"Яшеллек" салаты рецепты
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан "Яшеллек" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: авокадо, сельдерей, көнҗет һәм кабак орлыклары, салат һәм руккола яфраклары, лайм согы, укроп, петрушка, зәйтүн мае.
Бу салат дөрес туклану сериясеннән, тоз салырга кирәкми.
Табынга пешкән кызыл балык белән бирергә мөмкин.