Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшисем килә»: 14 яшьлек егет бер кыз өчен классташын үтергән

news_top_970_100

Чиләбедә классташы үтергән 14 яшьлек егет белән хушлашканнар. Укучылар арасында конфликт килеп чыкмасын өчен полиция дежурда торган.

«Әнисе бик авыр хәлдә», – дип сөйләгән «Комсомольская правда» журналистына егетнең дусты.

Үсмер егет кадет классында укыган һәм рэп әйтүче булырга теләгән, үзе дә җырлар язган. Егет «Яшисем килә» дип җырлаган булган.

Егетнең чокырда яткан мәетен очраклы рәвештә бер кеше тапкан. Ул аны исән дип уйлап, ашыгыч ярдәм чакырган да булган.

Егетнең социаль челтәрләрдәге фотосы

Мәет табылгач, кеше үтерү факты буенча җианять эше ачыла. Тикшерә башлагач, егетне классташы үтергәне ачыклана. Үтерелгән егет тә, аны үтерүче дә сигезенче класста укыган. Алар бер кызны «бүлә» алмыйча ызгыша башлый, мөнәсәбәтләрне ачыклар өчен аулак урынга чакыра.

«Минем кыз белән йөрүдән тукта», – дидем дип сөйләгән үтергән егет. Аның әйтүенчә, кыз егет янына кунакка баруын әйткән. Егетне «сөйләшергә» аулак урынга – шәһәр читендәге чокырлы урынга чакыралар. Аннары көнче егет көндәшеннән акча таләп итә: «Яки акча, яки сәламәтлек». Көндәшенең акчасы булмый. Берничә тапкыр суккач, егет егыла – аның йокы артериясенә зыян килгән була. Аның пульсын тикшереп карыйлар, булмагач… качып китәргә уйлыйлар. 

Кыйнаган вакытта өч шаһит та була, әмма берсе дә аларны аермый. Алар егетне үтерү мизгелен телефонга төшереп алалар. Хәзер бу видео тикшерүчеләр өчен төп дәлилләрнең берсе. Үтергән егет «бер генә суктым» дисә дә, видеоның бу сүзнең дөрес түгел икәнлеге күренә.

Бу «дүртлекнең» моңарчы башка егетләрне дә кыйнаганы була – алар кыйнаганнарын видеога төшереп барганнар.

Үтерүче кулга алынган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100