Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьли сөйгән ярлар ятка кала… (Айдар Солтан)

Тагын шушы җыр яңгырый инде...

news_top_970_100

«Зәңгәр күлмәкләрнең чын зәңгәрен

Җилләр ала, җилгә элмәгез.

Яшьли сөйгән ярлар барыбер ятка кала

Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез».

Бала йоклатучы хатынының инде ничәнче тапкыр шушы җырны җырлавын ишеткән Илназның тәннәре чымырдап китте: «Кем өчен өзгәләнә икән соң Гөлчәчәк бу хәтле, юкса яратышып өйләнешкәннәр иде бит, яратмый гына чыкты микәнни?» Инде ничәнче тапкыр бу сорауларны хатынының үзенә бирергә теләсә дә, тукталып калды: я шуннан үпкәләшеп китәрләр. Аның бер дә Гөлчәчәкне рәнҗетәсе килми иде. Тик сораулар бер — бер артлы аның күңел тынычлыгын алып уена килә тордылар. Шикләнер сәбәп тә юк кебек иде Илназга: Гөлчәчәк сабыр, акыллы, беркайчан каршы сүз әйтмәс, гел ягымлы, мөлаем булып кала белер.

Алар икесе Республиканың ике почмагына урнашкан районнардан, бер — берсенең күз алдында үсмәделәр. Өйләнешкәнче дә Илназ Гөлчәчәкнең үткән тормышы белән кызыксынуны кирәк дип тапмады.

Танышулары кызык кына килеп чыккан иде аларның. Илназ аягын авырттырып хастаханәгә эләкте, Гөлчәчәк алар палатасына әтисенең хәлен белергә килгән иде. Ул вакытта егет аның исемен дә белми калды, чөнки абзыйны Илназ кергәннең икенче көнендә чыгардылар. Чынлап танышу башкачарак булды. Ул беркөн укудан соң шәһәрдә үз йортлары белән торучы апаларына кунакка барырга булды. Язгы матур көн иде. Апасының кызы — туганнан туган сеңлесе дә аның кебек студент, бергәләп берәр кая барырбыз, дип исәпләде. Язгы табигать белән хозурланып хыялга бирелеп килгән егет, өйгә керүгә кече якта кеше булмагач, тиз генә түр якка үтмәкче иде, игътибарсызлыгы аркасында идән асты капкачының ачык икәнен күрмичә туп — туры шунда егылып төште. Ярый әле авыртып яңа төзәлгән аягына зыян килмәде, сырты белән ниндидер йомшак әйбергә төште. Нәрсә булганын төшенер хәлгә килгәч, үзенең бәрәңге капчыклары өстендә ятуын һәм ике кызның гаҗәпләнүдәнме, куркуданмы чынаяк тәлинкәсе кадәр булып ачылган күзләрен күрде.

Кызларның берсе апасының Энҗесе, икенчесе теге вакытта хастаханәгә әтисенең хәлен белергә килгән кыз иде. Ул арада апасының: «Келәт тәрәзәсеннән Илназның бик ашыгып өйгә кереп киткәнен күргән идем, әллә күземә күренде шунда бер җирдә юк», дигән тавышы ишетелде. Кызлар нәрсә булганын аңлап кычкырып көлеп җибәрделәр. Апаларының бәрәңге чыгарып ятышлары икән, Энҗе иптәш кызын — Гөлчәчәкне дә булышырга алып кайткан. Кыз балкып елмайды, Энҗегә үзләренең таныш булуларын әйтте. Илназ бик урынлы килгән булып чыкты, тиз — тиз генә эшне бетерделәр. Чәйләр эчкәч егет кызларны кинога барырга күндерде. Бергәләшеп кинога бардылар, аннан соң Илназ кызларны мороженое белән сыйлады, юк — бар сөйләшеп урамда йөрделәр.

Шулай итеп Илназ кыз белән дуслашып китте. Матур гына йөреп, укып бетергәч өйләнештеләр, инде балалары бар. Нигә андый җыр җырлый икән соң Гөлчәчәк? Шулай уйлап Илназ эчтән генә көйде, хатынына берни дә сиздермәскә тырышса да, элеккечә булып кала алмады, үз-үзен тотышы башкачарак була башлады.

