Әгәр гражданин паспортта күрсәтелгән даими теркәлү урыныннан китеп, 90 көннән артык вакытка башка төбәккә күчсә, ул яшәү урыны буенча вакытлыча теркәлү алырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Хокук тәртибе үзәге җитәкчесе, юрист Александр Хаминский сөйләгән.
«Яшәү урыны буенча вакытлыча теркәлү булмаса, гражданинны эшкә алмаска, медицина һәм социаль хезмәтләр күрсәтүдән баш тартулары ихтимал. Моннан тыш, вакытлыча теркәлүсез яшәү административ җаваплылыкка китерергә мөмкин», — дип билгеләп үткән юрист.
Ул шулай ук ике төрле теркәлү бер-берсен алыштырмавын әйткән. Даими теркәлү һәркемдә бар, ә вакытлыча теркәлү ясалган очракта кешене даими теркәлүдән төшермиләр.
Хаминский сүзләренчә, 90 көннән артык вакытлыча теркәлүсез яшәгән өчен 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә торак хуҗаларына 2 меңнән 7 мең сумга кадәр административ штраф яный. Әмма гражданин шул ук Россия төбәгендә даими теркәлгән булса, аны җаваплылыкка тартмыйлар.