Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшелләнгән бәрәңгедә пешергәч тә бетми торган нинди агу була?

Соланин матдәсе организмга эләккәч, үзәк нерв системасын баса, кандагы эритроцитларны җимерә, бөерләр, ашкайнату системасы эшлчәнлеге бозыла.

news_top_970_100
Яшелләнгән бәрәңгедә пешергәч тә бетми торган нинди агу була?
https://pixabay.com

Кояш нурлары тигән бәрәңге бүлбеләр яшелләнә. Бәрәңге кабыгы астындагы хлорофилл пигменты кояш нурлары тәэсирендә реакция барлыкка килә. Яшел бәрәңге әчкелт һәм каты була. Мондый бәрәңгедә соланин дигән агулы матдә барлыкка килә. Бу турыда Лайф сайтында язылган.

Мондый агулы бәрәңге кеше өчен бик зыянлы. Ул организмга эләккәч, үзәк нерв системасын баса, кандагы эритроцитларны җимерә, бөерләр, ашкайнату системасы эшчәнлеге бозыла.

Бәрәңге ашагач, күңел болганса, косасы килсә, эч китсә, эч авыртса, авызда әче тәм барлыкка килсә, тамак кырса, сез соланин белән агуланган дигән сүз. Бу вакытта йөрәк тибеше бозыла, артериаль кан басымы кискен төшеп китә. Көзән җыерырга, хәтта кома булырга мөмкин.

Мондый очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыру хәерле.

Соланин - табигый агу, бәрәңге төрле авыруларга каршы торсын өчен, кояш нурлары тәэсирендә шундый матдә барлыкка килә.

Бәрәңгене пешергәндә дә, соланин матдәсе таркалмый. 170-210 градус температурада пешергәндә аның 40 проценты гына бетәргә мөмкин. Шуңа күрә термик эшкәртү агуланудан коткармый, диелә Яндекс Дзенда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100