Яшьлек хатасы...
Зилия белән Рафилнең аерылышканнарына бик аз вакыт узды әле. Әмма яшь егетнең тормышы асты өстенә килергә шул ара да җитте.
Зилия авылга кайтып йөрүче шәһәр егете Рафилне күптән белә иде. Алар күрешкәндә исәнләшеп узалар.
Зилия шәһәрдә, университетның соңгы курсында белем алды. Яңа ел каникулларын әти-әнисе белән авылда уздырам дип кайтты. Яңа ел табынына каз пешергәндә май чәчрәп, кызның кулы каты пеште.
Яңа ел кичендә кулын бинт белән бәйләп, Зилия дус кызлары белән клубка чыкты. Яшьләр барысы бер түгәрәккә биергә басты. Зилия Рафил янәшәсенә туры килгәнен абайламады да башта. Кулларын селтәп биегән шәһәр егете пешкән кулына китереп суккач, түзеп булмаслык авыртудан идәнгә чүгәләде. Кулдагы кипшеп килгән яра әллә ничә якка ярылып китте кебек тоелды аңарга.
Янына дуслары җыелышты, Рафил мең кат гафу үтенде һәм Зилияне урындыкка утыртты. Хәлен сораштырды, бинтны чишеп, яраны карарга тәкъдим итте. Аннары Рафил Зилиянең кулын тоткан килеш янында утырды да утырды. Клуб ябылганчы Зилия яныннан китмәде.
Рафил кызны озата кайтты, икенче, өченче көнне дә... Яңа ел каникулларын алар бергә үткәрде. Зилия бу мөнәсәбәтләрнең җитди булмаячагын аңлый иде, чөнки егет аннан өч яшь кече. Бер кичтә егет үзе дә Зилиягә бу хакта әйтте. Егетне яшь аермасы борчый кебек тоелды.
Әмма кинәт кабынган хисләр өермәсендә алар бу хакта икесе дә онытты. Йөрәге буш булган Зилия, «ни булса шул булыр» дип, хисләр тәэсиренә бирелде, ул мөнәсәбәтләргә каршы түгел иде.
Егет белән кыз шәһәрдә очрашу көнен билгеләделәр. Зилиянең диплом эшен язып бетерәсе бар иде, шуңа алар өч көннән очрашырга булдылар. Әмма егет, өй телефонына шалтыратып, иртәрәк күрешүне, өч көн көтә алмавын әйтте. Кыз ризалашты.
Рафил эштән соң Зилия янына килде, «сине күрмичә торган бер көн ун көн кебек булды» дип, кызны кочагына алды. Рафил Зилиянең озын бөдрә чәчләрен таратып салганын ярата иде, аларның матурлыгына сокланып туя алмавын гел әйтеп торды. Шулкадәр игътибарлы иде егет, килгән саен Зилиянең әле дә төзәлеп бетә алмаган кулына дару сөртеп, яңа бинт белән бәйләп куя иде.
Алар өчен бүгенге хисләре мөһим иде. Алар йөрмәгән шәһәр урамы, бильярд клубы калмады. Рафил бик тә бильярд уйнарга ярата, Зилияне дә өйрәтергә тырышып карады, әмма кызга карап тору күбрәк ошый иде.
…Көннәрнең берендә Рафил Зилияне дустының туган көненә алып барды. Дусларына да гел игътибарлы, компаниядә әле биеп, әле кыланып үзенә каратып торучы Рафил бүген үзен башкача тотты. Ул кич буе Зилиянең яныннан бер адым да китмәде, кызны югалтудан курыккан сыман, кочагыннан чыгармады. «Ник мин сине иртәрәк очратмадым икән», — дип әйтеп тә куйды әле. Зилия егетнең нигә алай дип әйтүен сорады, әмма Рафил җаваптан качты.
«Бер-беребезне күптән белә идек бит, ә хисләр кабынсын өчен минем кул пешәргә тиеш булган», — дип көлде кыз,җәрәхәт эзе калган кулын күрсәтеп. Рафил аны тагын да катырак кочаклап сүзсез утырды да утырды. «Әйдә бильярд уйныйк инде, Зилияңне урламаслар», дип шаяртып алды дуслары.
Бу көнне яшьләр озак бәйрәм итте. Кафе каршында саубуллашып, икесе ике таксида ике якка кайтып киттеләр. Рафил шәһәр читендәге бистәдә, ә Зилия шәһәр үзәгендә яши. Элек егет кызны таксида гел үзе кайтарып куя иде. Бүген шактый соңга калынды, шуңа алар аерым кайтырга булдылар.
...Очрашырга сөйләшкән кичне егет күренмәде. Зилия 19 яшьлек егет белән җитди мөнәсәбәтләр булмаячагын сизенә иде, әмма нәкъ бүген, менә шулай тиз тәмамланасына әзер түгел иде. Хисләр дөрләп янганда ничек шулай берни әйтми юкка чыгарга була?!
Кыз егетне өч кич көтте, ә ул күренмәде. Башка көтәргә кирәкми, килмәячәк, дип үзен кулга алды кыз.
Бер айга якын вакыт узгач, ул Рафилнең туе булачагын ишетте. Соңгы очрашуда егетнең «ник сине иртәрәк очратмадым» дигән сүзләре колагында кайтаваз сыман озак яңгырап торды кызның. Менә бит нәрсә аңлаткан икән аның сүзләре… Аңлашылды… Рафил ул вакытта барысын да сөйләп, матур кичне бозарга теләмәгән.
Зилия белән очраша башлаганчы ук, Рафил ара-тирә бер кыз белән очрашкалап йөргән. Ул кыз, үзенең балага узганын белгәч, Рафилне эзләп тапкан.
...Зилия университетны тәмамлады, эшкә урнашты. Шәһәр урамындагы бәйрәм чарасында Зилиянең күзе бик каты шаулашкан егетләр компаниясенә төште. Анда Рафил дә бар иде, ул да Зилияне күрде. Бер-берсенә карап күпме басып торганнардыр, Рафил Зилия янына килеп тә басты. «Сәлам, мөмкинме сине кочакларга», — дип кызның җавабын да көтмичә кочагына алды да озак җибәрми торды. «Гафу иттеңме мин юләрне? Әмма син бәхетле булырга тиеш! Ишетәсеңме мине, бәхетле бул!», дип Зилиянең күзләренә төбәлде.
Егет үзенең берни әйтми юкка чыгуын аңлатуны кирәк тапмады. Гаилә тормышының барып чыкмавын, Зилияне оныта алмый изалануын да сөйләмәде. Зилия белән Рафил аерылышканга бик аз вакыт узган иде, әмма егетнең тормышы асты-өскә килергә шул да җитте. Уртак танышлары Рафилнең аерылганын һәм Зилияне сагынып яшәвен җиткерде. Бер ялгышлык аркасында корылган гаилә бала тугач та таркалган иде…