Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшелчәле дөге белән кыздырылган горбуша балыгы

Бу ризык төрле төсләргә бай булуы белән аппетитны уята.

news_top_970_100
Яшелчәле дөге белән  кыздырылган горбуша балыгы
Ингредиентлар: дөге, кибеттән алынган яки туңдыргычта үзегез катырган яшелчәләр катнашмасы (борчак, кукуруз, кузаклы фасоль, кишер), тоз борыч, үсемлек мае.

Дөгене аерым бүрттерергә. Яшелчәләрне үсемлек маенда кыздырып алырга. Аннары икесен бергә кушып болгатырга, тоз салырга һәм 5-10 минут томалап тотарга.


Горбуша балыгын чистартырга, телемләп турарга, үсемлек маенда ике ягын да кыздырырга. Табаның капкачын каплап, 5 минут парландырып торырга.

Табынга яшелчәле дөге һәм балык телемен куеп бирергә. Яраткан кеше соя соусы салып ашый ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100