ташлаганнары өчен кызып киткән. Бу хәл булганчы, фатирга полиция килеп киткән була, кызга тынлыкны бозган өчен штраф та салганнар.

Вакыйга фатирда яшьләр җыелган вакытта була. Вика исемле кыз кунакларын карабодай белән сыйларга тели, әмма шул вакытта егетләрнең берсе кухняга төтен шашкасы ташлый. Бу шаяртуга кыз ярсып китә һәм шаяртучыга кайнар су сибә. Руслан исемле егетнең тәне пешкән, гәүдәсен сулы кабарчыклар баскан, пешү 2нче дәрәҗәдә дип бәяләнә.

Соңрак, бу вакыйгада зыян күргән егетнең фатир хуҗасына гариза язмаячагы турында хәбәр чыкты. Телеграм-канал зыян күргән Русланның юкка җәза алуы турында яза, чөнки төтен шашкасын ул ыргытмаган. Ул Вика оештырган кичәгә беренче тапкыр килгән, һәм аңа бу бәйрәм ошамаган да. Хәзер ул кыз үкенер һәм бүтән үзен шулай тотмас, дип өметләнә. Егет полициягә гариза язарга теләми икән, чөнки кызны «Аллаһ үзе җәзага тартачак». Егет хәзер өендә, дип яза «SHOT».

Вика Русланнан гафу үтенүен сөйләгән, аңа «үз гамәле өчен бик оят» булуын әйткән. Хәзер бу фатирда очрашулар үткәрми торалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100