news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшенле яңгыр вакытында самолетны аэропортка утыртканны видеога төшергәннәр

Пилотлар кабинасыннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

news_top
Яшенле яңгыр вакытында самолетны аэропортка утыртканны видеога төшергәннәр

Яшен яшьнәгән һәм тропик яңгыр яуган вакытта Пальма-де-Майорка аэропортына пассажир самолетын утырткан мизгелләрне видеога төшергәннәр. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. «Боинг» самолеты пилотлары күз күреме ноль булган килеш самолетны утырта алган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Пилотлар кабинасында төшерелгән кадрлардан күренгәнчә, самолет тропик яңгыр вакытында оча. Иллюминатордан бернәрсә дә күренми. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җиткән. 

Бер мизгелдә самолет турбулентлык зонасына эләгә. Аны болгый башлый.

Шулай да пилотлар электроника ярдәмендә самолетны аэропортка төшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар