news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшен сугып, күпкатлы йортта фатирда янгын чыккан

Коткаручылар электр приборларын челтәргә тоташтырган килеш калдырмаска киңәш итте.

news_top
Яшен сугып, күпкатлы йортта фатирда янгын чыккан
Узган атна сишәмбесендә Башкортстанда Туймазы шәһәрендә күп катлы йортны яшен сугып, янгын чыккан. Бу хакта Туймазы хәбәрләре язды.

Шәһәр янгын часте радиостанциясе мачтасына яшен сугып, бинада ут беткән. Янгын частендәге машина йөртүче Геннадий Мельников ни булганын карарга урамга чыккан. Ул күршедәге күпкатлы йорттагы фатир тәрәзәсеннән куе төтен чыгуын күреп алган. Яшен шунда да суккан булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Геннадий шунда ук диспетчырлык хезмәтенә хәбәр иткән. Янгын урынына коткаручылар килгән. Йорт подъездыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Янгыннан фатирдагы электр приборлары, йорт җиһазлары зыян күргән. Янгын вакытында хуҗалар өйдә булмаган. Беркем дә имгәнмәгән. Бу турыда Башкортстан буенча янгын куркынычсызлыгы федераль отряды җитәкчесе Илсур Яппаров сөйләгән. Ул электр приборларын челтәргә тоташтырган килеш калдырмаска киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар