news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә яшәүче хатын чит илгә балалар сатып йөргән дип шикләнәләр

Сатылачак баланы табучы суррогат ана хезмәте өчен һәр очракта 32 миллион сум түләнгән, дип хәбәр итә матбугат чаралары.

news_top
Яшел Үзәндә яшәүче хатын чит илгә балалар сатып йөргән дип шикләнәләр
https://pixabay.com

«Татарстан 24» телеканалы хәбәр иткәнчә, Яшел Үзәндә яшәүче 40 яшьлек хатын 7 ел дәвамында яңа туган балалар сату белән шөгыльләнгән. Аны тоткарлаганнар, хәзер әлеге җинаятьтә катнашучы башка кешеләрне эзлиләр. «Балалар сату белән шөгыльләнү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Әлеге «бизнес-леди» гамәлләре аркасында кимендә сигез баланы чит илгә озатканнар. Әлегә аларның язмышы билгеле түгел. Бу хатын әлеге җинаятьләрен 2011 елның гыйнварыннан 2018 елның декабренә кадәр кылган. Баланы сату өчен суррогат ана хезмәте өчен һәр очракта 32 миллион сум түләнгән, диелә бу хәбәрдә.

«Балаларны сату „Вконтакте“ челтәре аша оештырыла. Биредә бала сатып алырга теләүчеләрне табалар. Уртача бәя 300-500 мең сум тора», — дип сөйли бер белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар