news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшен суккан самолет Петербургка барып җитә алмаган

Аэропорттан күтәрелеп, 10 минут узгач, пассажирлар төягән самолетны яшен суккан.

news_top
Яшен суккан самолет Петербургка барып җитә алмаган
Россия компаниясе самолеты Кишенев аэропортыннан пассажирлар утыртып, Санкт-Петербургка кайтып бара торган булган. 113 кеше утырган шушы самолетны яшен суккан.  Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Махсус җиһазлар кешеләрне һәм самолет приборларын ток сугып сафтан чыгарудан саклап калган. Ләкин куркынычсызлык турында кайгыртып, экипаж лайнерны кире Кишенев аэропортына төшергән.

Самолетны техник экспертлар тикшергән. Рейс күпмегә кичектерелгәне билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар