Яшелчәләр белән бергә пешкән балык
Телетапшырулар һәм концертлар алып баручы Айсылу Лерон Инстаграмда минтай балыгын яшелчәләр белән пешерергә тәкъдим итә.
Бу ризыкны әзерләү өчен ташкабак, баклажан. татлы борыч, кишер, суган, помидор, тоз, борыч, үсемлек мае, балык кирәк.
Ингредиентларны кеше санына карап чамалап алырга. Яшелчәләрне үзегез теләгәнчә турарга, балыкны чистартырга, уртача кисәкләргә турарга.Табага үсемлек мае салырга, яшелчәләрне катлап тезәргә, өстенә балыкларны куеп чыгарга.
Тәмле булсын!