Шуның белән Гөлчәчәкнең дә күңеленә шик салды: «Бала булгач мине яратмый башлады ахры», — дип борчылды хатын. Шулай итеп бер-берсенә аптырый-аптырый яши бирделәр.

Ниһаять беркөнне Илназның шик-шөбһәләре таралды. Ул үзенең урынсыз шикләнүләре, юләр көнләшүләре өчен читенсенеп куйды.

Гөлчәчәк бала белән авылга әниләренә кунакка кайтып киткән иде. Илназ эштән кайткач кирәкле кәгазьләрен эзләп өйнең астын-өскә китерде. Шкафның иң өстәге тартмасын ачып җибәрүгә идәнгә бер кочак дәфтәрләр коелды. Илназ кызыксынып дәфтәрләрне кулына алды, бу дәфтәрләр хатынының көндәлекләре иде. Алар аңа хатынының 15 яшьтән башлап барлык тормышы турында сөйләп бирделәр.

Көндәлекләрдә сүз Гөлчәчәкнең тәүге саф мәхәббәте турында бара иде. Кызның эчкерсез яратуын аңламаган, төннәрен ялгыз гына мендәрен чылатып йокысыз үткәрүен төшенмәгән икән туң йөрәкле егет. Ул Гөлчәчәкне башкага алыштырган, инде әллә кайчан гаиләле булган. Гөлчәчәкнең хисләре шигъри юлларга салынган иде.

Дәфтәрләрне онытылып укый торгач, Илназ үзенә багышланганнарын да тапты. Гөлчәчәкнең иң җылы хисләре, назлы сүзләре белән тулы иде ул дәфтәрләр: «Мин дөньяда иң кадерле кешемне, насыйп ярымны таптым. Илназым миңа никадәр шатлык, бәхетләр, күңел җылысы, чын сөю бүләк итте. Беренче мәхәббәтем, аннан башка берәүне дә ярата алмам, дип өзгәләнеп үткәргән көннәрем, йокысыз төннәрем хәзер үземә көлке булып тоела. Үзеңне күрергә дә теләмәгән кешене ничек яратып булгандыр инде. Сабый чак, дөньяны якты төсләрдә генә күрә торган вакыт шул. Хәер барлык иптәш кызлар да шулай җавапсыз мәхәббәт утында яндылар бит. Барысы да соңыннан үз бәхетләрен таптылар, мин бәхетле, бик бәхетле!» — дип язган сүзләрне укыды Илназ.

Икенче биттә, Гөлчәчәк әле җырлый торган җырның сүзләре Һәм «Бу җырның сүзләре бик дөрес, юләрләнеп борчылып йөрергә ярамый, чын сөю соңрак килә!» — дип язылган иде. Илназ сәгатькә күз салды, төн уртасы җитеп килә иде инде. Тиз-тиз генә таратып атылган әйберләрне җыештырды, дәфтәрләрне кире урынына куйды, өйдә тулы тәртип булдырды. Таң алдыннан гына йокларга ятты. Иртәгә Гөлчәчәк кайтачак, аны каршылырга барасы бар иде.

Илназ йокыдан күтәренке кәеф белән бөтен гәүдәсендә җиңеллек тоеп уянды. Гөлчәчәкне каршыларга берничә сәгать вакыт бар иде әле. Күңелендә хатынын куандырасы, кечкенә генә бәйрәм бүләк итәсе килү теләге уянды. Ул тиз генә базарга чыгып төрле тәм-том, Гөлчәчәккә матур букет сатып алды. Чәчәкләрне суга утыртт тиз генә табын әзерләде.

Авылдан борчулы уйлар белән кайткан Гөлчәчәк, иренең элеккечә ягымлы елмаюын, наз тулы күзләрен күргәч, тынычланып калды. Өйгә килеп керүгә андагы тәртипне, матур табынны, чәчәкләрне күргәч исе китте. Рәхмәт тулы нурлы күзләрен күтәреп иренә карады, аннан карашын баласына күчерде. Сабый әти-әнисенең бәхетенә куангандай, дүрт бөртек тешен күрсәтеп көлә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100