Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьлек хатам озата килә...

Бу бетеп баручы авылда яшьләргә эш юк иде. Кайнана да зәһәр, ике бала ияртеп килгән хатынны кабул итәргә теләмәде.

news_top_970_100

Зәмирәгә 19 яшь. Бүген туй көне. Болай иртә кияүгә чыгарга җыенмаган иде бит. Егетләр яратты үзен, берсе китсә, икенчесе, өченчесе килде. Игътибарсыз калганы булмады. Менә Зөфәр генә китмәде, мунча себеркесенең яфрагы сыман ябышты… Нәтиҗәдә бүген Зәмирә 8 айлык корсагы белән аны көтеп утыра.

Иртән торып өстәл әзерләделәр. Зәмирәнең дус кызлары җыелды, аңа туй күлмәген кияргә ярдәм иттеләр. Тик Зөфәре генә күренми, җитмәсә, кәрәзле телефон заманы да түгел…

Кызлар да көтеп арды, тамаклары ачыкты, Зәмирәнең әнисе аларны табын артына утыртып ашатты. Зәмирә кысан туй күлмәгендә өйдә көтеп зарыкты, бүлмәсенә кереп караватына утырды да: «Килмәсә килмәс, салам да атам хәзер күлмәкне», — диде дә аягындагы туфлиләрен салып ташлады. Дус кызлары егете килмәс микән инде дип бер-берсенә карашты.

Шул вакытта ишегалдында сызгырган тавышлар ишетелде. «Килделәр!» — дип бертавыштан куанышты өйдәгеләр.

Кияү егетенең юлда машинасы ватылып калган, шуны ремонтлап ятканнар. Табын артында иркенләп утыра алмадылар, ЗАГСка соңгы калалар иде. Ике район арасы да ашыкканда ерак — ике сәгатьлек юл. ЗАГСка атылып диярлек керделәр, Зәмирә Зөфәрнең балдагын алды, төшереп тә җибәрде… Шаһит кыз тәгәрәгән балдакны алып бирде. Кунаклар яхшыга түгел инде бу дигәндәй, бер-берсенә карашты.

Туй күңелле булды, Зәмирә генә нык арыды. Кияү белән кәләшкә, Зәмирәнең туган тиешле абыйларына һәм дус кызларына да бер бүлмәгә урын җәйгәннәр иде. Бүлмә кысан, эссе. Шуннан Зәмирәнең икетуган абыйсы кызларны су буена таңны каршыларга әйдәде. Кызлар шатланып риза булды, чөнки алар яшь пар янында ятып йокларга яхшысынмый иде.

Яшьләр су буена төште. Зәмирәнең туганы Кәрим учак ягып җибәрде. Ул арада кияүнең дус егете дә гитара күтәреп килде. Яшьләр күңелле итеп утырды. Таң да атып килә инде. Шулвакыт Зөфәр килде. Ул яшьләрне өйгә кайтырга кыстый башлады. Әмма Кәрим беркем дә кайтырга теләмәвен, күңелле утыруларын, ә яшь кияүгә хатыны янына кайтырга кирәклеген әйтте.

Әмма Зөфәр кайтырга уйламады да, ул Зәмирәнең дус кызы Ләлә янына килеп утырды, аңа сүз катты, су буенда йөреп килергә тәкъдим итте. Кыз ризалашмады, аның кочакларга үрелгән кулларын этеп торып ук басты. Ләләгә Кәримнең дә күзе төшкән иде, аның яңа гына өйләнгән кияү кешегә ачуы чыкты, егет кабынып китте. Кызлар ике «әтәч» арасына керде. Зөфәр исә: «Мин өйләнәсе кеше түгел идем, улым туасын белеп кенә өйләндем бит. Бер айдан улым туа инде! Кайтмыйм мин. Зәмирә алҗыган, йоклый инде», — диде. Яшьләр су буеннан авыл халкы көтү куарга чыккач кына кайтты…

Өйләнешкәннәренә бер ай булгач, Зөфәр белән Зәмирәнең уллары туды. Балага Азат дип исем куштылар. Яшь гаилә кайнана-кайнаталары белән кечкенә генә йортта яшәде, авылда эш юк, Зөфәр вакытлыча эшләрдә йөрде. Азатка өч яшь булганда кызлары Алисә туды.

Кызларына өч яшь тулгач, яшь гаилә балаларны Зәмирәнең әти-әнисенә калдырып, Казанга китте. Зөфәр автобус йөртте, Зәмирә кондуктор булып эшләде. Алар шәһәрдә фатир яллап яшәделәр, ялларында балалар янына кайттылар. Әмма фатирга түләп тору аларның эшләгән акчасын «ашап бара» иде, үз куышыңны булдыру турында хыялланырлык та түгел.

Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре дә киеренкеләнде. Ике еллап шулай эшләгәч, алар каладан кайтты. Әмма аерылып… Зөфәр үз авылына кайтып китте, ә Зәмирә әти-әнисе, балалары янына кайтты. Зәмирә шәһәргә китеп кибеткә эшкә урнашты, бергә эшләүче кызлары белән фатир яллап яшәде. Балалар әби-бабай тәрбиясендә үсте. Зөфәр балалар янына килмәде, алимент та түләмәде.

Зәмирә интернеттан Ренат белән танышты. Ренат шигъри җанлы кеше иде, матур сүзләре белән яшь хатынның башын әйләндерде. Алар никах укыттылар. Зәмирә балаларын алып, шәһәрдәге эшен ташлап, икенче авылга яңа тормыш башларга кайтып китте.

Зәмирәнең тормышындагы яңалыкларны каяндыр белеп алган, ничә еллар балаларын да күрмәгән Зөфәр пәйда булды. Ул исерек килеш килеп, балаларны үз авылына алып китәргә даулап йөрде. Әмма аның балаларга да кирәге юк иде инде… Алар әтисез, аның ярдәменнән башка үсте…

Зәмирә янә булдыксыз ир белән тормышын бәйләп ялгышты… Бу бетеп баручы авылда яшьләргә эш юк иде… Кайнана да зәһәр хатын, ике бала ияртеп килгән хатынны кабул итәргә теләмәде. Ничек тә акча эшләргә кирәк иде. Алар иллеләп каз бәбкәсе алып үстерергә булды. Балалар бу бәбкәләр белән су буеннан кайтып кермәде. Әби кеше балаларга каты торды, нинди эсседә аларны: «Бәбкәләр суда тиз үсә, барыгыз, саклагыз», — дип чыгарып җибәрде. Зәмирә балаларын яклый алмады, ире дә балаларны өнәми иде. «Әрәмтамак булып ятмасыннар эшләсеннәр», — дип кенә кычкыра иде ул. Балалар әби-бабайлары белән телефоннан сөйләшкәндә «сезгә кайтыйк» дип елаша башладылар. Әти-әнисе Зәмирәгә шалтыратып: «Балаларны тилмертмә, кайтар, үзең калсаң калырсың», — диде. Зәмирә калмады, үзе дә кайтты.

Зәмирә янә шәһәргә эшкә урнашты, ялларында авылга кайтып йөрде. Балалар әби-бабасына ярдәм итешеп үстеләр. Зәмирәнең улы Азат техникумны да бетерде инде. Бүген армиягә озату мәҗлесенә әзерләнәләр. Бу мәҗлескә Зәмирәнең яңа танышы да кайтты. Ул аннан хәйран олырак, илле яшьләргә якынлашып килүче ир-ат иде. Алар Казанда фатир яллап яшәде. Зәмирәнең улы армиягә китте, кызы мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килде. Камилә әнисе һәм аның яңа ире белән бер бүлмәле фатирда бер еллап яшәделәр.

Зәмирәнең яңа ире фатирга киткән акчаны кызгана башлады. Авылга кайтып хайван үстереп, ит сату планы белән Зәмирәне авылга әйдәләде. Зәмирә алдагы ялгышларыннан сабак алмаган иде, бу юлы балалар белән кайтмыйм, ошамаса китәрмен әле дип янә караңгы, бетеп баручы, эш булмаган авылга, бергә яши торган иренең әти-әнисеннән калган иске генә йортына кайтты.

Балалар Зәмирәнең әти-әнисендә үз көйләренә калды. Камил армиядән кайтты, эшкә урнашты. Кызы Алисә дә укып бетерде инде, шәһәрдә эш эзли. Ә әниләре белән аның чираттагы ире сирәк кайта, чөнки терлекләрне калдырып булмый.

Бу кайтканда балалар әниләрен яулыктан, озын күлмәктән күреп аптырап китте. Зәмирә белән ире намазга басканнар. Хәерлегә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100