Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләр өчен торак, хөкүмәттә кадрлар алмашы һәм татар язучылары: Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашып сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторлары белән очрашты. "Татар-информ" очрашуның стенограммасын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Яшьләр өчен торак, хөкүмәттә кадрлар алмашы һәм татар язучылары: Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашып сөйләште

Миңнеханов Р.Н.:

Хәерле көн барыгызга да, исәнмесез.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, дуслар! Зур халыкара вакыйга – безнең илебездә, Казан шәһәрендә узачак 45 нче Вордлскиллс дөнья чемпионаты алдыннан сезне Казанда сәламләвебезгә шатбыз. Ул 22 көнне ачыла, ә 27 көнне инде тәмамлаячакбыз. Бик зур вакыйга, анда 63 ил катнаша һәм гомумән, чемпионатка әзерлек бик җитди булды. Ил җитәкчелеге, Президент, Премьер-министр тарафыннан ярдәм бик зур булды. Оештыру комитеты рәисе итеп Голикова Татьяна Алексеевна билгеләнде.

Барысы да тәртибе белән бара, күркәм традицияләребез дә бар - әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашабыз.

Брилев әфәнде, Сезнең безнең белән булуыгыз бик әйбәт. Чөнки без бүген республикада бара торган процесслар турында сөйләшәбез. Мөгаен сезнең дә сорауларыгыз бардыр, чөнки матбугат чаралары – ул кулланучыга, республика гражданнарына мәгълүматны ирештерү генә түгел, ә кире элемтә дә, без теге яки бу карарларга халыкның нинди мөнәсәбәттә булуын да күрәбез.

Тулаем алганда, матбугат чаралары теләге буенча хөкүмәт атна саен теге яки бу темаларны яктыртып тора.

Шулай да, тамашачыларның нинди дә булса сораулары, кызыксынулары бардыр. Сез бүген аларны бирә аласыз.

Тагын бер кат барыгызны да сәламлим. Рәхим итегез.

Хәбибуллина С.Н. – «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе»:

Рөстәм Нургалиевич, Сез Ворлдскиллстан башладыгыз. Мин шуның белән дәвам итим әле. Бу хокукны безнең республика, Россия 2015 елда алган иде. 4 ел вакыт сизелмичә дә узып киткән. Менә Сез Ворлдскиллс әләмен күтәрдегез. Бу зур әзерлекнең беренче нәтиҗәсе дә бар. Май аенда Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасы медальләр саны буенча беренче урын алды. Без медальләрне, әлбәттә, бу чемпионаттан да көтеп калабыз. Шушы зур халыкара вакыйга алдыннан Сез үзегез нинди хисләр кичерәсез һәм анда катнашачак Татарстан егет-кызларына, аларның әти-әниләренә, тренерларына ниләр теләр идегез?

Миңнеханов Р.Н.:

Әлбәттә, бу безнең илебез өчен бик зур вакыйга. Без көрәшкәндә шушы чемпионат Россиядә үтсен дигәндә бик зур көч куйдык. Безгә Бельгия шәһәре һәм Франциянең Парижы белән көрәшергә туры килде. Әлбәттә, дөнья торышлары безнең файдага түгел иде. Санкцияләр, тегесе, монысы. Шуларга карамастан, без Казанны, Россияне матур итеп күрсәттек. Һәм шушы вакыйга менә безнең Казанда үтәчәк.

Икенчедән, без 2015 елдан бу Ворлдскиллс системасында Россия күләмендә эшлибез. Бу нәрсә белән бәйле? Беренчедән, без эш кешесе, хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Бүгенге көндә ул дәрәҗә тиешле урында түгел. Шуңа күрә уку йортларына, менә шушы һөнәргә өйрәнү үзәкләренә без бик зур игътибар күрсәттек. Ил күләмендә дә аларга игътибар үзгәрде, безнең республика күләмендә дә.

Без 31 үзәкне без тәртипкә китердек. Бу үзәкләр ел саен тагын да артачак. Һәм моның нәтиҗәсен без май аенда Россия чемпионатында күрдек. Татарстан бу чемпионатта беренче урынга чыкты. Без Мәскәүне дә узып чыга алдык. Ул бик зур хезмәт – укытучылар, ата-аналар хезмәте, безнең шушы балаларыбыз хезмәте. Без моның белән горурланабыз.

Бүгенге безнең алда бик зур эш– шушы чемпионатны зур дәрәҗәдә үткәрергә кирәк һәм Россия командасы алдынгы булырга тиеш. Шушы юнәлештә Россия күләмендә дә, Татарстан күләмендә дә бик зур эш бара. Мин ышанам, без моннан үзебезгә бик күп файдалы күнекмәләр алачакбыз, күп танышулар булачак.

Ачылу тантанасына безнең Премьер-министр Дмитрий Анатольевич Медведев килергә тиеш. Әгәр дә уңай булса, ябылу чарасына Президентыбыз Владимир Владимирович килә. Шуңа күрә бик тырышып әзерләнәбез.

Хәбибуллина С.Н. – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе»:

Рәхмәт.

Садыйков Ш.М. – «Татар-информ»:

Рөстәм Нургалиевич, хәзер зур күләмле республика проектлары турында югары трибуналардан бик күп сөйләнә. Сезнеңчә алар халыкның тормыш сыйфатына ничек тәэсир итә? Хәзер Татарстан нинди дә булса яңа проект тәкъдим итәргә әзерме әле?

Миңнеханов Р.Н.:

Татарстанда яшәүче кеше буларак, бу проектларның кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясавын аңларга тиеш.

Эш системалы нигездә төзелергә тиеш – проектлы офис, проектлы идарә. Бу элементларның кайберләре бездә инде бар һәм, әйтик, соңгы 10-15 елда без теге яки бу мәсьәләләрне актив рәвештә системалы хәл итәргә тырышабыз.

Шушы бурычларны хәл итү өчен без программалар кабул итәбез. 5 ел элек алар 27 иде, ә бүген 40. Әлбәттә бу кешеләрнең тормыш сыйфатына бәйле; бу мәктәпләр дә, балалар бакчалары да, хастаханәләр дә, бакча ширкәтләре дә, агросәнәгать комплексы да, юллар да. Бу эшләп торган тулы бер спектр. Төрле районнарда 25тән алып 35кә кадәр программа тормышка ашырыла.

Республикадагы сырхауханәләрне тәртипкә китерү, бер стандартка туры китерү өчен соңгы 2 елда зур акчалар бүлеп бирәбез. Андый программалар күп.

Яки мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын алыйк. Юлларны күрәсез. Бакчачылык ширкәтләре, онытылып беткәннәр, аларга юллар белән ярдәм итәргә кирәк. Мин бу эшнең нәтиҗәсе бар дип саныйм.

Без төрле районнарда, торак пунктларда республика халкы белән еш очрашабыз. Әлбәттә, узып барышлый, фельдшер-акушерлык пунктларын, төзек юллар, урамда утлар булуын күрү рәхәт. Бу тормыш сыйфаты. Дөрес, безгә барлык шушы проблемаларны колачлар өчен әле күп эшлисе бар. Безнең алда хәзер нинди бурыч торуын сорадыгыз. Ул бик амбициоз проект, аны безнең “Бердәм Россия” партиясендәге хезмәттәшләр тәкъдим итте. Бу “Безнең ишегалды” проекты. Бүген якынча 30 процент ишегалды тәртипкә китерелгән. Ел саен без билгеле бер суммалар бүлеп бирәбез, әмма бу гына җитәрлек түгел. Безнең гражданнар, өйләреннән чыгуга, иң башта ишегалдына килеп чыга. Без, мәсәлән, соңгы 4 елда 328 объектны төзекләндердек, бу –парклар, скверлар, яр буйлары кебек иҗтимагый киңлекләр. Әмма ишегалдында балаларга яки олыларга утырып торырга урын юк, бөтен җиргә машина куелган икән, бу билгеле күңелсез.

Хәзер зур эш башкарыла. Беренчедән, без 15 августка кадәр инвентаризация уздырабыз, республикадагы һәр ишегалдының паспорты булачак. Хәзер “Бердәм Россия” муниципалитетлар белән шөгыльләнә инде, кешеләр белән фикер алышулар бара: алар моны ничек күрергә тели, нинди формада булуын телиләр. Якын арада без 3 еллык программа кабул итәргә тиеш. 3 ел эчендә бу бурычны хәл итәргә телибез. Бу бик зур, бик кыйммәтле программа, ләкин без бу бурычны чишә алабыз, бу республиканың көченнән килә дип уйлыйм. Бу һәр гражданин, республикада яшәүче һәр кеше күрерлек булачак. Үз алдыбызга шундый программа куябыз.

Нуриева Д.А. – ГТРК «Татарстан»:

Рөстәм Нургалиевич, дәүләт программалары кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тота. Кешеләр үзләре аларны әзерләүгә ни дәрәҗәдә җәлеп ителгән? Аларның фикерләре исәпкә алынамы? Сез ничек эшлисез?

Миңнеханов Р.Н.:

Бик җитди теманы кузгаттыгыз. Парклар, скверлар, иҗтимагый киңлекләр программасын башлаганда без яхшы компетенция алдык. Сезгә билгеле булганча, без Мәскәүдән белгечне - Наталия Фишманны чакырттык; ул бик күп нәрсә алып килде, “Архдесант” дип аталган фикердәшләр командасы туплады. Әлбәттә, кешеләрнең фикерен дә профессионаллар формалаштырырга, алар сөйләргә, күрсәтергә тиеш. Һәм без моны эшләдек. “Безнең ишегалды” программасында да шушы система эшләячәк.

Безнең дәүләт хезмәтләре порталында электрон хезмәт бар. Анда кешеләр тавыш бирә ала. Һәм без аны кулланачакбыз. Бүген ул тулы көченә файдаланыла инде. Төрле формалар бар:, гражданнар җыены, иҗтимагый тыңлаулар, референдумнар.

Бездә үзара салым формасы бар - кешеләр юллар ясау, чишмәләрне төзекләндерү, зиратларны тәртипкә китерүне үзләре хәл итә һәм шуның өчен референдумда тавыш бирә. Гражданнардан җыелган һәм сум өчен без 4 сум бүлеп бирәбез, ләкин бу очракта инде төзелгән объект гражданнар контролендә була һәм аның алга таба куллану бөтенләй башкача оештырылачак. Бу безнең авыл районнарында бик нәтиҗәле эшли, шуңа күрә кешеләргә нәрсә кирәклеген аңлау бик мөһим.

Ә гомумән мин 40 программа дидем. Алар ничек барлыкка килде соң? Бездә “Халык контроле” системасы бар, анда гражданнар яза. Без республикада булган проблемаларның җыелмасын булдырабыз һәм, теге яки бу юнәлешнең критик масса булуыннан чыгып, карар кабул итәбез. Сез дөрес әйттегез, алга таба моның нинди формада булырга тиешлеген - ишегалды буламы ул, җәмәгать киңлегеме – моңа гражданнар тавыш бирергә тиеш. Шуңа күрә мондый компетенция инде бар.

Сорау:

Шәһәрләрдә төзелеш буенча масштаб нинди булачак?

Миңнеханов Р.Н.:

Барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын без тәртипкә китерергә тиеш булачакбыз. Шәхси участок ишегалдына кагылмый бу. Мин инде 30 процентны колачлаганны әйткән идем. Өч ел эчендә без барлык ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш.

Кайсы елда нинди ишегалдын төзекләндереләсен хәбәр итәрбез. Бәлки кайсыгыз да булса, хәтерлисездер, тузган торакны юк итү программасы бар иде, аны ул вакытта Минтимер Шәрипович башлап җибәрде һәм кайсы йортның кайчан күчереләчәге язылган иде. Бу программа 2005 елга кадәр тормышка ашырылды. Без бу юлы бу якынча шулай, кешеләр һәр конкрет ишагелдында программаның кайсы елда тормышка ашырылачагын белерлек итеп эшләргә телибез.

Сорау:

Финанслау күләме инде билгеле түгелме?

Миңнеханов Р.Н.:

Финанслау күләме 50 млрд сумнан да ким булмаячак.

Брилев С.Б. – “Вести” программасы:

Рөстәм Нургалиевич, сез хәзер элеккеләрне исегезгә төшердегез, мин дә, рөхсәт итсәгез, шулай итәр идем. Мин республикада 40 яки 50 тапкыр булдым, әмма иң нык истә калган вакыйга “Ак Барс”ның “Авангард” белән уены булды. Мин килдем һәм кинәт кенә, вакыйга гасырлар чигендә узуына карамастан, бөтен трибуналар “Россия, Россия” дип алкышлады. Мин бик гаҗәпләндем, һәм хәзер дә сез, татарча җавап биргәндә, “Россия командасы” дигән сүзтезмә кулландыгыз.

Әйтәсем килгәнем шул: без - мәскәүлеләр, үз чиратыбызда, “Татарстан командасы”, чөнки без республика тормышын күзәтәбез.

Элекке заманга кайтсак, тагын бер бик истә калган әйберләрнең берсе әлбәттә – ул монда гамәлгә ашырылган социаль ипотека программасы. Хәзер Сез Федераль Дәүләт Советында торак базары һәм төзекләндерү буенча эшче төркемне җитәкли башладыгыз. Төзекләндерү турында сүз булды, ә менә торак базары турында ни әйтерсез?

Мин бераз федераль һәм бераз республикакүләм сорау бирим әле. Милли проектларга салынган программа, ягъни 2024 елга торак тапшыруны берничә тапкыр арттыру нияте гамәлгә ашырырлыкмы?

Һәм мин тагын махсус өйрәнгән сүзне язып алдым, андый сүзләрне гадәттә бизнес-газеталарда укыйсың, әмма хәзер монда телисеңме-теләмисеңме аларның мәгънәсенә дә төшенү кирәк. Сүзем эскроу-хисаплар турында – алар яңа системага комачауламасмы?

Миңнеханов Р.Н.:

Президент куйган бик амбициоз, бик катлаулы бурыч бар. Сыйфатлы торак – ул кешеләрнең сыйфатлы тормышы дигән сүз. Әгәр синең торагың сыйфатсыз, уңайсыз һәм тирә-ягың да уңайсыз икән, ничек инде сыйфатлы, уңай итеп яшәп булсын? 120 млн (торак кв.м) – бу бик катлаулы бурыч. Аның катлаулылыгы без шуның кадәр төзи алырбызмы дигәндә түгел. Без 150не дә төзербез. Хәзерге төзелеш ресурслары моны эшләргә мөмкинлек бирә. Без бүген республикада 2 млн 400 кв м торак төзибез, әмма безгә 3600-3700гә җиткерергә кирәк.

Брилев С.Б. – “Вести” программасы:

Ә нәрсә кирәк алайса? Кешеләрнең сатып алу мөмкинлеләреме?

Миңнеханов Р.Н.:

Сатып алу мөмкинлекләре мәсьәләсе. Без Президентка җиткергән берничә әйберне гамәлгә ашырасы бар, әмма әлегә алар буенча чишелеш табылмады.

Беренчесе – ипотека алуы мөмкин булырга тиеш. Без торакка мохтаҗ булган гражданнар турында сөйлибез. Бу яшьләр. Бала алып кайтасылары килгән, яки кечкенә торакта көн күреп, аны зурракка алыштырасы килгәннәр. Кагыйдә буларак, торакны олы кешеләр алмый, статистика да күрсәтә – торакны яшьләр сатып ала. Бүгенге ипотека ставкасы 8дән артык процент иде, аннары уннан артты, хәзер тагын бераз төште, әмма бу яшь гаилә өчен күтәрә алмаслык. Ул 5 проценттан артык булмаска тиеш. Нәрсә генә әйтсәк тә, ни генә эшләсәк тә, без торак төзәячәкбез.

Ел башында бездә сатылмаган 16 мең коммерцияле фатир бар иде. Ипотека 7%ка кадәр төшәчәк дип тә әйтелде. Ул күтәрелде, ә кешеләр бит көтә. Ни өчен ул 10 яки 10,5% белән алсын, 7% була диелде бит? Мин 7 түгел, 5 булырга тиеш ул дип саныйм. Күп балалылар, демографияне яхшырту юнәлешендә җитди эшләргә теләгәннәр өчен тагын да түбәнрәк ясарга кирәк. Бу - беренче бурыч. Ә төзү ул проблема түгел.

Беренчесе – ипотека бәясе. Ул кешеләр күтәрә алырлык, әмма кыска сроклы булырга тиеш түгел. Бездә социаль ипотекада 28 елга кадәр, ягъни зур сроклы акчалар кирәк. Бу мәсьәләне чишәр өчен банкларның зур срокка биреп торырлык акчалары булырга тиеш.

Икенче тема. Күз алдыгызга китерегез – 120 млн кв м торак төзергә кирәк, ди. Без аны төзербез. Чистарту корылмалары, җылылык, электр энергиясе, ягъни инженерлык коммуникацияләре кирәк булачак, бу бик җитди тема һәм аны комплекс рәвештә хәл итәргә кирәк. Әгәр анда балалар бакчасы, мәктәп юк икән, нигә анда торак төзергә соң? Яшь гаиләнең бала табасы килә, аларга балалар бакчасы, мәктәп кирәк, шуңа комплекслы карау кирәк.

Урыннан:

Машиналарны куярга урын кирәк.

Миңнеханов Р.Н.:

Әйе, машиналарны кую урыны да. Без республика өчен генә хисап ясадык: 17,5 млн кв м торак төзү өчен инфраструктурага гына да 67 млрд сум кирәк. Алар бит кыска вакыт эчендә кирәк, ә бу зур акча. Бу суммаларны торак сатып ала торган кешеләргә аудару бик кыйммәткә төшә. Менә бу ике бурычны без Виталий Леонтьевич Муткога җиткердек, ул биредә шушы көннәрдә киңәшмә уздырды. Без бу хакта сөйләштек.

Эскроу-хисаплар турында. Беләсезме, бу мәҗбүри гамәл. Илдәге бик күп күп гражданнар алданды. Кайбер очраклар ул жуликлар белән бәйле иде, күп очракларда алар акчаларын җыеп, чит илгә чыгып китте. Кайбер очракларда ул акчаны дөрес тотмау, дөрес кертем ясамау яки кирәгеннән ким акча җыю белән бәйле. Әмма акчага торак төзеп булмый.

Әлбәттә, ил җитәкчелеге, хөкүмәт эскроу-хисаплар турынад карарны кабул итәргә мәҗбүр булды, ягъни кешеләр акчаларын югалтмый, монда гарантия бар.

Брилев С.Б. – “Вести” программасы:

Әмма бизнес та килеп чыкмый.

Миңнеханов Р.Н.:

Тискәре яклары бар. Хәзер күп кенә төзүчеләрнең проектлы финанслау тәҗрибәсе юк. Җирне рәсмиләштерергә, межаларга, проект кирәк, юридик хезмәтләр шундый катлаулы процессларның тулы бер комплексы.

Икенчесе: бары тик эре банкларда гына проектлы финанслау буенча белгечләр бар. Мин атна саен диярлек төзүчеләрне һәм банкларны чакырам, бу эш бара. Без укулар, мастер-класслар оештырабыз. Без бу дәверне үтәрбез һәм эскроу-хисаплар схемасы буенча эш итәргә өйрәнербез дип уйлыйм.

Брилев С.Б.:

Сез моны федераль дәрәҗәдә кертергә тәкъдим итәсезме?

Миңнеханов Р.Н.:

Без тәкъдим итәбез, без моны сөйлибез, әмма могҗизалар булмый. Без бу сорауларга җавап табарга тиеш. Бу ил Президенты тарафыннан куелган бурыч, аның буенча фикерләшмибез, без ипотека бәясен яңадан карау һәм инженерлык мәсьәләләре буенча карарлар кабул итү юнәлешендә эшләячәкбез. Бу мәсьәләләрне федераль ярдәмнән башка хәл итеп булмас.

Вавилова Е.В – KazanFirst:

Рөстәм Нургалиевич, хәзерге милли проектлар – республикабызда проектлар белән идарә итүнең беренче тәҗрибәсе генә түгел. Бу механизм ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм, сезнеңчә, монда ниндидер кабатлау юкмы, мәсәлән, сырхауханәләрне төзекләндерүгә без милли проектлар буенча да, республика программалары буенча да акча тотабыз.

Миңнеханов Р.Н.:

Беләсезме, бернинди кабатлау да юк. Президент карарны имзалады, һәм ул чынлыкта бәһасыз, 12 юнәлешле, һәрберсе күп тармаклы, мәсәлән, сәламәтлек саклау. Безнең линия буенча гына да анда, ялгышмасам, җиде блок. Бу көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү, без моңарчы тотынырга да курыккан яки әкренләп кенә хәл ителә барган иң катлаулы мәсьәләләр. Шуңа да барлык илкүләм проектлар матур гына һәм дөрес итеп республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар эченә кереп китте.

Без 2024 елдан соң да яшәячәкбез бит әле, тагын да җитди һәм амбицияле бурычлар куелачак, шуңа бу мәсьәләләрне проектлы, комплексны хәл итү нәтиҗәләр бирәчәк. Төрле фикерләр бар, төрле сүзләр йөри. Беләсезме, әгәр без кешеләрнең тормышын яхшырту өчен нидер эшләсәк, бу инде уңай булачак. Бу юнәлешләр республика, муниципалитетлар һәм гомумән ил гражданнары өчен уңай.

Шуңа без һәр юнәлеш буенча җаваплыларны билгеләдек. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгы. Ул булмаса, Казан башка төрле булыр иде. Әгәр Универсиада булмаса, Казан хәзер 1000 еллыгын үткәргәннән соң калган кебек булыр иде. Һәр вакыйганы алып карагыз.

Яки дөнья чемпионатын күрегез. Беренчедән, дөнья чемпионатын үткәрүне без отканга һәм безгә аны үткәрүне ышанып тапшырганга зур рәхмәт. Дөньякүләм, куәтле күргәзмәләр үзәге төзедек. Бурычлар безне тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә. Регион да көч кертә, федераллар да булыша. Бу - уртак эш.

Вавилова Е.В – KazanFirst:

Ачыклап китәргә мөмкинме? Сез җаваплылар билгеләнде дип әйттегез. Илкүләм проектлар өчен республикада кем җавап бирә?

Миңнеханов Р.Н.:

Төп җаваплы – мин. Мин әлегә республика җитәкчесе булып эшлим һәм бар нәрсә өчен мин җавап бирәм.

Юнәлешләр - сәламәтлек саклау, социаль өлкә, агросәнәгать комплекслары өчен вице-премьерлар җавап бирә, алар барысы да җаваплы. Әлбәттә, штаб җитәкчесе дә җаваплы, ул – Премьер-министр. Бу безне тонуста тота һәм без федераль коллегалар алдында хисап тотарга тиеш. Федераль проектларны гамәлгә ашыруны алып барган министрлыклар белән барлык килешүләр дә төзелгән.

Вавилова Е.В – KazanFirst:

Һәр милли проектның максатчан күрсәткечләре була. Шәхсән сезнең өчен аларның уңышлы гамәлгә ашырылуының төп күрсәткече нинди булачак?

Миңнеханов Р.Н.:

Сезгә уңайрак булачак. Менә хәзер сезгә Казанда ныграк ошыймы, әллә элегрәк яхшырак идеме?

Вавилова Е.В – KazanFirst:

Хәзер бик ошый.

Миңнеханов Р.Н.:

Ә бу без барысын эшләдек тә, туктап калдык дигән сүз түгел. Без сезгә тагын да ошасын өчен эшләргә тиеш: Казанда гына түгел, Чаллыда, Сабада, Кукмарада, авылда, бөтен җирдә. Әмма бу зур һәм озын юл. Әлбәттә, Казан – ул республикабыз башкаласы, монда, һичшиксез, беренче чиратта, әмма бу башкала периметрында булырга тиеш түгел, район үзәге периметрында булырга тиеш. Республикада яшәүче һәр кешенең, илдәге һәр кешенең моны тоюы мөһим. Бу бурычны Президент куя.

Сәламәтлек саклауга карагыз. Андагы параметрларга болай гына ирешеп булмый, сәламәтлек саклау системасын тулысынча үзгәртергә, заманча технологияләр кулланырга кирәк. Иң мөһиме: авыруларны кисәтү юнәлешендә җитди эшләргә кирәк. Без һаман кешеләрне дәваламакчы булабыз. Моны эшләргә кирәк, әмма без профилактикага бик аз чаралар тотабыз һәм аз көч куябыз.

Авыл кешесе егылмыйча хастаханәгә бармый. Аның вакыты юк, маллар, бакча, утын әзерлисе, башкасы бар. Аларның тормышка карашы шундый. Без кайбер төбәкләрне карадык, аларда күчмә поликлиникалар бар. Без һәр торак пунктны тикшерерлек шундый шундый күчмә поликлиникалар ничәү кирәк булуын санап чыгардык. Алар шәһәргә, район үзәгенә бара алырлар иде, әмма бармыйлар, нибары 10 процент бара.

Мин Тәтештә булдым, бер комплексны карадым, чират иде. Ул кайсы вакытка киләсен белә, килә. Күрше барса, башкалары да бара. Бездә дүрт мобиль поликлиника булачак, ай ахырында аларның барысы да эшли башлаячак. Алар Казанның, Чаллының, Әлмәтнең әйдәп баручы медицина үзәкләренә беркетелгән. Һәм без көн саен аларның ничек эшләвен контрольдә тотачакбыз. Бу заманча комплекслар. Без алар өчен махсус тягач-КАМАЗлар алдык, алар һәр торак пунктка керә алачак. Табибларны да уңайлы автобусларда китерәчәкбез.

Тәтештә карадым, кешеләр бик канәгать иде, бу эштән файда булыр дип уйлыйм. Без әле моңа барып җитмәгән идек, әмма күрәбез – әгәр без моны эшләмәсәк, без алга куелган бурычка ирешә алмаячакбыз. Ягъни җитди карарлар кирәк.

Хәбибуллина С.Н. – «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе»:

Рөстәм Нургалиевич, безнең республикада онкология буенча планнар нинди?

Миңнеханов Р.Н.:

Онкология мәсьәләләре бик җитди, зур үзәкләрне заманча җиһазландырырга кирәк, әмма иң мөһиме, тагын бер әйтим, профилактика, проблемаларны башлангыч чорында ачыкларга кирәк.

Тәтештә миңа әйттеләр - 2-3 көн эшләгән дәвердә өч кешене кабат тикшерергә юллаганнар. Башлангыч стадиядә ачыклау бик мөһим.

Иң җитди блоклар – онкология, йөрәк-кан тамыры авырулары, тагын 7 юнәлеш.

Шерстнев С.В. – ТК Эфир:

Рөстәм Нургалиевич, яңадан илкүләм проектларга әйләнеп кайтсак. Аларны Владимир Путинның май указлары белән чагыштыралар. Әмма Россия хөкүмәтендәге кайберәүләр масштаблы проектларның кыска вакыт – биш ел эчендә тормышка ашырылуына шикләнә. Аерым алганда, Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин шикләнүен әйтте.

Сез Татарстан алар 100 процент тормышка ашырачак дия аласызмы?

Миңнеханов Р.Н.:

Беләсезме, теләсә кайсы программаны тәнкыйтьләргә мөмкин. Безнең кайсыдыр өлкәдә әзерлегебез югарырак, кайдадыр түбәнрәк. Һәрбер төбәк өчен дә бу индивидуаль, бу бит һәркем өчен шаблон түгел. Татарстан өчен хисап саннары бар, алар кискен, әмма алар бар һәм без алар буенча эшлибез. Һәр регионның үз саннары, үз күрсәткечләре бар. Мөгаен, кемдер кайбер параметрларга ирешә дә алмас, әмма бу бәла түгел. Без гомумән ил өчен бик күпне эшләячәкбез.

Татарстанга килгәндә, моңа кадәр Татарстан ышанычны һәрвакыт аклады. Президент алдында, ил җитәкчелеге алдында кызармаслык итеп эшләрбез.

Брусницын А.В. – "Бизнес—Онлайн":

Рөстәм Нургалиевич, сайлаулардан соң кадрларны алыштыру була, шундый күренеш бар. Менә хәзер дә сайлау алды исемлекләрендә берничә җитәкче бар – Марат Әхмәтов, Азат Хамаев, Айрат Зарипов, берничә район башлыгы.

Бу уңайдан сорау: яңарту курсы дәвам итәчәкме? Бу җитәкчеләрнең эшчәнлеген ничек бәяләр идегез? Соңгы елларда хөкүмәткә килгән яшь министрлар, яшь җитәкчеләр төркемен ничек бәялисез?

Миңнеханов Р.Н.:

Беренчедән, Парламент – ул хакимият органнары системасында бик мөһим өлеш. Парламентта бүген алдыбызда торган бурычларны куярлык һәм үтәрлек тәҗрибәле кешеләр булырга тиеш дип саныйм.

Бездә тәҗрибәле коллегаларны я Дәүләт Думасына, я Федерация Советына юнәлтү практикасы бар. Бернең һәрвакыт муниципалитетлар җитәкчеләренең берсе Федерация Советы әгъзасы. Быел да шулай итәргә ниятлибез.

Бу нормаль процесс. Бу коллегаларыбыз профессионаллар, яхшы коллегалар. Авыл хуҗалыгы министры эшен күз алдына китерегез. Ничә ел Марат Готович районда эшләде, бер мәртәбә Дәүләт Думасына җибәрүне сорады, мин аны үгетләп калдырдым. Мин Дәүләт Думасын формалаштырганда аңламадым – кешедә шундый тәҗрибә бар, ә аңа берни тәкъдим итмәделәр, аны депутат кына итеп җибәрү дөрес булмас иде.

Азат Хамаев та тәҗрибәле иптәш. Айрат Зарипов та тәҗрибәле, андый кешеләр кирәк. Беренчедән, парламент яңарырга тиеш, ул бит син бер килеп гомер буе утыра торган урын түгел. Парламентныы яңартырга кирәк.

Мин яшьләргә каршы түгел, әмма Парламентка тәҗрибәле, авторитетлы кешеләр килергә тиеш. Әмма башта иң мөһиме – сайлауларны югары дәрәҗәдә уздыру. Аннары гына хәрәкәт барлыкка килергә тиеш. Әгәр кеше үзенең позициясен үзгәрткәч хәрәкәт була икән, ул ниндидер энергия ала.

Брусницын А.В. – "Бизнес—Онлайн":

Ә сез лаеклы алмаш сайладыгызмы?

Миңнеханов Р.Н.:

Лаеклы алмашлар бар. Теләсә-нинди вазифага алмаш бар. Татарстанда кадрлар кытлыгы юк. Бездә теләсә кайсы вазифага белгечләр күп. Яшь, бик амбициоз, бик талантлы, эшләргә әзер булган кадрлар бар.

Хәрәкәт булырга тиеш. Безнең бу коллегалар чыннан да тәҗрибәле, абруйлы. Алар парламентта файдалы булачаклар. Парламент бит ул утырышлар гына түгел. Алар бик күп йөри, күп очрашалар уздыра, үз инициативаларын кертәләр, шуңа парламентта андый кешеләр булу хөкүмәткә дә, Президентка да яхшы терәк.

Саушина А.А.– "Реальное время":

Рөстәм Нургалиевич, быел августта “Татнефть” Директорлар советы дивидендлар түләүгә чиста табышның 100 процентын тотарга карар итте. Ягъни, ел йомгакларын көтеп тормыйча, беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча хәл итте. Бу нәрсә белән бәйле?

Миңнеханов Р.Н.:

Беләсезме, безнең акционерлар килешүендә компания табышның кимендә 50 процентын дивидендлар түләүгә тотарга тиеш. Бу халыкара практика, бу акционерлык җәмгыятенең нәтиҗәлелеген бәяли торган критерий.

Әгәр соңгы елларны алсак, безнең компания капиталлаштыру буенча бик җитди үсеш кичерде. Бу идарә системасы да, булган керемнәр дә, шулай ук дивиденд сәясәте һәм нәтиҗәле эш тә.

Дивидендлар түләүгә килгәндә, бу инвестицияләрдә чагылыш табачакмы? Юк. Мин Татнефть Директорлар советы Рәисе буларак бик игътибар белән күзәтеп барам. Барлык инвестпрограммаларны да кабул итәбез, инвестпрограммалар кимеми, әйләнештәге акчалар да җитәрлек. Һәм иң мөһиме – компаниянең капиталлашуы, рейтингы үсә. Шуңа күрә нинди дә булса куркыныч янаулар күрмибез, әйләнештәге капитал җитәрлек, инвестпрограмма формалаша, керем күрсәткечләре яхшы, һәм әлбәттә без - акционерларның берсе.

Мин “Безнең ишегалды” программасы турында әйткәндә, сез аны күпме торачак дип сорадыгыз. Әгәр “Татнефть” компаниясенең шушындый дивиденд сәясәте булмаса, бу бурычны 3 елда чишәбез дип әйтә алмас идек.

Сорау:

Ягъни, моңа акчаларның бер өлеше...?

Миңнеханов Р.Н.:

Әйе, әлбәттә.

Сорау:

Ягъни “Связьинвестнефтехим”?

Миңнеханов Р.Н.:

Әйе, “СИНХ” авырлыкның төп өлешен үзе күтәрәчәк. Ягъни, нәрсә өчендер акча туздыру гына түгел.

Урыннан:

“Татнефть”кә рәхмәт.

Миңнеханов Р.Н.:

“Татнефть” компаниясе социаль ипотека, агросәнәгать комплексларына ярдәм итү программалары, ягулык, социаль объектлар буенча бик күп эш башкара. Ягъни, “Татнефть” компаниясе үз дә бик күп акча тота. Бюджетка түләүләрдән тыш, дивидендлар, үзенең социаль сәясәте аркылы да. Республика өчен күп акча тота. Бу безнең иң зур казанышларыбызның берсе.

Брилев С.Б.:

Рустам Нургалиевич, Сез үз вакытында “Татнефть” аркылы чыганакларга кувалдалар кагып кертергә мәҗбүр иткән идегез. Берничек тә онытылмый торган вакыйга, әмма мин нефть темасы тәмамланса, бераз теманы үзгәртергә теләр идем. Мин коллегаларымны бүлдермәдемме? Юллар турында сөйләшәсе иде.

Татарстан юллары хәзер билгеле дәрәҗәдә Мәскәүгә күчте, димәк безнең транспорт инфраструктурасы да үзгәрә. Күптән түгел Мәскәүдә дә шундый категорияләр белән фикер алышкан идек: Көнбатышта безгә иң якын яхшы юллар – Белоруссиядә, ә Көнчыгышта әйбәт юллар Татарстанда башлана.

Беренче сорау. Ялагайлану дип уйламагыз, шулай да сез моны ничек эшлисез, чөнки аерма искиткеч. Мәскәү дә начар юллардан әле генә арына башлады. Сез подрядчыларны, хезмәт күрсәтүчеләрне “кул идарәсе” ысулы белән сайлыйсызмы? Ничек эшли бу?

Күптән түгел генә, узган телевизион сезон ахырында Россиянең транспорт министры белән безнең интервью булды, бу юнәлешкә әле тотыналар гына. Монда аерма бар.

Һәм юллар темасын дәвам итеп. Кайда Татарстан, шунда тизйөрешле магистральләр, соңгы айларда алар турында төрле әйбер сөйләделәр. Алар булачакмы, юкмы, юлларның алдагы планы нинди?

Миңнеханов Р.Н.:

Беренчедән, юллар буенча. Яхшы юллар, беренче чиратта – ул яхшы проект документациясе һәм яхшы подрядчы. Без республикада 1000 еллыкны да, Универсиаданы да уздырдык. Шушы зур вакыйгалар юлларга күп инвестицияләр кертергә мәҗбүр итә. Быел гына да республика өлеше 32 миллиардтан артык. Бу зур күләм һәм бездә профессионаллар командасы, юл-төзелеш комплексы оешмалары формалашты, алар иң заманча технологияләрне сатып ала. Һәм әлбәттә инде, бик кырыс контроль.

Әгәр стандартка туры килми икән, без киредән эшләргә мәҗбүр итәбез. Бездә заказчы системасы бик таләпчән, тик заказчыдан башка бездә дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дә бар. Без һәр объектны гарантия белән кабул итәбез. Еш кына бу эшкә катнашырга һәм киредән эшләтергә мәҗбүр итү дә сер түгел.

Брилев С.Б.:

Сезнең традицион гарантия күпме, 3-5 елмы?

Миңнеханов Р.Н.:

Ялгышмасам, 5 елга кадәр бугай.

Брилев С.Б.:

Шушы 5 ел эчендә нәрсә дә булса булса...

Миңнеханов Р.Н.:

Кагыйдә буларак, берәр нәрсә булса, ул бер ел эчендә була инде.

Брилев С.Б.:

Төзүченең үз хисабыннан.

Миңнеханов Р.Н.:

Әлбәттә. Без кабул иткән вакытта да, технологиянең үтәлмәвен күрәбез икән, киредән эшләргә мәҗбүр итәбез.

Брилев С.Б.:

Ә ВСМ (тизйөрешле магистраль), түләүле юллар буенча?

Миңнеханов Р.Н.:

Бүген тизйөрешле магистраль темасы кузгатылды. Башта төзибез дигән карар булды, аннан соң төземибез дигән карар.

Брилев С.Б.:

Ә ул нинди карар, сез беләсезме? Мин буталып беттем инде.

Миңнеханов Р.Н.:

Тема әле ябык түгел, бәлки бу тынычландырадыр. Беләсезме, тизйөрешле магистральнең нәрсә икәнен Кытай үрнәгендә карарга була. Ялгышмасам, Кытайда 18 мең чакрым иде, күләм ягыннан алар иң зуры. Якын арада 25 мең булачак. Мин Кытай башлыгы белән сөйләштем, ил зур, ничек күченеп йөрисез дип сорадым. Ә алар әйтә – бу проблема түгел, чөнки аларда бар җирдә тизйөрешле һәм автомобиль магистральләре.

Акчасыз калу ничек кенә авыр булмасын, безгә тизйөрешле магистраль дә, юллар да төзергә туры киләчәк. Безнең ил зур, башка юл юк. Казан-Чаллы арасындагы М-7 юлының инде ике яклы, I категориягә яраклаштырылган булуы өчен бүген без Россиянең Транспорт министрлыгына бик рәхмәтле. Анда күпме аварияләр булды, күпме гомерләр өзелде, ә хәзер бу мәсьәлә юк.

Һәм, әлбәттә, йөк ташу күләме арта, икътисад үсә һәм бүген Мәскәү – Түбән Новгород – Казан яңа магистрале төзү яки искесен киңәйтү турында фикер алышалар. Хәтта Россиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин да машинада килде. Бөтен бәла нәрсәдә? Без бүгеннән чыгып фикер йөртәбез. Бу безнең иң зур хата. Ә 10 елдан нәрсә булачак? Юлны ким дигәндә барыбер 5 ел төзергә кирәк. ә 10 елдан нәрсә булачак? Бүген М-7 трассасын карасак, ул тулган инде. Шуңа күрә юл төзергә кирәк. Автомобиль юлын иртәрәк тә төзергә кирәктер дип уйлыйм.

Брилев С.Б.:

Параллель рәвештәме?

Миңнеханов Р.Н.:

Бүтән икътисади зоналарны да киңәйтү өчен ул башкачарак урыннан узарга тиеш. Турыдан-туры икенче М-7 юлы булырга тиеш түгел, ә икътисади яктан кызыклы булган башка юнәлешләрне колачларга тиеш. Идел аркылы салынган бер күпер бар. Нәрсә инде ул? Шуңа күрә Идел аркылы күпер, яңа М-7 кирәк.

Тизйөрешле магистральгә килгәндә. Бу магистральне һичшиксез Питерга да, Казанга да, башка якларга да төзергә кирәк. Безнең бурыч - илне үзгәртү, аны мобиль итү. Казаннан утырып китеп, 3,5 сәгатьтән соң Мәскәүдә булганда ул мобиль булачак инде. Образлы итеп әйткәндә, бу башка ил булачак.

Әгәр икътисади файдасыннан чыгып карасак, юлны безнең якка таба төзергә кирәк. Туризм мәнфәгатьләрен алсак, бу Питер яки Сочи, әмма беренче урында икътисад булырга тиеш. Башта без икътисад, өстәмә акча кереме булачак урыннарда магистральләр төзергә тиеш. Туристлар да өстәмә керем, әмма бу инде икенчел. Хөкүмәт карар кабул итәр, бу юллар төзелер дип уйлыйм.

Брилев С.Б.:

Рөстәм Нургалиевич, моңа азмы-күпме этәргеч биргән зур вакыйгалар турында телгә алдыгыз. Сүз уңаеннан бу мантыйк Татарстанда гына түгел, Петербургның 300 еллыгында булган яхшы мәгънәдәге шок терапиясендә күзәтелә, соңыннан анда “Сигезлек” очрашуы узды, Сочи, Владивостокта -АТЭС саммитын карагыз. Анда шәһәр үзгәрсен, үзе аркылы атлап чыксан өчен бер чара да җитәрлек булды.

Миңнеханов Р.Н.:

Красноярскины карарга була.

Брилев С.Б.:

Красноярск. Ләкин шунысы да бар. Безнең хәзер исемлек бетте. Олимпиада узды, дөнья чемпионаты узды, су спорты төрләре буенча киләсе чемпионатка кадәр әле сезнең 5-6 ел вакыт бар.

Миңнеханов Р.Н.:

Әлегә 2025. Ләкин без фикерләшәбез, бәлки 2023 елда булыр.

Брилев С.Б.:

Минем сорау нәкъ шуңа багышланачак та. Су спорты чемпионатына түгел, ә тагын ниндиләрне уйлап табып була? Менә хәзер WorldSkills узачак, ә аннан нәрсә?

Миңнеханов Р.Н.:

Без елына ким дигәндә 10 зур халыкара чаралар уздырабыз. Берәр нәрсә уйлап табарбыз дип саныйм.

Брилев С.Б.:

Сез ничек үзегезгә шулкадәр кызыктыра аласыз? Универсиада уздыру өчен ничек җәлеп итүегезне әле хәтерлим, башта бик акрын гына барды. Ә соңыннан берсе, икенчесе, өченчесе һәм рәттән китте. Ноу-хау нәрсәдә? Мондый темплар белән эшләү бөтен төбәкләрнең, хәтта илнең дә көченнән килми.

Миңнеханов Р.Н.:

Сез карагыз, соңгы биш елда Татарстандагы ике объект ЮНЕСКО Исемлегенә кертелде.

Брилев С.Б.:

Сез Болгарны һәм Зөяне әйтәсезме?

Миңнеханов Р.Н.:

Әйе, Болгар һәм Зөя. Димәк, бу проектлы офис эшли, системалы эш алып барыла дигән сүз. Безнең андый компетенцияләр, археологлар, ЮНЕСКО белән бу мөнәсәбәтләрне булдыру өчен профессиональ дәрәҗәдә эшләүче кешеләр юк иде бит.

Яки Универсиаданы алыгыз. Безгә кунакларны каршы алу, транспорт системасын тулысынча формалаштырырга кирәк иде. Яки эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты. Аларның һәрберсе нәрсәдер бирә, алар бит соңыннан музейга әйләнми, ә эшли.

Брилев С.Б.:

Әлеге чаралар вакытында барлыкка килгән күпчелек эш урыннары соңыннан сакланамы?

Миңнеханов Р.Н.:

Әлбәттә, болар барысы да эшли. Кайчандыр Кремльгә 3 млн турист киләчәк дип хыяллана идек, хәзер мин бик күп кешеләрнең килүен күрәм.

Брилев С.Б.:

3 млн ул бөтен вакыт эчендәме әллә бер елгамы?

Миңнеханов Р.Н.:

Бер елга.

Брилев С.Б.:

Димәк сез Питер дәрәҗәсенә күтәрелгәнсез булып чыга.

Миңнеханов Р.Н.:

Без әле кайберәүләрне узып та китәбез. Без хәзер Кремльдән барлык оешмаларны да күчердек, анда безнең Аппараттан тыш, музей, күргәзмә комплексы булачак. Хәзер иң зур блокны реставрацияләү буенча зур эш башкарыла.

Брилев С.Б.:

Мин бу очракта бераз хисап тотам, чөнки мин республикага Татар АССРның 100 еллыгына багышланган проектны эшләтеп җибәрү алдыннан тагын бер тапкыр килдем. Алдан ук Чулпан Хаматова һәм Гүзәл Яхина белән сөйләштек, өстәвенә, алар безнең “Россия” каналында күрсәтеләчәк сериалда уйнаячаклар. Тик аларның безнең белән булуы турында сөйләшү параллель рәвештә барды, Зөяне яңартканнан соң Гүзәл мең ел булмаган, ә Чулпан Болгарда бер мәртәбә дә булмаган бугай. Димәк алып киләчәкбез һәм илебез күзлегеннән күрсәтәчәкбез.

Миңнеханов Р.Н.:

Болгар һәм Зөя безнең илнең казанышы дип саныйм.

Шерстнев С.В.:

Рөстәм Нургалиевич, яңалыкларга караганда, полилингваль белем бирү идеясе илнең тагын да күбрәк төбәкләрен колачлый, сентябрьдә Уфада 2 мәктәп ачылачак дигән әйбер дип күрдем, Төньяк Осетия – Алания мондый оешмалар челтәрен киңәйтә.

Сез ничек уйлыйсыз, гомумфедераль масштабта бу идея популяр була аламы әллә бу Федерация составындагы милли республикалар өчен генә актуальме?

Миңнеханов Р.Н.:

Мөгаен милли республикаларда моңа ихтыяҗ күбрәктер. Бүген федераль стандартка туры килгән система төзергә кирәк, бу турыда башка фикер кабул ителми, һәм шул ук вакытта туган тел дәресләрен – татар, чуваш, башкорт телен ныклап бирә алырлык булсын, Сез Осетияне телгә алдыгыз. Шулай ук чит тел бирелергә тиеш. Бу югары сыйфатлы дәрәҗәдә генә түгел. Безгә әле укыту планнары, уку программалары буенча күп эшләргә туры киләчәк. Һәм әлбәттә һәр укучының да бу материалны үзләштерү сәләтле булмаячак. Әмма мондый үзәкләр кирәк, бу тема безнең беренче Президент Минтимер Шәрипович Шәймиев тарафыннан актив эшләнә, бик күп әйберләр эшләнде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да, мәктәпләр дә булырга тиеш, укытучылар составы туры килергә тиеш. Бер-беребездән мөһим әйберләргә өйрәнербез дип уйлыйм, тик иң мөһиме – телләр белү – ул конкурентлык өстенлеге.

Бар җирдә дә бу мәктәпләргә ихтыяҗ булыр дип уйлыйм. Бу бары тик милли республикаларда гына булырга мөмкин дигәнне аңлатмый, әмма милли республикалар бу юлны беренче булып узар, ниндидер тәҗрибә туплар мөгаен. Бу бик зур, җитди бурыч дип саныйбыз.

Садыйков Ш.М.:

Рөстәм Нургалиевич, Сез ничек уйлыйсыз, татар китабын ничек танытырга була икән? Бүгенге көндә, Аллага шөкер, безнең язучыларыбыз да күп, китаплар да күп бастырыла. Ләкин бүгенге көндә китапның дәрәҗәсе кимеп бара.

Матбугат буенча да шундый ук вәзгыять. Укучылар саны кими, тиражлар кими. Беләсез бит инде, кеше хәзер Интернетка күчә. Китапларның, басма матбугатның киләчәген ничек күрәсез, ничек саклап калырга икән шуны?

Миңнеханов Р.Н.:

Ниндидер яңалык чыкканын да бит бөтен кеше шунда омтыла. Интернеттан, айпадтан укый. Айпадта уку китапның менә бу җирен укып, яңадан кире кайтып уку түгел ул барыбер. Шуңа күрә без яңадан китапка кайтачакбыз.

Икенчедән, мин үзебезнең язучыларга бәя бирәсем килми. Әсәрләрне без ничектер җиткерә алмыйбызмы укучыга? Мин уйлыйм, хәзер бит без Милли мәдәни үзәктә китапханә эшлибез. Анда ниндидер яңа технологияләр, яңа күренешләр булачак, яңа белгечләрне чакырачакбыз. Менә бу мәсьәләгә зур игътибар бирәчәкбез.

Аннары соң мин уйлыйм мәктәптә бу татар китапларына игътибар бирергә кирәк. Безнең хәзерге язучыларга гына түгел, безнең күренекле язучыларның бик күп кызыклы әсәрләре бар. Алар аны белми. Бәлки, шул әсәрләр нигезендә ниндидер фильмнар ясарга кирәктер. Кеше аны күргәч, укыйсы киләчәк.

Мин Ростовка бардым, Голубев миңа “Тихий Дон” фильмының яңа версиясен бүләк итте. Бәлки кем дә булса карагандыр. Бөтенләй башкача куелган, бик кызыклы. Милли әдәбиятны укысыннар өчен без моны җиткерергә тиеш. Бәлки мәктәпләрдә дә тиешенчә эшләп җиткермибездер яки китапханәләребез туры килмидер. Заманча китапханә – ул китап саклау урыны гына түгел, ул ниндидер мастер-класслар, очрашулар узарга тиешле урын.

Безнең язучылар үзләре дә актив түгел. Ничектер мәктәпләргә барырга, очрашырга кирәк. Ягъни, аларны да үзгәртергә кирәк. Мин җитди әйтәм.

Менә безнең Шәриф Камал музеенда андый мөмкинлек туды, анда мөмкинлек туачак. Монда безнең тарафтан да эш җитми, алар да ничектер шушы тормышка риза, үзгәрергә җыенмыйлар. Китап бик кирәк. Китап укыган кеше – ул икенче кеше, ул яңалыкка тартыла, ул ниндидер яңа әйберләр белә, кеше тормышлары белән кызыксына. Тормышта менә шушы әсәрләр буенча ниндидер ситуацияләрдә үзен ничек тотарга өйрәнә. Шуңа күрә бу мәсьәләдә безгә күп кенә эшләргә кирәк әле.

Саушина А.А.– "Реальное время":

Рөстәм Нургалиевич, җылылык сезоны буенча сорау. Соңгы елларда ТЭЦларда бик зур яңарту эшләре башкарылды, шул исәптән “ТАИФ”, “Татнефть” көчләре белән дә. Катнаш эшләп чыгару куәтләре тулы көчкә эшләми, хәзер дә котельнялардан күп күләмдә алынган җылылык элеккегечә шактый кыйммәт килеп чыга..

Генерацияләүче компанияләр, белүебезчә, системаны тамырдан модернизацияләү планын төзи. Алар комбинацияле җылылык күләмен арттыруны, үзәктән җылылык белән тәэмин итү модернизациясен тәкъдим итә. Бу юнәлештә ниндидер карарлар бармы һәм сез бу системаны җылылыкка тарифларны киметү максатыннан тормышка ашырырга уйлыйсызмы, әллә булган ТЭЦларга йөкләнешны арттырыпмы? Андый планнар бармы?

Миңнеханов Р.Н.:

Беренчедән, без энергия куллану буенча алдынгы илләр белән тәңгәлләшергә тиеш, эшне шуннан башларга кирәк. Кызганыч, без җылылыкны алдынгы Европа илләренә караганда 2 – 2,5 тапкырга күбрәк кулланабыз. Ягъни без йортлар, биналар, һава алмашу системаларын төзергә, рекуперация мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Җылылыкны экономияләргә кирәк, һәм бүген җылылыкны җиткерүдәге югалтулар ул аерым– энергияне саклау, ресурсларны саклау темасы.

Икенчедән. Сез дөрес искәрттегез: җылылык энергиясе җиһазлары бар, комбинацияләнгән ысул белән эшләү бүгенге көндә иң арзанлы җылылык бирә, чөнки челтәргә сатылган электр энергиясе җитештерелгәннән соң җылылык барлыкка килә.

Анда технологик үзенчәлекләр бар. Бу җылылыкны котельныйлар булган территорияләргә җиткерү өчен магистральләр кирәк, ягъни бу башлангыч шактый зур инвестицияләр таләп итә.

Без соңгы биш елда генерацияләүче куәтләрне яңарттык, кайдадыр 1-2 гигаватт һәм, ялгышмасам, 600 гигакалория өстәмә җылылык. Аларны, билгеле, ачарга кирәк, безлокаль җылылык чыганакларыннан китәргә тиеш. Комбинацияле ысул җылылыкның иң нәтиҗәле төре булган һәм кала бирә. Без бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез.

Брусницын А.В. – "Бизнес—Онлайн":

Шушы көннәрдә Путинның премьер-министр булганына 20 ел тулды. Күпләр хатирәләр уртаклаша. Бәлки, сезнең дә аның белән танышу турында хатирәгез сакланадыр. Бу 20 елны сез ничек бәяләр идегез?

Миңнеханов Р.Н.:

Мин аны беренче күргәндә ул Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы иде. Бездә кадрлар алмашу бара иде, ул килде һәм мин аны каршы алдым. Бик ачык кеше, без сөйләштек, ул Санкт-Петербургта мәчет реконструкцияләгәннәрен сөйләде. Менә шундый кызыклы беренче сөйләшү булды.

Татарстанның безнең җитәкчене кабул итәргә мөмкинлеге бар, ул еш килә. Ул бик күп эшләр башкарды, илне үзгәртте. Кайберәүләргә бездә шундый көчле лидер булуы ошамый, әмма безгә илебез белән исәпләшүләре һәм хөрмәт күрсәтүләре ошый.

Мин бит күп йөрим, Путин безнең өчен генә милли лидер түгел, аны Америка, Европада да хөрмәт итәләр. Аның дөньякүләм абруе бик зур.

Ә профессиональлеккә килгәндә, игътибар итегез: теләсә кайсы утырышта ул һәркем әйткән мәсьәлә буенча нәтиҗә чыгара.

Ул бик югары дәрәҗәдә профессионал, аның белән аралашуда бер кыенлык та юк. Ул ачык, әмма ул тимер ихтыярлы. Ходай аңа сәламәтлек бирсен, илебез чәчәк атсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100