news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яшик әле»: Айдар Галимов яшьтәшләренә багышланган җырына клип төшергән

news_top
«Яшик әле»: Айдар Галимов яшьтәшләренә багышланган җырына клип төшергән
Фото: Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айдар Галимов, яшьтәшләренә багышлап, «Яшик әле» җырын яздырган иде. Хәзер шул җырга клип төшергәннәр.

Җырның сүзләрен Фирая Зыятдинова иҗат иткән, көен Айдар Тимербаев язган.

«⁣⁣Мин бу җырны беренче чиратта күпне күргән, күпне кичергән, бернигә бирешмичә, бүгенге көндә дә алгы сафларда баручы яшьтәшләремә – безнең буын вәкилләренә багышлыйм! ⁣⁣⠀

⁣⁣Әйе, замандашларым, туганнарым, безнең әле зур юллар үтәсе, тауларга менәсе, бик күпне күрәсе һәм безгә тигән игелекне кайтарып бирәсе бар! Иң мөһиме – тормыш юлында тупланган тәҗрибәне, белемне, яуланган ниндидер казанышларны киләчәк буыннарга, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырасы бар! ⁣⁣

Яшик әле!» – дип язган иде җырчы яңа җыры турында.

Яңа клипны халык яраткан. «Кояшлы», «текә», «яхшы кәеф өчен рәхмәт» дигән комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар