Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләр кемне үз итә: яшьләр тыңлый торган иң популяр җырлар

Яшьләр нинди җырлар тыңлый? «Көмеш кыңгырау» журналисты, Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучысы Алия Нурисламова «Интертат» өчен махсус күзәтү ясады һәм шушы яшьләр тыңлый торган җырларны барлады.

news_top_970_100
Яшьләр кемне үз итә: яшьләр тыңлый торган иң популяр җырлар
pixabay.com

Һәр чорның яшьләр генә яратып тыңлый торган җырлары, кумирлары була. Кайвакыт өлкән буын кешеләре яшьләрне аңламый, аларны зәвыксыз дип тәнкыйтьләргә ярата. 

Ләкин өлкәннәргә артык таләпчән дә булырга кирәк түгелдер, чөнки яшьләр замананы үзләренчә күрә, кабул итә. Киртәләрне җимерергә теләп, рухи иркенлеккә омтыла. Бүгенге яшьләрне зәвыксыз дип уйларга ашыкмыйк, чөнки заманасы нинди, җыры шундый инде аның. Әйтик, хәзер колагына наушниклар тыккан егетләр-кызлар ниндидер субкультура вәкилләренә охшыйлар, аларның кайберләре корея җырчыларын тыңлый. Минем танышларым арасында мәктәпне тәмамлагач, Кореягә барырга теләүчеләр дә бар.

Яшьләр нинди җырлар ярата соң? Монда уртаклык юк, чөнки интернет челтәрендә җыр яңгырау белән, һәркем үз фикерен җиткерергә ашыга: кемгәдер җырчының киенү стиле, кемгәдер музыкасы, кемгәдер видеоролигы ошарга, я ошамаска мөмкин. Бүген популяр буласы килгән җырчы «кешечә» киенмәскә, үзенә генә хас фишка белән тамашачыны җәлеп итәргә ярата: берәүләр ак линза кия, кайберләре тау башына пианино менгереп куеп, шунда уйный, кыскасы фантазияң нәрсәгә җитә инде. 

Шул ук вакытта танылган җырчылар да яшьләрдән калышмаска тырыша. Николай Басковның Даня Милохин (Даниил Милохин) белән яздырган клибы белән берара кызыксыну уятты. Аларның иң танылган җырлары Николай Басков & Даня Милохин — «Дико тусим».

Даня Милохинга килгәндә, ни өчен ул тамашачыга ошый? Чөнки ул үзенең берникадәр наданлыгыннан оялмый, башкаларга кушылып үзеннән көлә белә. Ябык кына артистның матур булмаудан читенсенмичә бөкләнеп урындыкта утыруы аны яшьтәш роленә кертә, яшь тамашачыга ошый. Аның аккаунтына унике миллионнан артык кеше язылган. Ул рәхәтләнеп акча эшли, шуңа күрә аңа артык акыллы булып күренү кирәкми.

7-10 яшьләрдәгеләр өчен җырның мәгънәсе әһәмиятле түгел, ләкин алар җырчылардан үрнәк алалар. 14 яшькә җиткәч, яшүсмерләр җитдирәк җырлар тыңлый, җырларның мәгънәсе бар, диләр.

«Голос-дети» тапшыруында жюри булып утыручы Егор Крид, Баста да популяр. Егор Крид үзе төшкән фильмнарындагы геройлары кебек ниндидер романтик җырчы булып кала, шуңа күрә яшьләр аннан ниндидер космик герой ясарга яраталар. Танылган җырлары — «Голос», «Зажигалки».

«Егор Крид миңа ошый, аның җырлары, тышкы кыяфәте, киемнәре ошый, ул ярдәмчел һәм сөйкемле, җырлары да бик матур», — ди минем дусларым. Ә менә Чаллы шәһәрендәге 2 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучы Камил Гатин Егор Кридны яратмый. Ул моны түбәндәгечә аңлатты: «Ул үзен матур тота белми, шулай ук мин аның җырларында мәгънә тапмыйм, сәер җырлар».

Яшьләргә тагын нинди җырлар ошый? Эчтәлеккә килгәндә, никтер сүгенү сүзләре, жаргон сүзләр кергән җырлар популярлык казана. Хәтта безгә таныш бер гаиләнең яңа гына теле ачылып килә торган кызлары, музыка яңгырап, билгеле урынга җиткәч, «АУФ» дигән сүзне кабатлый, әле бармагын да бөкли.

  • Ауф — хуплауны билгеләүне аңлаткан яшьләр сленгы. Соңгы арада Тикток, мемнарда, рэперларның текстларында популяр сүз. Бу сүзнең тәрҗеәсе юк, ул «по кайфу» дигән сүзнең тәрҗемәсе дип тә, Кавказда чыккан, бүре улавы авазына охшатып кабатланган сүз дип тә әйтәләр. Аның үзенең «смайлигы» да бар — югары күтәрелгән имән бармак.

