Кырым хакимияте тәкъдимнәре нигезендә, Татарстан 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм төркемнәрне Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагерендә урнаша һәм алар барлык кирәкле әйберләр – кайнар ризык, эчә торган су – белән тәэмин ителгән», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Аның сүзләренчә, җәйне ярымутрауда уздырырга ниятләгән балаларга альтернатива тәкъдим итәчәкләр. Бу – Краснодар краенда диңгез буенңа ял итү яки акчаны кире кайтару.
«Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә. Ата-аналар 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала», - диде министр.
Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов указы буенча, 2026 елның 1 сентябренә кадәр төбәк территориясендә урыннар броньлау, балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында балаларны кабул итү һәм урнаштыру туктатылды.
Вазгыятьне контрольдә тоту өчен Россия Мәгариф министрлыгында махсус штаб оештырылган. «Артек» Халыкара балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләрне даими яшәү урыннарына планлы рәвештә кайтару оештырыла. «Алые паруса» бөтенроссия балалар үзәгенә кабул итү дә туктатылды, дип яза «Татар-информ».