Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшьлектәге ялгышлар үткәндә калды»

Равия янына бармыйча калган ялларда ул башка кунак кызларын озатты, кызларның әле берсе, әле икенчесе егетнең алдына менеп утырды.

news_top_970_100

Раил белән кунак кызы Равия авыл Сабан туенда таныштылар. Яңа гына университетны бетергән Равия дус кызы Камиләгә кунакка кайткан иде. Камилә белән Раил сыйныфташлар, кыз, җаен китереп «егет, йоклап йөреп, авызыңны ачып калма» дип шаяртып та алды. Раилме инде йоклый торган егет?! Кунак кызларын ярата ул, кызларның да озын буйлы, чем кара егеткә күзләре тиз төшә.

Ул арада Раил Равияне кочагына бөтереп алды да, парлы биюгә алып чыкты. Сабантуйдан соңгы дискотекада алар бер-берсенең кочагында «эрегән» иде инде. Камилә ике дустын кавыштырганга бер куанды, бер борчылды. Дәвамлы булырмы икән бу мавыгу?!

Равия егетне ошатты, әмма ул техникум гына бетергән, гади эшчеләр гаиләсеннән, аның гаиләсе кабул итәрме икән? Равиянең әти белән әнисе галим кешеләр һәм кызларына да «укыган егеткә кияүгә чыгарга кирәк», дип әйтәләр иде. Гади эшчеләр белән галимнәр гаиләсе туганлашса, аларның сөйләшергә дә сүзләре булмаячак бит дип борчылды Равия. Ә үзе Раилнең килүен көтте, ошатты ул егетне.

Раил кызларсыз тормаса да, кунак кызы ничектер күңелгә кереп калган иде. Бер атнада Равия янына шәһәргә барырга булды. Алар икәүләп шәһәр урамнары белән танышты, юктан гына көлештеләр, юктан гына үпкәләгәндәй иттеләр. Төрле бәйрәмнәр, дусларның туган көннәре, ял көннәре алар гел бергә иде. Раил Равия белән мөнәсәбәтләрне җитди кабул итте. Әмма Равия янына бармыйча калган ялларда ул башка кунак кызларын озатты, кызларның әле берсе, әле икенчесе егетнең алдына менеп утырды. Бу хәлне күреп торган Камиләгә уңайсыз иде, Раил дә уңайсызлана. Әмма ул Камиләне белә, ул дус кызына әйтмәячәк.

Раил гаебен «юар» өчен Камиләгә шоколад, конфет ташый инде.

«Синең хыянәтеңдә минем тешләремнең ни гаебе бар? Ташыма миңа шоколад», — дип ачуланды Камилә сыйныфташын. Ә бу вакытта Равия дус кызына шалтырып егете турында сораша иде. «Нишли? Үзе генәме? Кызларны биергә чакырмыймы?» — дип сораулар яудыра иде.

«Мин алдакчы, әмма мин аларның мөнәсәбәтләрен бозучы түгел», — дип тынычландыра иде Камилә үзен.

Равия белән Раил өч ел очраштылар, егет үз гадәтен ташламады. Чибәр егет сөйгәне янына бармаганда да һич күңелсезләнми иде.

Равиянең әти-әнисе Раилне кабул итәргә теләмәде, кызларын «сиңа тиң түгел» дип үгетләп тә карадылар. Равия үз сүзендә нык торды, Раилгә генә кияүгә чыгачагын әйтте. Равия ярата иде… Ул бүген бәхетле иде, иртәгесе өчен ишәк кайгырсын… Өч елдан соң, егеткә үзе тәкъдим ясады, «өйләнешәбез», диде ул.

Алар өйләнеште. Туйда Камилә шаһит булды, ЗАГСка кергәндә аның аяклары калтырады. Ул дусларының бу бәхетле көне өчен шатлана иде, күпме сер саклавы юкка булмады бит, яшьлек дуслары кавышты.

...Равия шәһәр кызы буларак авылда килен булып яшәү турында уйлап та карамады, Раилне шәһәргә алып китте. Авыл малае шәһәрне яратты, ташкала да аны кабул итте.

Раил белән Равилә гаилә җанлы булып чыктылар. Хәзер алар ике ул үстерәләр, үрнәк, бәхетле гаилә булып яшиләр. Камилә аларны күзәтеп куана, ул бит юкка сер сакламаган, бу матур гаилә туарга тиеш булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100