Россиянең танылган рэп-башкаручысы Моргенштернның җырлары бик популяр. Аның иң танылган җырлары «Дуло», «Cadillac».

Моргенштерн — үз вакытының продукты. Моргенштерн — ул заманча уңыш. Ул яшьләрне котырта, шуңа аның белән кызыксыналар. Ә менә өлкәннәргә ул ошамый, аны яшьләрдә зәвыксызлык тәрбияли, дип гаеплиләр.

6 Б сыйныф укучысы Динар Якиев: «Мин Моргенштернның җырларын ишеткәч, кушылып җырлый башлыйм, аның җырлары, битлары, басслары бар. Аннары миңа Макс Корж ошый, бу минем яраткан җырчыларның берсе, аның треклары кызык, матур һәм шәхсән минем өчен аның җырларында мәгънә бар».

Дораның (Дарья Сергеевна Шиханова) яшүсмерләр яратып тыңлый торган җыры «Я втюрилась» дип атала. Дораның тавышы йомшак, назлы. Аның җырлары матур, шулай ук киенүе күпләргә ошый, актив кыз, аны күзәтүе һәрвакыт кызык.

Хәзер ТикТок блогерлары да җырлый башлады.

2 гимназиянең укучылары — Илназ Сөнгатов белән Рифат Усманов Валя Карнавал, Егор Шип иҗатын өйрәнделәр. «Валя Карнавалның тавышы яхшы, ул стильле киенә һәм үзен формада тота», — дигән нәтиҗә ясадылар. Малайлар Клава Кокканы да мактадылар: «Аның үзенчәлекле идеяләре бар, без кайвакыт аның җырларына кушылып җырлыйбыз». Аларга Камил Гатин кушылды: «Иң яхшы җырчылар — Мияга һәм Панда, тик миңа күбрәк Мияга ошый, мин аның җырларын яттан беләм, миңа аның тавышы бик ошый, тагын мин аның кебек киенергә телим», — ди ул.

Хәзер яшьләр инглиз телендә өлкәннәргә караганда яхшырак белә, шуңа күрә чит телдәге җырлар да бик популяр. Америка җырчысы Билли Айлишның Трамп белән булган низагыннан соң бик күп яшьләр аның тормышын күзәтә, җырларын тыңлый башладылар. Яшь җырчы АКШның ул вакыттагы президенты Трампка каршы чыкты, Байденга тавыш бирергә өндәде. Трамп, моңа җавап итеп, Билли Айлишның иҗатын тыярга тырышты, бу исә җырчының популярлыгы тагын да артуга гына китерде.

6 нчы сыйныф укучысы Алинә Габидуллина Билли Айлиш турында: «Җырларының сүзләрен белмим, кайчагында аңламыйм, тик аның тавышы тылсымлы, һәм ул бик югары нокталарны ала».

Яшьләр яратып тыңлый торган җырларның үз тарихлары бар. Яңа җырлар туа тора, тормыш алга бара. «Җырның ертыгы юк», аларның бик сирәкләре генә вакытлар узу белән сакланып кала. Ә әлегә ул җырлар яшьләрнең тормыш бизәге, уртак мавыгуы гына. Шуңа күрә яшьләр әллә нәрсә тыңлый дип өлкәннәр борчылмасын иде, дип уйлый идем мин. 

Фикерем үзгәрде: Казан гимназиясендәге фаҗигадан соң мин музыканың җимергеч көч тә булырга мөмкин икәнен аңладым. Теләсә нәрсә тыңлап, үзеңне җәфаламаска кирәк. Синең нинди эчтәлектәге җырны тыңлавыңнан яныңдагы кешеләрнең сиңа мөнәсәбәте формалаша, синең үзбәяң үзгәрә. Сәламәт яшәү рәвешен эзләгән кебек, кеше дәрәҗәсен төшермәслек җыр тыңларга кирәктер.

Популяр җыр авторлары һәм җырлар (Алия Нурисламова фаразы буенча):

Ваня Дмитриенко «Венеро-Юпитер» 

Konfuz «Ratata»

Miyagi Andy Panda

«Патрон». «Дикая кассандра»

Slava Marlov «Ты горишь как огонь»

10AGE «Нету интереса»

Султан Лагучев «Горький вкус»

Semee Soda Luv «Голодный пёс»

Канги «Эйя»

Bodiev «Крузак»

Клава Кокка «КРАШ»

Uncle Flexxx «Camry 3.5»

Rakhim «Синий Ламборгини»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100