Яшен нинди авырулар китереп чыгара?
Шушы көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк дип фаразлана.
Температураның һәм атмосфера басымының кискен үзгәреше йөрәк авырулары булган кешеләргә йогынты ясый. Шул хакта Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге җитәкчесе Альберт Гыйльманов сүзләренә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.
Моңа кадәр йөрәге белән бер борчуы да булмаган кешеләрдә яшен вакытында кисәк кенә йөрәк өянәге килеп чыгуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә.