Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшен тизлегендә үлгән»: Бакчада Яңа ел бәйрәменнән соң баланың хәле киткән

Тикшерүчеләр балалар бакчасындагы бәйрәм һәм нәни малай үлеме арасында бәйләнеш булмавын әйтте.

news_top_970_100
«Яшен тизлегендә үлгән»: Бакчада Яңа ел бәйрәменнән соң баланың хәле киткән
https://pixabay.com/

25 декабрьдә төнлә белән Ульяновск шәһәрендә дүрт яшьлек малай үлгән. Ленин районы прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Беренче версия буенча, бала менингиттан үлә. Бу вакыйга балалар бакчасындагы Яңа ел бәйрәме белән берничек тә бәйле түгел, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Ульяновск өлкәсенең матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бакчадагы бәйрәм вакытында баланың хәле китә. Вакыйга 24 декабрьдә була.

Өлкә буенча прокурорның өлкән ярдәмчесе Василий Зима хәбәр иткәнчә, хокук саклау органы хезмәткәрләре барысын да тикшергән. Алар балалар бакчасындагы бәйрәм һәм нәни малай үлеме арасында бәйләнеш булмавын ачыклаган.

Балалар бакчасында бер тапкыр да карантин булмый, сабыйларны табиблар тикшерә. Балалар бакчасындагы башка сабыйларда авыру ачыкланмый.

Дүрт яшьлек малай өлкәнең инфекцион хастаханәсендә вафат була. Аны бирегә авыр хәлдә, «яшен тизлегендәге формадагы менинигококк инфекциясе» диагнозы белән китерәләр.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе сүзләренчә, малай бик тиз вафат булган. Әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырган, ләкин хастаханәгә ятудан баш тартканнар. Соңрак тагын ашыгыч ярдәм чакырганнар, баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Кызганычка каршы, балага ярдәм итә алмаганнар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100