«Яшисең әле» - Унике сәгать эчендә ун тапкыр клиник үлем кичергән егет исән калган
Бер очракта ир-атның йөрәге 20 минут типми тора.

Санкт-Петербургтагы Изге Георгий хастаханәсенең реанимация бүлегендә коронавирус белән авырып ятучы ир-атның йөрәге унике сәгать эчендә ун тапкыр туктап алган. Бәхеткә, ул исән калган. Реаниматологлар сүзләренчә, аларның күз алдында могҗиза булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
«11 февраль — минем икенче туган көнем инде, ике тапкыр бәйрәм итәчәкмен», — ди Антон Димов.
30 яшьлек Антонны хастаханәгә вируслы пневмония белән китерәләр. Аның үпкә артериясендә тромб та була. Хәлсезләнгән организм акрынлап сүрелеп бара.
Антон аңын югалтканда ишеткән соңгы сүзләрен әйтә. Табиб аңа: «Яшисең әле», — дигән.
«Бераз куркыныч булды, мин фактта үлдем бит инде. Аннары тырышып-тырмашып терелдем. Табибларның бик зур тырышлыгы бу», — ди Антон.
Ир-ат тромбофилия дигән генетик авыру белән чирли. Аның каны куерып, тамырлары тыгыла. Антонның моңа кадәр дә өянәкләре була.
«Коронавирус инфекциясе вакытында тромб барлыкка килү куркынычы арта. Бер мизгелгә берничә фактор берьюлы барлыкка килде һәм бик авыр халәт туды», — ди анестезиолог-реаниматолог Ирина Власова.
Табиблар унике сәгать тырышып, авыруның гомерен саклап кала. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтыралар, кан әйләнеше берничә тапкыр тукталып тора, аннары аның йөрәген кабат эшләтеп җибәрәләр. Антонның йөрәге бер очракта 20 минут чамасы эшләми тора.
Бу очракны «ковидлы елның иң зур җиңүе» дип бәялиләр. Авыруны берничә тапкыр «теге дөньядан алып кайталар», аның организмының функцияләре югалмый, баш мие эшчәнлеге бозылмый.
Хәзер Антон саф һавада җәяү йөри, организмын ныгыту белән шөгыльләнә. Ул язмыш яңа гомер бирде дип саный.