Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшьләр иде, икесе дә бик кызганыч»: Кайбычта ике бертуган янып үлгән

Кайбыч районы Олы Бирәзә авылындагы янгында ике ир кеше һәлак булган. Аларның әтиләре янган өйдән чыга алган. Хәзерге вакытта янгынның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_top_970_100
«Яшьләр иде, икесе дә бик кызганыч»: Кайбычта ике бертуган янып үлгән
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотолары

18 март төнендә Кайбыч районы Олы Бирәзә авылындагы янгында ике бертуган ир кешенең һәлак булуы турында язган идек. Алар — абыйлы-энеле 1980 елгы Виктор һәм 1988 елгы Андрей Шиваровлар. Янгын турында Олы Бирәзә авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова сөйләде.

«Янгын башланган төгәл вакытны атый алмыйм, шәхсән үземә төнге сәгать унберләрдә шалтыратып хәбәр иттеләр. Шул йорт каршында яшәүче күршеләре күреп алган. Төн бит, бөтен кеше йоклый. Янгын сүндерүчеләрне чакырттым, үзем дә янгын урынына киттем. Янгын сүндерүчеләр 12 минут эчендә килеп җиттеләр.

Мондый хәлләрне көтмисең инде дә, шулай да һәрвакыт әзер булып тору комачауламый. Безнең авылда андый очрак өчен мичкәгә су җыелып куела. Юллар чистартылган иде. Күрше авыл җирлегеннән һәм районнан янгын сүндерүчеләр килде. Аларның эшенә берни дә комачауламады», — ди Оксана ханым.

Авыл башлыгы сүзләренә караганда, йорт тулысынча янып бетә. Ул кирпеч белән тышланган щитовой өй була. Шиваровлар гаиләсенең кош-кортлары, маллары булмый. Янгынның каян килеп чыкканы әлегә билгесез, тикшерү эшләре бара.

«Абыйлы-энеле Виктор һәм Андрей бу йортта әтиләре белән яшиләр иде. Аталары Юрий Викторович — сукыр, пенсионер, аңа быел 70 яшь тулачак. Ул баскыч төбенә чыккан булган, шуннан аны күршеләр тиз генә алып чыгып киттеләр. Аның монда авылда тагын ике кызы бар әле, хәзер ул кызларында. Хастаханәгә мәрәҗәгать итүнең кирәге булмады, үзебезнең авыл фельдшеры ярдәмгә килде. Юрийның башында бер пешкән ярасы бар иде, болай хәле ярыйсы.

Менә ике яшь ир кешенең ник чыга алмауларын без белмибез. Сөрем исе бик яман бит, мунчадагы юк истән дә башлар әйләнә кайвакыт», — ди ул.

Кичә абыйлы-энеле туганнарның берсе колхозга төшеп эшкә урнашырга да йөргән.

«Бу гаиләне үрнәкләр рәтенә куеп булмаса да, начар дип кенә дә әйтә алмыйм. Виктор һәм Андрейның даими эш урыннары булмады, эшсез тормадылар: тегендә, монда эшләп алалар иде. Эчкәлиләр дә иде инде, яшермим. Виктор аерылган иде, ә Андрей өйләнмәгән иде булса кирәк. Алар бит элек вахта белән китеп эшлиләр иде.

Шиваровлар гаиләсе зур. Юрийның тагын 4 кызы бар. Ул урамда калмаячак, бер кызында яшәр ул. Бу мәсьәлә күз уңында тора минем. Андый гаиләләргә күз-колак булып торырга кирәк.

Яшьләр иде, икесен дә бик кызганыч инде. Язмышлары шулай булганмыдыр. Нинди генә булсалар да, зур фаҗига бу. Мәетләрен экспертизага алып киттеләр. Күмү йолаларын тиешенчә башкарачакбыз», — ди Оксана Емельянова.

Янгын чыккан йортта газ кертелмәгән булган. Утын ягып җылыта торган булганнар. Янгын тирә-күрше йортларга зыян китермәгән. Шиваровлар йорты башкалардан 30 метр чамасы ераклыкта урнашкан булган.

«Ул төн салкын иде. Җиле булмау да яхшы булды, югыйсә уттан шартлаган шифердан да ут күчүе мөмкин», — ди авыл җирлеге башлыгы Оксана ханым.

Шиваровлар гаиләсенең авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100